вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 10.

Аксак Тимернең Туктамыш хан белән орыш башлап хур булганы
Пир Галәтдин кайтканда,
Идегәйнең җавабын
Туктамышка әйткәндә,
Туктамыштай олы хан
Урдасына яр салды.
Ул да атланды каладан,
Бу да атланды каладан,
Тугыз батыр агасы
Мөйтәннән туган Кыпчак би,
Исәнтәй улы Ходайбирде би,
Кара Куҗа Аргын би,
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Янгурадай йорт бие,
Илтәрәстәй ил бие,
Алаңгасар Алман би,
Айбалталы Дөрмән би,
Байназардай диван би,
Кинегесле Кәрим би,
Уймавыттан Үмәр би,
Тарлавыктан Төмән би,
Мең башыннан йөз башы,
Йөз башыннан ун башы,
Иравылдан иравыл,
Соргавылдан соргавыл,
Ясавылдан ясавыл –
Бар да атланды каладан.
Алпан-тилпән атлаган
Заты Чыңгыз ни ир бар – [Чыңгыз затыннан булган]
Бар да атланды сарайдан.
Ат менгән дә калмады,
Тай менгән дә калмады,
Куңалтак киеп күн итек, [куңалтак – яланаякка]
Җайдак менгән сыбайның,
Җәяүләп төшкән явырның [явыр – яу ире, сугышчы]
Исәбе-саны булмады.
Чыңгыздан килгән кара ту –
Кара туны күтәртеп,
Чирүен әйдәп атланып,
Кара туп сөйрәп, “гөрс” итеп,
Азамат ир Туктамыш
Каладан чыгып туктады.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Туктамышның хәлен күргәндә
Хәйләгә талып уй кылды,
Уй кылганда бу диде:
– Идегәй торып китте инде;
Иленнән кайта килгәнче
Мин дә аны көтмәем,
Эшемне күреп калыем;
Туктамыштай тукал хан [тукал – мүкләк]
Иделдән кубып килгәндә
Җаектан кубып барыем.
Кизәгемне биргәнче, [кизәк – нәүбәт]
Кизәнеп сугып калыем,
Йорт-казнасын алыем...
Идегәй кайтып килгәндә
Аны уртакчы итмәем,
Аның да Идел йортына
Мин баш булып алаем!

Аны әйтеп Шаһ Тимер,
Аламанын торгызды. [аламан – масса (гаскәр)]
Уң кул бие Ир Каплан,
Аны уңнан торгызып,
Сул кул бие Кыйгырчык,
Аны сулдан торгызып,
Алдына филләр тездереп,
Теше кайраулы ак филне
Төшәр юлга куйдырып,
Өстенә чатыр кордырып,
Эченә үзен кундырып,
Җаектан алып Иделгә
Як кыргынын торгызып,
Ул да килеп туктады.
Ике чирү кара яу
Ике яктан бер килеп,
Кылдай мәйдан тартылды.

Беравык мәйдан тын булды.
Шаһ Тимердән бер батыр –
Уң кул бие Ир Каплан,
Кигәне көмеш ак савыт, [савыт – көбә]
Көн ярыктай балк итеп, [көн ярык – көн яктысы]
Тугыз батман, тугыз теш
Туң чукмарын кулга элеп,
Ат сикертеп уртага,
Мәйдан тотып туктады.

Туктамыш хан ягыннан
Карагай буе ат менеп,
Мең чүкечле тимер тун –
Биген биккә тарттырып,
Күгән салып каптырып,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алып,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Чыга куйды “гөрс” итеп!
Каршыга килеп бер торды,
Карагай буе сөңгесен
Ир Капланга бер орды;
Органы карь итмәде, [карь итмәде – тәэсир итмәде]
Сиксән сөям сөңгесе [сөям – 18 см чамасы]
Ак савыттан үтмәде,
Үтеп тәнгә җитмәде.

Аван икән Ир Каплан: [аван – уңган, җитез]
Кармак булып каешып, [каешып – ?]
Җиз бармагы маешып, [маешып – борылып, сырланып]
Кыпчак бигә елышып,
Туң чукмарын бер орды.
Сиксән сөям сөңгене
Сындырып күккә кыйратты.
Мең чүкечле тимер тун
Чукмар төшеп “шаңк” итте.
Тугыз батман, тугыз теш
Тугыз җирдән батканда
Ат саурысы селкенеп,
Сан сөяген тартканда
Селкенмәде Кыпчак би.
Җитеп килеп Ир Каплан
Җиз якасын бер тотты,
Җиз элмәген бер тартты.
Карагай буе кола аты
Аелдаен айкалды,
Бурадаен чайкалды, [бура – ата дөя]
Буралып утырып атына,
Чайкалмады Кыпчак би.
Утыра биреп арсаеп, [арсаеп –?]
Калканы кулда калкаеп,
Ир Капланга бер җитеп,
Иңсәсеннән бер тотты.
Как сөяген каерып,
Куйдай итеп маерып, [маерып – бөтереп]
Ир Капланны өереп,
Туктамыш хан кашына
Саугатка алып китерде. [саугат – сугыш тоткыны]

Анда әйтте Кыпчак би:
– Йортым Идел-йорт икән,
Үзем Кыпчак би икән,
Йортым яудан чаптырмам,
Шаһ Тимергә баш ормам!
Батыры булса Ир Каплан,
Бакыртып егып артыннан,
Башы белән китердем,
Фәрман синең, ханиям!

Азамат ир Туктамыш
Анда торып аны әйтте:
– Салкын казан, суык су,
Ир йөрәге басылсын –
Суырып алып йөрәген,
Суык суга баса бир;
Үпкәсе калкып үсмәсен,
Өстенә таш сала бир!

Ир Капланны үтереп,
Карагай буе ат менеп,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алып,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Янә чыкты “гөрс” итеп.
Иртәдән тоткан мәйданын
Кичкә шаен бирмәде.
Унике сөңге сындырды,
Уналты балта кыерды.
Ир Капланнан күп өстен
Утыз тугыз пәлванны
Кайсын алып иңсәдән,
Кайсын алып якадан,
Бакыртып егып атыннан,
Башы белән күтәреп,
Туктамыш хан кашына
Илтә бирде саугатка.
Теше кайраулы ак филдә
Төшмәенчә утырган
Шаһ Тимердәй әмирнең
Башына дөнья тар булды,
Күрә-күрә кур булды, [күрмәс булды]
Ике күзе кан булды.
Хәйран җиргә дан итеп,
Хан урдасы кордырып,
Азамат ир Туктамыш
Ал-каршында торганда,
Унбиш чура арталмас, [арталмас – йөкләп китә алмас]
Унике атан тарталмас,
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны уңнан бастырып,
Салкын казан, суык су –
Аны сулдан астырып,
Думбак салып органда,
Утыз тугыз пәлванны
Бер Кыпчак би кырганда,
Тустагандай тулы күз –
Туктамыштай Чыңгыз зат
Калкая биреп көлгәндә,
Кизәк көткән ирләре
Кизәнмичүк торганда,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Иренен тешләп күк булды:
– Туктамышның бер ире
Кырык иремә тиң икән,
Как башымны күк орды,
Туфрагым тарткан җир икән,
Ни шомлыгым булды? – дип,
Иманын әйтеп утырды.
Утырганы шул төсле –
Бер утырды, бер торды.

Көн кызарып батканда,
Ай агарып чыкканда,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Кайтып кунды кунышка.
Кунып тәгамь капмады,
Уңына торып әйләнде,
Сулына торып әйләнде,
Башыннан уе китмәде.
Бер дә йокы татмады.
Таң агарып атканда,
Көн күгәреп чыкканда
Шәһре Сарай астында,
Айдаланың башында,
Сансыз татар, кара яу;
Хан урдасы корылып,
Кылдай мәйдан тартылып,
Ун мең казан аш салып,
Ун мең төтен ут ягып,
Һай-һу тагын башланды.

Унбиш чура арталмас,
Унике атан тарталмас
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны уңнан бастырып,
Салкын казан, суык су –
Аны сулдан астырып,
Алтын башлы чаң кубыз,
Саз-сорнаен чыңгытып,
Күн давылбаз төйдереп,
Дум думбагын ордырып,
Заты Чыңгыз Туктамыш
Анда тәхет кордырып,
Калкая биреп утырды.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Ак филенә менгәндә,
Кыргын явын торгызып,
Каршыдан торып килгәндә,
Күңеле үскән Кыпчак би
Карагай буе ат менеп,
Тагын килеп мәйданга
Чыга куйды “гөрс” итеп!ъ
Әмир Бырлас Шаһ Тимер:
– Мәйданым тоткан кем калды? – дип,
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Йөзе сүнеп каралган
Аламанын күргәндә,
Калтырап иман укыган
Муллаларын күргәндә
Эче янып ут булды,
Тышы катып боз булды.
Анда торып моны әйтте:
– Сәмәркандтай шәһәргә
Сырлап мәчет салдырдым;
Бохарадай шәһәргә
Бурлап мәчет салдырдым;
Җитмеш ханны үтердем,
Җитмеш йортны яндырдым,
Җитмеш җитеп килгәндә
Явырдан явырым калмады,
Яу башлар ирем калмады;
Йөрәгенә сыймаган
Саф азамат батыр ирләрем –
Салкын казан эчендә,
Йөрәге судан шешенде.
Туктамыш чапса, кем калды?
Ни шомлыкка тарыдым? –
Аны әйтеп Шаһ Тимер,
Күмердәй кара киселде.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 9.

IX
Норадынның атасына килгәне, Идегәйнең Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш хан өстенә йөргәне
Бу дәрья да ул дәрья,
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья;
Саралатын йөздереп
Сыр-Дәрьяны чыкканда,
Атның ялы ятканда,
Кабаклары катканда,
Атка салган ак башлы ияр
Ак күбеккә батканда,
Ай да ун көн дигәндә
Сәмәркандтай шәһәргә
Җитеп килде Норадын.
Шаһ Тимердәй әмирнең
Биектән суккан каласы
Бизәкләп суккан капугы [капуг – капка]
Монарланып күренде. [монар – рәшә, зәңгәр томан]
Капуда торган тоткавыл,
Тоткавыллар белән сөйләшеп,
Үтеп керде Норадын.
Идегәйнең ак сарай –
Җитеп килде Норадын.
Азамат ир Идегәй
Норадынны күргәндә:
– Норадын углым, синме? – дип,
Атылып килеп алдына,
Күзләреннән үбеп углының,
Маңлаеннан искәп сөйгәндә:
– Ялгыздан ялгыз киләсең,
Йөргән юлың аманмы?
Алтай язлар аманмы? [?]
Замандашым, тиңдәшем,
Тиң корбылар аманмы?– [?]
Аны да сорап Идегәй,
Хәл-әхвәлен белгәндә,
Анда әйтте Норадын:
– Идел белән Җаектан,
Сарай белән Болгардан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан,
Каргалы, Эләк буеннан,
Татарның тулы йортыннан
Сиңа килдем, атаем!
Айтулыдай анамнан,
Комкәнт дигән каладан,
Сине белгән илеңнән,
Сары тауны җәйләгән
Кәкре кубыз, ай мөез,
Китмән койрык куеңнан,
Маң-ман баскан, маң баскан, [?]
Дүрт аягын тиң баскан,
Өркәчләрен май баскан,
Кабырга озын, карыны киң
Каранар дигән дөяңнән
Сөенче әйтеп киләмен.

Анда әйтте Идегәй:
– Идел дигән ирнеңнән,
Илемне күргән күзеңнән,
Уел дигән авызыңнан,
Татарны әйткән телеңнән
Сары тау дигән сүзеңнән
Миндәй атаң әйләнсен. [сөенечтән кешенең тирәсен әйләнеп чыгу: борынгы йола]

Азамат ир Идегәй
Хәл сорашып белгәндә,
Норадынның ат-тунын,
Бар шайманын күргәндә
Туктамышның нияте
Ни булганын аңлады.
Норадынга өй бирде,
Үз кулыннан сый бирде.
Менәренә ат бирде,
Уеннан уен кылдырып,
Норадынга ял бирде.
Айлар-көннәр үткәчтен,
Норадынны чакыртып,
– Газизем, сөйлә, – дигәндә,
Ир Норадын аны әйтте:
– Ат сөренми җир танымас,
Ир сөренми ил танымас,
Иделдәй илем барында
Шаһ Тимер иле тартмыйдыр,
Һич күңелемә якмыйдыр,
Таңы таң булып атмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Нидер синең морадың?

– Әйтсәм әйтим морадым:
Ат та туйган җиренә,
Ир дә туган җиренә;
Кендек каным тамган җир –
Көмеш сулы Идел булганда,
Сине дә куган Туктамыш,
Мине дә куган Туктамыш;
Бабамның башын чаптырган
Әзәлдән яу Туктамыш;
Туктамышта кигем бар, [кик – үч, үпкә]
Кик алганда кинә юк,
Үч алганда үпкә юк;
И газизем, и атам,
Каерылып атны тартаек,
Ана Иделгә кайтаек,
Идел багында ятаек.
Ул Туктамыш хан икән,
Ук-садак билдә булганда
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Сагынсам да илемне,
Санласам да санымны,
Туктамыштай бер ханны
Хан итеп белгән ул илгә
Янә бер кире кайтмыймын.
Илемә ул хан булганда
Ил күңелемне тартмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.

Анда әйтте Норадын:
– Әй газизем, әй атам,
Сарай белән Болгарның,
Иделдәге илеңнең
Халкы ханнан өркә инде,
Татарың белән нугаең
Ханга каршы купты инде,
Идегәй безгә кайтсын дип,
Сөт белән юган кылычын
Кан белән янә юсын дип,
Болгариның Бодай би
Артымнан куа җитеп әйтте инде.
Әй газизем, әй атам,
Каерылып атны тартаек,
Идел чыгып ятаек!
Ук-садак билдә булганда,
Ил-халык бергә булганда,
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!

Анда әйтте Идегәй:
– Газизем, асыл икәнсең,
Рас сөйләрсең, мырза улым.
Сарай белән Болгарның,
Чулман белән Нократның
Халкы ханнан өреккәндә,
Өркеп мине көткәндә
Без дә анда булаек;
Ил сүзен тоткан – ир булыр,
Ил сүзен кабул кылаек!

Анда килеп Идегәй
Шаһ Тимергә сүз салды:
– Атам Котлыкыя би икән –
Аны суйган Туктамыш,
Йортым йорттан күчереп,
Аны куган Туктамыш;
Идел белән Җаектан,
Бөктергеле Адырдан, [?]
Саралтын суккан Сарайдан,
Әзгәри суккан Болгардан,
Татарның тулы йортыннан
Мине куган Туктамыш;
Индегенең көнендә
Норадын углым булганда,
Аны да илдән куганда,
Чулман белән Нократның
Халкы ханнан өреккәндә,
Өркеп мине көткәндә,
Илеңдә артык калалмам,
Рөхсәт боер, әй әмир,
Иделгә кире кайтаем,
Халкым җыеп алаем,
Туктамышның өстенә
Туп туплап ук бараем, [туп – биредә төркем]
Угымны анда атаем,
Ата биреп ятаем.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Идегәйгә аны әйтте:
– Рас әйтерсең, Идегәй би.
Атаң Котлыкыя би иде,
Аны да суйган Туктамыш;
Йортың йорттан күчереп,
Сине дә куган Туктамыш;
Норадын углың булганда,
Аны да куган Туктамыш;
Сыр-Дәрьяның сыртыннан
Сәмәркандтай калама
Баса килгән Туктамыш;
Минем кулдан тай алып,
Атка менгәч мас булган, [мас булган – масайган]
Минем кулдан нан җыеп, [нан – икмәк]
Такка менгәч мас булган [так – тәхет]
Туйгужа улы Туктамыш
Әзәлдән сиңа яу икән,
Әзәлдән миңа яу булды,
Кайта чапсам көн килде.
Синдәй ирем барында
Ул көн миңа бер килде.
Шул Туктамыш өстенә
Кыргын җыеп бараем,
Әзәлдән килгән кигемне [кик – үч, үпкә]
Туктамыштан алаем.

Аны әйтте Шаһ Тимер
Сырлатып хат яздырды.
Ерагына хат юллап,
Якынына ат юллап,
Чирүен җыеп алдырды.
Уң кулында – ир Каплан, [кул – фланг]
Маңлай башы – Идегәй, –
Кыргын юлга юнәлде.
Боларып яткан күлләрнең
Балыгын алды дулатып,
Сыланып яткан суларның
Суларын эчте болгатып;
Күгәреп үскән күксавыл – [күксавыл – далада үскән бер агач]
Күксавылны кыдырып,
Кыларып үскән кау кылган –
Кау кылганны кыдырып,
Килә бирде яу кыргын.
Алды килеп кунган җиргә
Арты килеп куна бирде,
Иравыллар эчкән судан
Соргавыллар кана бирде.
Кара корттай кыймылдап,
Саранчадай шуылдап,
Бар шайманы шыңгырап,
Бәреп егып аударып,
Кыргын кырып бара бирде.
Чүлләгәнгә су булып,
Адашканга юл булып,
Арыган юлда калдырмый,
Аксак атны маермый,
Сансыз чирү, кара яу –
Колавыз булып юл башлап, [колавыз – җитәкче]
Идегәй аны апкилде.
Энҗү дәрья – киң дәрья,
Бәнҗү дәрья – сай дәрья,
Аннан ары Актүбә,
Аннан ары тар Җаек,
Мәкергә оста Шаһ Тимер
Анда килеп туктады.
Чүлдән килгән чирүе
Җаектан килеп су эчте –
Җаек кайтып бер төште.
Куышын корып кунышлап,
Кыргын анда мәл тапты. [?]

Җаектан ашу Актүбә,
Актүбәгә менгәндә,
Идел-йортны күргәндә,
Туфрагын үбеп ярсулап,
Идегәй анда тулгады:
– И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт –
Иелеп тәзем кылган йорт [тәзем – тәгъзим, олылау]
Анам килен булган йорт –
Иелеп сәлам әйткән йорт;
Кендегемне кискән йорт,
Керем-коңым юган йорт;
Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз эчкән котлы йорт;
Идел-Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт,
Казан-Болгар арасы
Кала белән тулган йорт;
Ашлы белән Ибраһим
Ашлык белән тулган йорт,
Ата-бабам тоткан йорт,
Котлы булсын туган йорт!
Айдан якты нәрсә юк
Кара болыт басмаса,
Адәм гарибә шул булыр –
Кайтып илен тапмаса!
Мин барамын, барамын,
Үз илемне аламын;
Агачы айбар күренгән, [айбар – ?]
Маллары суга иелгән,
Яфраклары калкандай,
Ботагы көмеш алкадай,
Алмасы бар йөрәктәй,
Балтырганы беләктәй,
Син түгелме туган йорт,
Ач тамагым туйган йорт?
Котлы булсын туган йорт!
Утыра идек җайлашып,
Күк тугайга бия бәйләшеп,
Колын тайдай уйнашып,
Ияләшеп утырып,
Иделдән саба тутырып,
Тиң-кордашка кушылып,
Монда кымыз эчкән без идек.
Яфракларың саргаеп,
Күк тугаең каралып,
Хан Туктамыш кулында
Син ни булдың, туган йорт?
Синдәй илдән аерылган
Мин ни булдым, туган йорт?
Оч-албаты өлкән су [?]
Унике йортны сугарган,
Суы тәмен салмаган,
Эчмәгән җан калмаган
Идел белән Җаегым,
Чулман белән Нократым,
Синдәй йортым булганда
Сине миннән аерган,
Мине синнән аерган,
Бай йортымны кол иткән,
Тук йортымны ач иткән
Туктамышны чабыйм дип,
Үз йортымны алыйм дип,
Сиңа килдем, туган йорт!

Идегәй килә ятканда,
Ябырылып килгән яу кыргын
Җаекка ятып ял тапканда
Туктамыштай олы хан
Сараенда ятып төш күрде.
Уянып уйлар бакканда
Юранып юрау тапмады.
Төш юраучы карт хуҗа
Сараенда бар икән,
Аны чакырып алдырып,
Туктамыш хан аңа әйтте:

– Әй юраучы, юраучы,
Мин бу кичә төш күрдем:
Алдымда барган бүз куян,
Бүз куянны качырдым.
Иделнең буе Ашлы су,
Ашлы суга ат салдым,
Акбүз атым батырдым.
Бер чак аннан котылдым,
Өйгә кайттым – туй бирдем,
Тулай йортны җыйнадым.
Алтын ләнгәз эчендә [ләнгәз – ләгән]
Оча белән түш итен
Мин табынга чыгардым.
Ул дигәндә, бу дигәй:
Кыелып төшеп ак кыйгыр, [кыйгыр – кечерәк бер урман кошы]
Оча белән түш итен
Кагып алды кулымнан.
Ишек алдым байтирәк,
Байтирәгем егылды,
Туксан икән яфрагы –
Туксаны да коелды.
Баулы торган кара кош
Өркеп очты авага.
Далбай алып чакырдым, [далбай – кош чакыра торган быргы]
Әйләнеп кошым кайтмады,
Авалап китеп юк булды –
Ул ни булыр, әй хуҗам?

Төш юраучы карт әйтте:
– Каугалы күл, Ку күлне [ку – аккош]
Кусыз булыр дипме идең?
Чагалалы Чалкар күл [чагала – акчарлак]
Чаңсыз булыр дипме идең? [чаң – тузан?]
Идегәй исән икәндә
Җунҗыгалы башыңны [җунҗыга – таҗ]
Даусыз булыр дипме идең?
Ул – күрәсең булмасын!
Алдыңнан качкан бүз куян,
Бүз куянны качырсаң,
Чыңгыздан калган дәүләтең –
Ул китәре булмасын.
Иделнең буе Ашлы су,
Тонык булса – ул кайгы.
Акбүз атың батырсаң,
Атыңны тоткан балчыгы –
Татарның каны булмасын.
Төшеңдә биргән олы туй –
Өнеңдә гауга булмасын.
Оча дигән – Ханәкә,
Түш ите дигән – Көнәкә,
Кыелып төшкән бүз кыйгыр –
Килә җиткән Идегәй:
Ике бер тиң кызыңны
Тиген улҗа кылмасын.
Айый торган җаным юк,
Әйтсәм янә әйтәем:
Байтирәгең егылса,
Ул байтирәк – син үзең,
Туксан яфрак дигәнең –
Туксан башлы урдаңның
Туксан туы булмасын. [туы – байрагы]
Өркеп очкан кара кош –
Бер чебендәй җаныгыз,
Ул чыгарга булмасын!

Туктамыштай олы хан
Төш юраучы юрау биргәндә
Төсе китте, ак булды,
Ак булган соң аны әйтте:
– Син – Идегәйнең ире икән,
Аның остаз пире икән,
Үле бүренең башы белән
Тере атаңны куркытма,
Токымыңны орасы!

Аны әйтеп Туктамыш,
Җәлладларын чакыртып,
Юраучыны тоттырып,
Тар зинданга яптырды.
Идегәй килде дигәндә
Идел-йорттан кот китте.

Кәмалның улы Киң Җанбай
Киңәшен биреп килгәндә
Туктамышка аны әйтте:
– Идегәй андый ир иде –
Үзеннән бер яшь олыга:
“Без тораек, газизем,
Сез белерсез”, – дир иде;
Үзеннән бер яшь кечегә:
“Син тора тор, газизем,
Без белербез” – дир иде.
Идегәйнең остазы
Пир Галәтдин ир иде;
Пирдән узып эш кылмас,
Пирен аңа күндерик,
Җаекка килеп ятканда
Явын кире дүндерик,
Ул тоткарлап торганда
Урда корып торыек!
Азамат ир Туктамыш,
Бу киңәшне хуп күреп,
Пир Галәтдин остазын
Җаекта яткан Идегәйгә
Илче кылып җибәрде.

Мулладан мулла ияртеп
Пир Галәтдин килгәндә
Идегәй би сәламләп,
Кулыннан үбеп каршы алды.
Куй симезен суйдырып,
Тугыз төрле аш биреп,
Хезмәтендә кол булды.
Ахшам ятты, таң атты,
Таң агарып атканда,
Көн кызарып чыкканда,
Муллаларың ияртеп,
Пир Галәтдин купканда
Идегәй аңа йөгенде:
– Без торыек, газизем,
Сез сөйләгез, – дия торды.

Пир Галәтдин анда әйтте:
– Әй балам, әй балам,
Иләштермәк илчедән, [иләштерү – ияләшү]
Яулаштырмак яучыдан;
Туксан башлы урданың,
Ил эчендә мулланың
Рәсүл нәселе Сәетнең,
Туктамыштай патшаның
Ни языгы бар булса,
Теләп килдем, әй балам!
Каерылып атың тарт, балам,
Бу сәфәрдән кайт, балам;
Бу сәфәрдән кайтмасаң,
Әүвәлгедәй ил булып,
Туктамышка би булып,
Ак сарайга кайт, балам!

Анда әйтте Идегәй:
– “Иләштермәк илчедән,
Яулаштырмак яучыдан”,
Яхшы әйттең, остазым!
Йортым йорттан күчереп,
Котлыкыя атамны
Чүң бүкәнгә чүктереп
Туктамыш хан чапканда,
Пирем, анда кайда идең?
Алты угыллы Җантимер –
Ул да синдәй пир иде.
Атамны йолып ул торды,
Мине йолып ул торды,
Менә ул карт пир иде.
Мин биләүдә ятканда,
Туктамыш мине чапканда,
Җантимер салып үз углын,
Туктамыш аны чапканда,
Гөнаһсыз сабый баланың
Бишектә каны акканда,
Пирем, анда кайда идең?
Идел белән Җаектан,
Татарның тулы йортыннан,
Байтак куган җиремнән
Туктамыш хан мине куганда,
Пирем, анда кайда идең?
Гөнаһсыз улым Норадын –
Ябага тайга менгезеп,
Ямау туннар кигезеп,
Туктамыштай олы хан,
Аны да чүлгә куганда,
Пирем, анда кайда идең?
Туктамыш ханның көнендә
Җисер хатын, ятим ул, [җисер – ?]
Аксак, гарип, зарлы, кол –
Аларның салган бер аһы
Күк белән җирне тотканда,
Пирем, анда кайда идең?
“Иләштермәк илчедән...”
Иләшер көн булганда,
Пирем, анда кайда идең?
“Яулаштырмак яучыдан...”
Яулашыр көн булганда
Туктамыштай ханыңның
Языгы бүген йолынмас,
Теләгең бүген бирелмәс,
Каерылып атың тарт, прием,
Бу сәфәрдән кайт, пирем!

Аны әйтеп Идегәй
Остазын кире җибәрде.
Тора килеп урыныннан
Шаһ Тимергә аны әйтте:
– Идел белән Җаектан,
Нократ белән Чулманнан,
Әзгәри суккан Болгардан,
Бөктәргеле Адырдан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан
Халыгым кубып килгәндә
Каршы барып алаем;
Син кузгалып чапканда,
Туктамышны басканда
Мин дә бер сугып багаем,
Багымны сынап караем, [багымны – бәхетемне]
Рөхсәт биргел, әй әмир!

Аны әйтеп Идегәй,
Углын алып уңына,
Кырык ирен алып сулына,
Төнгә карый юнәлде. [төнгә – төньякка]

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 8.

VIII
Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне
Идегәйнең көнен белгәндә
Азамат ир Туктамыш
Көннәрдән бер көн әйтте дир:
– Әзәлдән дошман Идегәй –
Ул да миннән качты, күр!
Тугыз ирем базалмый,
Әйләнеп кире кайтты, күр!
Сәмәркандта утырган
Аягы чонтык Шаһ Тимер
Елдан елга яу булды,
Мин дә аңа яу булдым.
Асылсыздан туган Тимер би
Сәмәркандка шаһ булса,
Унике йортка баш булса,
Янә мин шаһ дип белмимен.
Ярлыгым белән ал нишанлык тамгамны [нишанлык тамгасы – хан пичәте]
Янә бер аңа бирмимен.
Кәмалның улы Киң Җанбай –
Киңәш биргән бием бар;
Мөйтәннән туган Кыпчак би –
Андый батыр ирем бар;
Сансыз татар урдам бар,
Алтын егач тәхетем бар;
Шаһ Тимер янә дау булса,
Алышырга дәртем бар!
Әзәлдән дошман Идегәй –
Ул да миннән киткәндә,
Сәмәркандка җиткәндә,
Асылсыздан туган Шаһ Тимер
Шатланып кабул иткәндә,
Идегәй белән янә бер булса,
Янә миңа яу булса,
Чыңгыздан булган затыма
Икесе бер тиңалмас.
Ике яман берекмәс,
Берексә дә ил алмас,
Индеге көн Идегәй
Шаһ Тимергә би икән,
Аның да калган ялгызы –
Норадын дигән углы бар,
Ул угылын нитәем?

Ул араның эчендә
Үсә бирде Норадын,
Бүз угланнар янында
Йөри бирде Норадын.
Токымы Чыңгыз угланнар
Норадынны күргәндә,
Буйларын басып буй үскән
Ир буласын белгәндә,
Ачуыннан агарып,
Көнчелектән күгәреп,
Йәникә ханәш сүз салды:
– Ханыбыздан баш тартып,
Казак киткән Идегәй – [казак киткән – качак булып киткән]
Аның улы Норадын
Арабызда көн итә:
Ханәкәгә кул сала,
Хан ыруын тиң итә;
Көнәкәгә кул сала,
Кыз-җуанга мәел итә; [мәел – теләк, кызыксыну]
Туктамыштай зур ханнан
Бабамның конын алсам дип,
Атамның үчен алсам дип,
Урынына хан булсам дип,
Үтенеп алып ут ягып,
Кан йөргәсен бәйге итәр. [йөргә – ?]

Азамат ир Туктамыш
Норадынны чакыртты,
Чакыртып алып аны әйтте:
– Бай баласы байга охшар,
Би баласы бигә охшар,
Хан баласы ханга охшар,
Балабан шоңкар кошка охшар; [балабан – ау кошы баласы яки тилгәннең бер төре]
Идегәй миннән баш тартып
Шаһ Тимергә киткәндә,
Аннан калган Норадын –
Аның көне кемгә охшар?

Анда әйтте Норадын:
– Әй ханиям, ханиям!
Бай баласы байга охшар,
Бәйләнми үскән тайга охшар;
Би баласы бигә охшар,
Биек-биек тауга охшар;
Хан баласы ханга охшар,
Ояда шоңкар кошка охшар;
Туктамыш хан барында
Җисер хатын, ятим ул, [җисер – ?]
Аксак, гарип, ярлы, кол –
Аларның көне кемгә охшар?
Йортны бозды йорт биең,
Илне бозды ил биең,
Бозгынлыкта калган ил –
Аның көне кемгә охшар?
Кичәге киткән атамның
Менгәне – кеше аты икән,
Сауганы – кеше биясе,
Җиккәне – кеше дөясе.
Алты айлык агыр йортыңнан
Урын тапмый, атамның
Киселеп китте җөясе, [җөя – эзлеклелек, бу урында нәсел җебе]
Аның көне кемгә охшар?
Әй ханиям, ханиям!
Маңлайдан аккан ачы тир
Табанга җитсә тоз булыр;
Колакка төшкән суык сүз
Йөрәккә җитсә боз булыр;
Агач башын җил борыр,
Адәм башын сүз борыр;
Бар мактанса – табылыр,
Юк мактанса – чабылыр.
Би бигә ялыныр,
Бинең күңеле алыныр,
Аның көне кемгә охшар?
Көнем сиңа төшкәндә,
Минем көнем кемгә охшар?
Әй ханиям, ханиям!
Кол сагышын би белмәс,
Би сагышын хан белмәс,
Ярлы көнен бай белмәс,
Яуның серен яу белмәс;
Ач кадерен тук белмәс,
Сырхау кадерен сау белмәс;
Ым белмәгән тел белмәс,
Тел белмәгән ил белмәс;
Зир кадерен зирәкләр белер, [зир – алтын?]
Ир кадерен ирәннәр белер;
Күп яшәгән ни белер,
Күп кыдырган ул белер!

Норадын алай дигәндә
Туктамыштай олы хан
Ике утырды, бер торды;
Янына алып Җанбайны,
Анда киңәш-уй кылды:
– Котлыкыя би икән –
Аның башын чапканда,
Идегәйне чабып чабалмый,
Бер башыма бәла алдым;
Кобогыл дип белгәнем –
Ул Идегәй булганда,
Җитеп башын алыйм дип,
Үз башыма яу алдым.
Идегәйнең ир углы
Инде калды Норадын,
Норадыннан куркамын.
Бүгеннең таңдагысы бар,
Таңдагының кыямәте бар,
Җисер хатын, ятим ул,
Аксак, гарип, ярлы, кол –
Шуларның бер шәре бар; [шәре – яманлыгы]
Норадынга кул салсам,
Шул шәреннән куркамын.
Шаһ Тимердәй явым бар.
Ул явымнан курыкмыймын:
Идегәй белән давым бар,
Ул давыннан куркамын;
Баласын исән калдырсам,
Бу давыннан куркамын.

Җанбай анда моны әйтте:
– Норадынга кул салсаң,
Идегәй сиңа яу булыр;
Норадын башын буш куйсаң,
Үз башыңа дау булыр.
Аның башын алмагын,
Йортыңда да тотмагын,
Атаңа миннән кит, диеп,
Исән-аман җит, диеп,
Ябага тайга мендереп,
Чүл-далага озаткыл;
Сау калса үзеннән,
Сау калмаса, синнән калмыйдыр.

Җанбай алай дигәндә
Азамат ир Туктамыш
Унике биен чакыртты:
– Алты айлык йортымны
Бер каләмнән үткәргән
Диван бием Байназар; [диван би – канцелярия башы]
Тиң кордашым, кош бием,
Кушагың алтын Кушназар,
Норадындай баланың
Киемнәрен сез бирең!
Алаңгасар Алман би, [алаңгасар – илтифатсыз]
Айбалталы Дөрмән би,
Норадындай баланың
Бар шайманын сез бирең!
Кинегесле Кәрим би, [кинегес – ?]
Уймавыттан Үмәр би, [уймавыт – ?]
Норадындай баланың
Дирбиясен сез бирең!
Янгурадай йорт бием,
Илтәрәстәй ил бием,
Норадындай баланың
Менәренә аты юк,
Качса котылып китәрдәй,
Куганда куып җитәрдәй
Аргамак сайлап сез бирең!
Әйткәнемне тиз бирең!

Хан диваны Байназар,
Хан кош бие Кушназар,
Ягасы ярка ямау тун, [ярка – иләнмәгән]
Колагы юк колакчын
Норадынга апкилде.
Алангасар Алман би,
Айбалталы Дөрмән би
Кынабы юк бер кылыч,
Сабы чыккан бер чукмар
Норадынга апкилде.
Кинегесле Кәрим би,
Уймавыттан Үмәр би,
Киндер аел, бау камчы,
Коешканы юкә җеп, [коешкан – иярнең арт башы]
Өзәңгесез бер ияр
Норадынга апкилде.
Янгурадай йорт бие,
Илтәрәстәй ил бие,
Юкәле нукта кулга алып,
Өер атны өркетеп,
Яманына күз салды.
Кабактай эче өрелгән,
Таяктай муены сузылган,
Тигәнәк сарган яллары
Кочак-кочак тузгыган,
Аяклары аерылган,
Тояклары маерылган, [маерылган – борылган]
Өер атка иярә алмый
Бара торган ябага –
Аңа нукта кидерде.
Янгурасы җитәкләп,
Илтәрәсе этәкләп,
Хан кашына апкилде.

Туктамыш хан анда әйтте:
– Һай Норадын, Норадын,
Алла бирсен морадың!
Атаң икән Идегәй;
Башлы урдамнан баш тартып,
Башың алып киткәндә
Башың исән калдырдым;
Менәреңә ат бирдем,
Кияреңә тун бирдем,
Барыр юлың буш куйдым;
Атың арык, үзең яшь,
Ерак йортка җиләсең,
Атаңа барып җиткәндә
Бездән сәлам диярсең!

Анда атка менгәндә
Уңнан-сулдан “һай” салып,
Хан янында ялчылар
Ябага тайны органда
Кузгалып китте Норадын,
Чыгып китте каладан.
Тибенгесен бер тибеп,
Саурыга камчы органда
Алып качты ябага.
Өч көн үткән арада,
Дүртенче көн булганда –
Идегәй менгән Тим Чуарның
Токымы икән бу Сарала!

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 7.

VII
Идегәйнең Акбеләк кыз белән Аксак Тимергә барганы
Кырык кушчы – кырык ир,
Кырык толпар ат менеп
Шаһ Тимергә юнәлде.
Кырык ир җитеп килгәчтен,
Иңкәеп сәлам биргәчтен,
Шаһ Тимергә аны әйтте:
– Әй Шаһ Тимер, сөенче!
Балта салсаң башы каерылмас,
Болгап кылыч чапсаң муены биртелмәс,
Бәһатырлар батыры,
Алпагытлар алыбы
Кара Тиен Йосынчы
Ир коллаган ир булса,
Кызың булган Акбеләк,
Акбеләктәй аруны
Ак сарайдан аерып,
Ак беләген каерып,
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Зурлык белән алган ул булса, [зурлык белән – зарлык белән, көчләп]
Ялгызга – ясак булган,
Җәяүгә – таяк булган,
Аты юкка – ат булган
Идегәй дигән ир чыгып,
Кара Тиен алыпны
Бер атуда үтереп,
Кызыңны кулдан коткарып,
Безне колдан коткарып,
Акбеләктәй кызыңны
Айлык җирдән алып килер.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Акбеләк килә дигәндә
Айлык юлдан каршылап;
– Идегәй белән кызымны,
Көнгә, җилгә тигезми
Кашыма алып килиең, – дип
Өч сан илче җибәрде. [сан – биредә ун мең]

Ул дәрья да бу дәрья,
Бу дәрьядан Сыр-Дәрья,
Сыр-Дәрьядан ары Сәмәрканд;
Өч ай ун көн дигәндә
Җитеп килде Идегәй.
Шаһ Тимердәй олы ир,
Утыз биен уңга алып,
Илле биен сулга алып,
Дәрвазадан чыгып каршы алды.
Ир өстенә ир күргән
Әмир Бырлас Шаһ Тимер,
Идегәйдәй бер ирнең
Килешенә карады.
Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Тим Чуары – астында,
Солтанатлы ай бүрек
Бөркет кыяк башында,
Ал караука ак алтын [караука – ?]
Кигән туны өстендә;
Унҗиде ире – кашында;
Яурыны киң олпатлы, [олпатлы – килбәтле]
Суймырыктай сымбатлы, [суймырык – ?; сымбат – буй-сын]
Арбадан киң күкрәге,
Арыслан юан беләге.
Тим Чуарын уйнатып,
Ашыкмый мәйдан буйлатып,
Шаһ Тимергә килгәндә,
Каршылап атын туктатып,
Иелеп сәлам биргәндә,
Яндаш җирән ат менгән, [яндаш – янында]
Айдай йөзе балкыган,
Көндәй йөзе салкыган,
Акбеләк кыз килгәндә,
Атыннан кызны иңдереп,
Кул очыннан җитәкләп,
Акбеләкне Идегәй
Шаһ Тимергә кулдан биргәндә,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Иләкләп алтын чәчтерде,
Көрәкләп көмеш чәчтерде.
Идегәйне Шаһтимер
Корбагына чакыртты, [корбаг - чатыр]
Ике чыртан яктырды, [чыртан – учак]
Идегәйне йөгентеп,
Арасыннан үткәрде.
Сырнай, көрнай уйнатып, [сорнай, карнай]
Чаң-чалгылар чалдырып, [ сызып уйный торган музыка кораллары]
Күн давылбаз дыңкытып,
Дум-думбаклар ордырып,
Туй-тамаша кылдырып,
Каласына юнәлде.
Шаһ Тимернең сансыз кол –
Барын-югын җыйдырды,
Ту бияләр суйдырды,
Утыз көн уен кылдырды,
Кырык көн туен кылдырды.
Кырык беренче көнендә
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Идегәйне алдырып,
Кайсындай ир икәнен сорады.

Анда әйтте Идегәй:
– Энҗү дәрьяң – киң дәрья,
Бәнҗү дәрьяң – сай дәрья.
Җаектан үтми тар түбә,
Тат торыным яу түбә; [?]
Идел белән Җаекта,
Бөктәргеле Адырдан, [бөктәргеле – ?]
Саралтын суккан сарайдан,
Әзгәри суккан Болгардан, [әзгәри – озынча акча]
Нугайның нурлы йортыннан
Чыгып килә ятырмын.
Үз атамны сорасаң,
Котлыкыя би иде,
Туктамыш хан чапканда
Ул атамнан аерылдым.
Идел эче имин йорт –
Иделемнән аерылдым,
Үз илемнән аерылдым,
Ир Норадын улымнан,
Күз нурымнан аерылдым.
Инде кабул күрмәсәң,
Кайлардан кая китием?
Арбакаш булып су ташып, [арбакаш – арбачы]
Әүкатемне итием. [әүкать – ризык, тамак туйдыру

Анда әйтте Шаһ Тимер:
– Өнәндә булган олы хан;
Тат торының яу түбә, [?]
Олы ханга баш ими,
Тимүчигә баш игән;
Олы атаң Елкыбайдай
Туктамышка баш ими,
Чын тарханым син булып,
Корбым булсаң ни булгай? [корбым – каребем, якын дустым]
Минем өчен чабылган
Котлыкыя ир иде,
Аннан калган бер угыл
Ул син икән, Идегәй,
Синдәй ирне санламый,
Туктамыштай каба хан [каба – тупас]
Үзе миңа биргәндә,
Үз янымда кал, – диде. –
Хасиятле кара тун, [хасиятле – игелекле, файдалы]
Аны өстеңә ки, – диде. –
Син булырсың би, – диде. –
Дау булганны өз, – диде. –
Яу булганны кыр, – диде. –
Йосынчыны үтереп,
Акбеләктәй кызымны
Коткарып алган син икән –
Аны да сиңа бирием,
Кабул итеп ал, – диде.

Анда торып Идегәй,
Шаһ Тимер ни бирсә, аны алды.
Идегәй анда би булды,
Шаһ Тимер аңа ил булды,
Әмма Идегәй үзе кем?
Анысын белмәс ир булды.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 6.

VI
Идегәйнең юлда Кара Тиен алып белән сугышып, Аксак Тимер кызы Акбеләкне һәм кырык колны коткарганы
Юнәлде Идегәй, юнәлде,
Шаһ тимергә юл алды,
Тугыз ир базалмый калды.
Үткәннәргә сыенып, [үткәннәргә – ? оригиналда хатадыр...]
Өзәңгегә сырынып,
Сузылмалы шам кылыч – [Шам – Дамаск каласы]
Шам кылычын кулга алып,
Алдан төште Идегәй.

Идегәй үзе бер иде,
Җантимернең биш улы,
Алтынчысы Идегәй;
Аннан-моннан җыелып,
Бары булды унҗиде.
Чокыр-чакыр юлларны
Басып китеп барадыр,
Аскар-аскар тауларны [аскар – биек]
Ашып китеп барадыр,
Авызлыгын чуар ат
Бирми китеп барадыр,
Барган саен шәбәеп,
Ярсып китеп барадыр.
“Чу” дигәндә чабадыр,
Авызлык белән алышып,
Камчы тартмый барадыр,
Очкан кош белән ярышып.
Идегәйнең йөрүе
Андый каты җил икән –
Җилә алмады унҗиде;
Аның капкан тамагы
Җиде көнгә бер икән –
Түзә алмады унҗиде.
Йөдәүләрен күргәндә,
Анда әйтте Идегәй:
– Әй унҗиде, унҗиде!
Өчләп салсаң өч булмас,
Кушлап салсаң куш булмас,
Бишкә бүлсәң бүленмәс;
Яныгызга яндаш булмасам,
Береңә берең иш булмас.
Әй унҗиде, унҗиде,
Унҗидегез бер кеше,
Мин кушылгач унсигез,
Унсигезнең бер эше,
Сусадым дип карыкма,
Ачыктым дип камыкма, [камыгу – боегу, кайгыру]
Юл озак дип ялыкма.
Тамагың синең ачыкса,
Тамак табып бирәем,
Киемең синең ертылса,
Кием табып бирәем,
Атың үлсә, түләем,
Үзең үлсәң, ни дияем?
Унҗиде дус, син үлсәң,
Җеназаңны чыгарып,
Баялычтан ут ягып, [баялыч – ак тал үләне]
Таза-арулап күмәем.
Ирмен дигән ир егет,
Арысланга тиң егет,
Утка салсаң янмыйдыр,
Суга салсаң батмыйдыр,
Барган җирне җитмичә,
Юлда үлеп ятмыйдыр.
Ярен әйтмә, борын әйт, [иртәгәгә калдырмый алдан әйт]
Мин исәндә үлмәссең!
Үлмәссең дә бөлмәссең,
Авырлыклар күрмәссең!
Арык атың таушалса,
Җайдак алып ыртыек! [?]
Каклап алган елкы ите,
Калҗа кылып уртлаек;
Сәрдә дигән салт үлән – [салт – ялгыз үскән]
Аны тапсак утлаек.
Әттек дигән тамыр бар,
Аны да тапсак юшыек!
Яңгыр тулган кызылгат, [кызылгат – бөрлегән]
Аны ширбәт кылып эчиек!
Арын әйт тә бирен әйт,
Барын әйтмә, берен әйт:
Унҗиде дус, сөенче,
Тора килеп киенче.
Билеңә кыны буынчы,
Бит-кулыңны юынчы.
Мин бу кичә төш күрдем,
Яхшылык төш ул булса,
Яхшылыкка юрачы!
Яманлык төш ул булса,
Ул унҗиде кешене
Түгәрәкләп курачы! [курау – түгәрәккә алып саклау]
Мин бүген кич төшемдә
Алтынлы ияр акбүз ат
Ялыннан тотып менепмен;
Ак шоңкар кош булыпмын,
Күккә табан очыпмын;
Күктә йөзгән фирештә –
Аларга барып сөйләшеп,
Аннан аша очыпмын;
Түбәдә йөргән коңгыр каз
Күк өстеннән алыпмын;
Тур тавына куныпмын, [Тур тавы – Синай тавы]
Түш итенә туепмын,
Ул ни булыр, унҗидем?

Унҗиде ир уйлады,
Уйланып уйпак тапмады. [уйпак – уйдан чыккан уй]
Унҗиде ирнең эчендә
Бере – күпне күргән карт икән,
Анда торып ул әйтте:
– Әй Идегәй, Идегәй,
Таяк тайга җиткерер,
Тай дүнәнгә җиткерер, [дүнән – дүрт яшьлек ат]
Дүнән атка җиткерер,
Ат морадка җиткерер.
Алтын ияр акбүз ат
Төшеңдә тотып син менсәң,
Ат-морадка җиткәнең!
Күккә табан син очсаң –
Йорт алдына чыкканың!
Күктә йөзгән фирештә,
Аларга барып сөйләсәң –
Ирәннәр култыклап йөргәнең! [ирәннәр – изге ирләр]
Аннан да ашып син очсаң,
Түбәдә йөргән коңгыр каз
Күк өстендә син алсаң,
Тур тавына син кунсаң,
Түш итенә син туйсаң –
Сине йорттан аерган,
Байтак куган Туктамыш –
Туксан башлы урдасына
Тунамый ия булырсың,
Таҗын-тәхетен алырсың,
Айтулыдай аруны
Янә бер җитеп кочарсың.

Идегәй ир әйтте дир:
– Әй унҗиде, унҗиде!
Атланаек, ятмаек!
Адәм җитмәс кола чүл,
Колач салып атлаек!
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган,
Тумырылып яткан юл булса,
Ул юл белән буйлаек,
Утлы-утлы, утлы учак,
Анда җитсәк, утлаек,
Капкасы калын таш кала,
Анда җитсәк кунаек.

Юнәлә бирде унҗиде,
Унсигезенче Идегәй,
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган,
Тумырылып яткан юл күрде,
Ул юл белән юл алды.
Утлы-утлы, утлы учак,
Ут урынында көл күрде;
Капкасы ябык таш кала,
Аны юлда бер күрде,
Әйләнеп илен тапмады,
Ясанып явын тапмады, [ясанып – коралланып (корал-ясак – сугыш кораллары)]
Ачтан карны юрылды, [юрылу – суырылу]
Сусыздан бөере борылды,
Адәм җитмәс кола чүл,
Янәдән йөреп юл алды.
Барып бер күрде таш тияк, [таш тияк – билге ташы]
Таш тияккә җиткәндә,
Анда тапты соргавыл. [соргавыл – гаскәрнең артта калдырылган күзәтчесе]

Соргавылны күргәндә
Идегәй ир аны әйтте:
– Әй соргавыл, соргавыл,
Туп-туп баскан, туп баскан
Тоягы җирне тумырган.
Тумырылып яткан юл күрдем;
Утлы-утлы, утлы учак,
Анда җитсәм, көл күрдем;
Капкасы ябык таш кала,
Аны юлда бер күрдем;
Әйләнеп илен тапмадым,
Ясанып явын тапмадым;
Әй соргавыл, соргавыл,
Сыргыең бар, соргавыл, [сыргый – алка]
Саркытың юк, соргавыл! [саркыт – эремчек суы]
Кузалак арба йөрмәстәй [кузалак арба – аскы үрәчәсе генә булган арба]
Каргаулымы иде илегез?
Терәкле арба йөрмәстәй
Тиргәүлеме иде илегез?
Гарип бер юлчы килмәстәй
Хәерсезме иде илегез?
Каласын күрдем анда,
Йортын күрдем юлда,
Тияге монда, үзе кайда?
Җир кемнеке, тел кемнеке,
Дин кемнеке, әйт! – диде.

Анда әйтте соргавыл:
– Балта салсаң башы каерылмас,
Болгап кылыч чапсаң муены биртелмәс,
Бәһатырлар батыры,
Алпагытлар алыбы, [алпагыт – алпар, рыцарь]
Андый ирне бер белсәң,
Кара Тиен Йосынчы ул булыр;
Тумырылып яткан юл күрсәң,
Ул юл белән син килсәң,
Кара Тиен алыпның
Йөргән юлы ул булыр.
Сыр-Дәрьядан ары Сәмәрканд,
Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер,
Шаһ Тимер кызы Акбеләк,
Акбеләктәй аруны
Ак сарайдан аерып,
Ак беләген каерып,
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Аны да көчләп алып киткән –
Кара Тиен ир булыр.
Каласын күрсәң анда,
Тияген күрсәң монда,
Үзе агар суның буенда,
Кырык бия бәйләтеп,
Кырык кушчы кол куеп, [кушчы – кәрван хезмәтендәге кол]
Кырык дөя әйдәтеп,
Кыз куйнында ятадыр;
Башы беткән артыннан барыр,
Юлы беткән юлыннан барыр,
Күрәсе килгән күреп үләр,
Күрмәгән – исән җиләр.

Соргавыл аны әйткәндә
Кара Тиен юлыннан
Җилә бирде Идегәй;
Җилә килеп җиткәндә,
Агар суның буенда
Җиленен җиргә сөйрәткән,
Сыртын көнгә көйрәткән
Утыз башлы ак утау – [утау – тирмә]
Аны күрде Идегәй.
Утыз утау янында
Туп-туп бия бәйләгән,
Һу, һу дия әйдәгән
Кырык кушчы кол икән –
Аны күрде Идегәй.

Унҗиде ирен ярга яшереп,
Ялгызы җитеп якынлап,
Сәлам бирде Идегәй,
Ул кырыкка аны әйтте:
– Әй кырык ир, кырык ир!
Кырыгың кырык ир булып,
Кырык җирдән җыелып,
Үзендәен туфракка
Кара башың кол булып,
Күргән көнең ни икән,
Ни икән, әй, ни икән?

Кырыкның бере Колчура,
Колчура карт аны әйтте:
– Кырыгым кырык ир булып,
Кырык җирдән җыелып,
Үземдәен туфракка
Кара башым кол булып,
Күргән көнем ни булсын.
Кол кайгысы – бер качмак,
Би кайгысы – бер чапмак!
Кара Тиен алыпның
Кулыннан адәм качмак юк.
Бу Йосынчы гаверне
Адәм заты чапмак юк!
Башы исән икәндә
Безгә ирек тапмак юк!
Ятимнәргә – яр булган,
Колчурага – дус булган,
Аты юкка – ат булган,
Чүлләгәнгә – су булган,
Адашканга – юл булган,
Ялгызга – ясак булган,
Җәяүгә – таяк булган,
Карыны ачканга – тамак булган
Идегәй ир бар икән.
Аны каян алаек?

Колчура карт аны әйткәндә
Ул кырык ир елады.
Идегәйне аянып,
Колчура карт янә әйтте:
– Чәчең айдай күренгән,
Битең нурдай түгелгән
Асыл егет икәнсең;
Бу гавернең юлына
Юл яңылып кергәнсең, [яңылып – ялгышып]
Күрәсе килгән – күреп үләр,
Күрмәгән – исән җиләр;
Исән-аман икәнсең,
Ирекле баштан кол булма,
Безнең көнгә тарыма,
Яр ышыктан үт! – диде.

Колчура карт әйткәндә
Идегәй ярга инмәде,
Яр ышыктан үтмәде,
Ашыкмый басып, ир булып,
Ялгызына сан булып,
Утауга карый юнәлде.
Ул утау да бу утау,
Уртасында ак утау –
Аны күрде Идегәй.
Чаңгырагы киртештән, [киртеш – мамонт теше]
Увыгы бар көмештән, [увык – тирмәнең сырт кабыргаларын һәм түбәсен күтәргән бөгемле агачлар]
Бусагасын бурлаткан,
Кирәгәсен сырлаткан
Утауга килде Идегәй.
Үз башыннан ваз кичеп,
Чуар атыннан төшеп,
Атының башын күтәртеп,
Тирәккә тартып бәйләде.
Шам кылычын кулга алып,
Кара Тиен алыпның
Кайсындай ир икәнен
Үз күзем белән күрим дип,
Үлсәм дә алышып үлим дип,
Ишеге ачык ак утау –
Килеп басты Идегәй.
Анда яткан алыпны
Күрә калды Идегәй.
Кара Тиен алыпның
Андый иде ятышы:
Туңып калды “бррык...” итеп,
Идегәйдәй Идегәй.
Таудай ятып ишелгән,
Бүксәсе ярдай бүселгән,
Үзе яман килбәтле,
Кайнаткан тимер сыйфатлы,
Күпердәй ята күкрәге,
Бурадай ята беләге,
Колаклары калкандай,
Куллары бер җобадай, [җоба – кап, капчык]
Аяклары маладай, [мала – тырма, җир себеркесе]
Йөзенә туры карасаң,
Туры килгән бәладәй;
Башы түрдә ятыр,
Аягы ишеккә җитеп артыр...
Андый яткан алыпны
Идегәй күреп сискәнде.
Җаны башына чәчрәде,
“Әҗәлем шул”, – дип уйлады.
Янә торып бер бакса,
Ак чыбылдык алдында,
Күк чымылдык авызында, [чымылдык – ?]
Ак утауның түрендә,
Тутый коштай таранган,
Аккоштаен ясанган,
Сона коштай сыланган,
Яулыгын кыя салып,
Күргәннең исен алып,
Хур кызыдай утырган
Сылуны күрде Идегәй.
Алтын башлы чаң кубыз
Кыз кулында чыңлыйдыр;
Кыл кубызын чыңгытып,
Елый биреп җырлыйдыр:
– Атам булды Шаһ Тимер,
Үзем булдым Акбеләк;
Ак беләкле кыз булдым,
Ак беләгем каерылып,
Бер гавергә кол булдым;
Аягымда йоклаган
Алып баба Йосынчы,
Йосынчыга күң булдым.

Анда әйтте Идегәй:
– Атаң булса Шаһ Тимер,
Үзең булсаң Акбеләк,
Ак беләкле кыз булсаң;
Ак беләгең каерылып,
Бер гавергә кол булсаң,
Шул бабага күң булсаң,
Исән-аман коткарып,
Атаңа сине җиткерсәм,
Атаң миңа ни бирер?

Акбеләк кыз анда әйтте:
– Син алыпны үтерсәң,
Мине исән коткарып,
Шаһ Тимергә җиткерсәң,
Атам сиңа ат бирер,
Атам сиңа тун бирер,
Байталдан байтал бирер,
Байтактан байтак бирер.
Сине миңа ир кылыр,
Чирүенә баш кылыр,
Ни сорасаң – ул бирер!
Акбеләк кыз янә әйтте:
– Чәчең айдай күренгән,
Битең нурдай түгелгән,
Асыл егет икәнсең;
Бу гавернең юлына
Юл яңылып кергәнсең;
Исән-исән икәндә
Исән-аман кит! – диде.

Анда әйтте Идегәй:
– Тимгел чуар атым бар,
Шул атыма мением,
Шайман таккан сыным бар,
Шайман тагып килием;
Киерелмәле җәямне
Киереп-тартып күрием;
Карга йонлы кузымны [куз – ук койрыгы]
Яурын башак угымны –
Аны да тартып килием.
Син алыпның сул кулын
Күтәреп алып тота тора,
Җиз түшлеген ача тор,
Кизәп бер атып күрием!

Идегәй аны дигәндә,
Тим Чуарын менгәндә,
Шайман тагып килгәндә,
Киерелмәле җәясен
Киереп тартып кергәндә,
Карга йонлы кузын,
Яурын башак угын –
Аны да тартып килгәндә,
Акбеләк кыз ул ара
Алыпның кулын күтәрде,
Җиз түшлеге ачылды –
Ак башлы ирнең түше, дип,
Тап йөрәкнең өсте дип,
Унике тотам сәрпи ук [сәрпи ул – ерактан ала торган ук
Йөрәген үтеп алыпның,
Астында яткан кара таш,
Кара ташны ярып кадалды.

Кара Тиен уянды,
Күпердәй яткан күкрәге
Бер калкынып карады,
Җибәрмәде сәрпи ук.
Бүксәсен тартып алалмый,
Канына батып каралды.
– Һай! – дип анда һайкырып,
Аягын атып бер типте,
Алтмыш терәкле ак утау,
Алтмыш җирдән кубарып,
Алтмыш терәге шарт сынып,
Бусагасы бер кубып,
Киезе көлдәй тетелеп,
Буе-буйдин сүтелеп,
Башыннан аша актарды,
Утавы анда “дөрс!” итте.
– Туп-туп баскан атыңның
Тубыгыннан тотып карыйм! – дип,
Бер селтәнде Йосынчы.
Тубыгы кулга төшмәде,
Куйрап барган төтендәй
Койрыгы озын чуар ат –
Койрыгы кулга уралды.
Йосынчы аны җибәрми
Тотып артка тартканда
Алып та алып алалмый,
Ал аякка бер торды,
Беркая да баралмый,
Алып та алып чуар ат
Алыпны тартып алмады.
Күпердәй яткан күкрәге
Кара таштан купмады,
Ук суырылып чыкмады.

Кара Тиен Йосынчы
Канына батып аны әйтте:
– Китмә, китмә, Идегәй!
Китә белеп китсәң дә,
Белми китмә, Идегәй!
Өч йөз алтмыш яшь күрдем,
Мең-мең казан аш күрдем,
Иргенә Кундан мин төштем, [?]
Дугадан җәя мин бөктем,
Арыштан булган ук аттым;
Төмән төрле хан күрдем,
Берсен хан дип белмәдем;
Төмән төрле хан күрдем,
Берсен күзгә элмәдем.
Туйгужа улы Туктамыш
Тукыш белән хан булды, [тукыш – сугыш]
Аны бар дип белмәдем;
Бырлас улы Шаһ Тимер
Шайманы белән шаһ булды,
Аның да кызын күзләдем,
Үзен бар дип белмәдем.
Гүрем кайда – белмәдем,
Үлемем кемнән – белмәдем;
Бакчыдан багып бактырдым,
Фалчыдан фалым ачтырдым,
Сынчыдан сыным сынаттым,
Анда белдем бу эшне:
Мине үтергән ир булсаң –
Ул син икән, Идегәй!
Китмә, китмә, Идегәй:
Ике туган пәри кыз,
Апасыннан мин тусам,
Сеңлесеннән син туган!
Мин дә мин дип масайма,
Син дә тудың пәридән,
Мин дә тудым пәридән –
Агаңны атып үтердең,
Белми китмә, Идегәй!
Ана сөтен туя имсәң
Булыр идең миребан, [миребан – миһербан]
Бавырың каты яралдың,
Илне белми үтердең,
Белсәң, агаң мин идем,
Ялгыз калдың, Идегәй!

Ал ияргә сарылып,
Анда әйтте Акбеләк:
– Йорт батыры Идегәй!
Айдай йөзле Идегәй!
Арысландай күкрәкле,
Юлбарыстай сөйрәкле,
Йортны таңга калдырган
Батыр егет Идегәй,
Кулым булсын ястыгың,
Алтын чәчем – түшәгең,
Чебен җаным саклап кал –
Үз куйныңа мине ал!
Асыл егет Идегәй,
Атам сиңа ат бирер,
Атам сиңа тун бирер,
Сине миңа ир кылыр,
Чирүенә баш кылыр,
Китик, китик, Идегәй!

Идегәйнең чуар ат
Үкерә биреп омтылды,
Йосынчының кулыннан
Үзен тартып ала алмый,
Ал аякка бер торды,
Беркая да бара алмый.
Гырлый бирде Йосынчы:
– Китмә, китмә, Идегәй!
Китә белеп китсәң дә,
Белми китмә, Идегәй!
Туганда кара туганны
Сабынлап юсаң агармас.
Туганда кыек туганны
Тубыкка салсаң тураймас;
Туктамыштан җик күреп,
Шаһ Тимергә барсаң да,
Ул да сиңа тураймас!
Йортыңны талап, кан эчеп,
Токымыңны кол итеп,
Йортың йорттан күчереп,
Илеңне җирдән аерып,
Үз кулың белән кол итеп,
Мең хәйләгә юл итәр,
Ул да синдәй була алмас,
Аны да белеп кит, Идегәй.
Каргышым аткыючтан очлыдыр, [аткыюч – укның бер төре]
Кара таптан үтәдер,
Сине каргап нитием?
Каргамый ак китием;
Инанмасаң сүземә,
Бер билгесен әйтием:
Синең балаң Норадын,
Һич бирмәсен морадын!
Балаң белән ызгышып,
Уң күзең чыксын, Идегәй!

Кара Тиен Йосынчы
Аны әйткәндә җан бирде.
Җанын кулдан җибәрсә дә,
Чуар атның койрыгын
Җибәрмәде кулыннан.
Идегәй атын типкәндә
Тимгел-тимгел Тим Чуар
Анда алай омтылды,
Анда болай омтылды,
Беркая да баралмый,
Ал аякка бер торды.
Идегәй аны күргәндә,
Сузылмалы шам кылыч,
Суырып алып кыныннан,
Киерелеп артка бер чапты.
Чуар атның койрыгын
Анда чабып өзде дә
Ычкынып китте кулыннан.
Кара Тиен алыпның
Үлгәнен җитеп күргәндә,
Яр артына яшеренгән
Унҗиде ир җитеп килгәндә
Йосынчының ирләре:
Ясавылдан ясавыл, [ясавыл – тәртип күзәтүче, эчке сакчы]
Тоткавылдан тоткавыл, [капка каравылы, тышкы сакчы]
Иравылданш иравыл, [алдан бара торган гаскәр – авангард]
Чагдавылдан чагдавыл, [арттан бара торган гаскәр – арьергард]
Бөкәвелдән бөкәвел – [бәя куючы]
Башына дөнья тар булды,
Атланып чүлгә таралды.

Туп-туп бия бәйләгән
Кырык кушчы – кырык ир,
Кырыгы бердән җыелып,
Идегәйгә йөгенде.
Колчура карт анда әйтте:
– Кара Тимен Йосынчы –
Ир коллаган ир икән,
Андый ирне үтердең;
Мондый кыен күргәндә,
Безгә ирек китердең!
Аты юкка – ат булган,
Чүлләгәнгә – су булган,
Адашканга – юл булган,
Идегәй ир – син икән!
Юлыңда тузан булыек,
Юл догасын кылыек:
Юыртканда юлың булсын,
Юлдашың Хозыр булсын;
Бәлаң качык булсын,
Юлың ачык булсын, –
Бездән теләк ул булсын! – дип,
Анда теләк бирде кырык ир.
Кырык ирдән теләк җитеп,
Идегәй анда ир булды,
Елкы-малга пир булды;
Койрыгы кисек чуар ат –
Яңадан койрык үсмәде,
Үскәне дә чак булды,
Әле дә булса чуар ат
Идегәйнең чапкан билгесе –
Койрыгы чонтык ат булды.

Анда калып Идегәй,
Кырык атын җиктереп,
Кырык колачлы кыл аркан –
Кырык үгез тактырып,
Кара Тиен алыпны
Киезгә салып тарттырып,
Агар суның буенда
Гүр казытып күмдерде.
Гүре корган тау булды. [корган тау – җирдән өеп ясалган кирмән, курган]

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 5.

V
Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне
Субра моны әйткәндә
Хан җыены зур табын
Бер утырды, бер торды.
Туктамыштай олы хан
Бер утырды, бер торды.
Күңеленә төшкән яхшылар,
Бу ни укыясы булды дип,
Чыдый алмый җылыйдыр,
Күңеленә төшмәс яманнар,
Картайганда бер алҗыган картыбыз
Мине әйтеп былчылдый дип,
Көлә биреп тыңлыйдыр.

Янтая биреп утырган
Җанбай анда моны әйтте:
– Идегәй андый ир икән,
Идел йортта бер икән,
Башыннан башы сау булсын!
Хан сынавын иткәндә,
Дәрәҗәгә чиккәндә,
Би түрәләр, агалар,
Башыннан балны кояек,
Идегәй андый ир икән,
Берәр аяк куяек!

Анда табын шау килде.
Хан уңыннан утырып,
Хан ханәше Йәникә
Туктамышка аны әйтте:
– Идегәй Котлыкыя улы булганда,
Эчеп эче биртелсен, [биртелсен – имгәнсен]
Башы моннан чыкмасын,
Биләр тоткан ак пычак
Би кулыннан төшмәсен!
Ирнәве юка сараяк,
Бер аякны баллап бир,
Бер аякны агулап бир!

Ханәш аны әйткәндә,
Хан хәйләсен иткәндә,
Тыңлап торган Тыңгысын
Аңгысынга аңдырды,
Аңдып торган Аңгысын
Ак утауны калдырды.
Бәйдә торган атларның
Өзәңге бавын кискәләп,
Идегәйнең чуар ат –
Аны юлга калдырды.
Тыштан килеп ишеккә,
Идегәйгә аны аңдырды:
– Туйга барсаң борын бар,
Борын барсаң урын бар,
Борын бар да борын кайт,
Атаң белер мәгънәсен!
Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Төн катуга көн сиңа,
Кара лачын канатыннан
Әзерләргә йон сиңа;
Миңа вакыт көйләргә,
Сиңа вакыт сөйләргә,
Өстеңдәге камка тун –
Түрдә утырган биләргә.
Минем атып Аңгысын,
Барлагансың соңгысын.

Аңгысын аңдып ни әйтсә,
Аны белде Идегәй.
Елкылдаган ак пычак
Биләрнең җиң очында
Чыгып кайтып тора икән –
Аны күрде Идегәй.
Агулап салган сары бал
Җанбай тотып килгәндә,
– Хан саркытын эч! – диеп, [саркыт – эчкәннән соң кәсәдә калган эчемлек (биредә хөрмәт билгесе)]
Идегәйгә биргәндә,
Агу салган сараяк
Борынына килеп тигәндә,
– Ай, борынымны кан кылдың! – дип,
Борынын басып Идегәй,
Бусагадан атлады.
Токымы толпар яралган
Тимгел Чуар ат икән:
Өзәңгегә бер тиде,
Җирдә яткан садагын
Иелеп алып бер киде.
Тим Чуарның янбашы
Җиргә ятып бер тиде.
Әйләнеп карап күргәндә,
Идегәй инде юк иде.

Сыпыра сынлы суп җырау
Ни булганын аңлады.
Тулгай биреп сарнады: [сарнады – ?]
– Ай бусага, бусага,
Бусаганы бер атлап,
Басар бугай шул угыл:
Тим Чуарын атланып
Качар бугай шул угыл!
Исән-аман китсә ул,
Шаһ Тимергә җитсә ул,
Шаһ Тимерне алып килеп,
Сарайны харап итәр ул!

Азамат ир Туктамыш:
– Бу ни укыясы булды? – дип,
Тугыз ирен торгызып,
Өй алдына чыкканда
Ни булганын аңлайдыр...
– Кугын менеп атлан! – дип,
Хан боерыгын биргәндә
Тузгып йөргән тугыз би
Тугыз атка килгәндә,
Атланыр ягын тапмады,
Баусыз ияр, бапсыз ат, [бапсыз – әзерлексез, дирбиясез]
Көбәсен киеп менгәндә
Ияреннән ауган батырлар
Җир басар җир тапмады,
Әйләнеп кире атлады.
Азамат ир Туктамыш
Суп җырауга анда әйтте:

– Әле минем акбүз атым,
Акбүз, акбүз дигәнем,
Йөгәнен учлап кем барса,
Аның булыр икән лә!
Әле минем өем-сарай
Асыл таштан салынган.
Киләчәк өем нигезе
Талдан булыр икән лә!
Әле минем Ханәкәдәй аруым,
Көнәкәдәй сылуым,
Йәникәдәй бикәчем
Көнендә кем көлә бакса
Аның булыр икән лә!

Субра җырау аны әйтте:
– Ялгызы ерак китмәстер,
Иделдән ары үтмәстер,
Тугыз ирне җибәр дә,
Алдап-йолдап кашыңа ал,
Кашыңа ал да, башын ал!
Исән-аман үтсә ул,
Шаһ Тимергә китәчәк,
Шаһ Тимерне алып килеп
Сарайны харап итәчәк.
...Килмәс булгай микән, әй!

Азамат ир Туктамыш
Гайрәтеннән бузарып,
Киң Җанбайга аны әйтте:
– Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәшең өлкән ир Җанбай!
Котлыкыя би улы
Идегәйне белгәндә
Серен миннән яшердең,
Кулымнан агу биргәндә
Борынын сугып качырдың!
Атланып җиткел артына,
Алып килгел каршыма!

Тугыз иргә аны әйтте:
– Әй тугыз ир, тугыз ир!
Җанбай белән бара күр!
Алдап-йолдап Идегәйне
Үз кашыңа ала күр!
Алдап-йолдап кашыңа ал!
Кашыңа ал да башын ал!

Тугыз ир китте зарланып,
Бер алла дип алданып.
Алар куа килгәндә,
Идел кичте Идегәй,
Бер тел алып китим дип, [сүз алып китим дип]
Бер байтирәк төбенә
Иярен салып түшәнде.
Идегәй анда ятканда
Җантимернең биш улы
Аңа килеп кушылды.
Алар анда яттылар,
Ятып казан астылар,
Асып ашап яттылар.
Ул төтенне күргәндә,
Тугыз ир җитеп килгәндә
Тугызы да туктады,
Кашына барып җитмәде,
Сөйләшергә базмады.
Идегәй анда утырып какшаеп,
Тугызыннан курыкмады.

Анда килеп Киң Җанбай,
Идел аша һайкарып, [һайкарып – ?]
Идегәйне чакырып,
Тулгай биреп аны әйтте:
– Кайт, Идегәй, кайтсана!
Ханың-ияң чакырадыр,
Борылып Идел чыксана.
Бездән борын заманда
Тунику атлы хан үтте.
Югалчыдан үстергән
Таубатыр аны куганда
Тат торыны Колатай
Яман юлга басмады –
Тунику данын саклады,
Кайт, Идегәй, кайтсана!

Идегәй аваз кайтарды:
– Кара елан Киң Җанбай,
Акылың чонтык, тинтәк би,
Тунику олы хан иде,
Утыз йортка дан иде.
Далада үскән Тимертау
Тат торынын кузгатып,
Тунику данын юк итте.

Аваз бирде Киң Җанбай:
– Әй Идегәй, Идегәй,
Юк томанга син чумган,
Туктамыштай олы хан –
Аңа каршы кем торган?
Яуларың аз, тотылырсың,
Чебен җанлы атаңдай
Канлы күз яшь коярсың!
Кайт, Идегәй, кайтсана!
Тат торыны Яу түбә,
Яу түбәгә баш итеп,
Туктамыштай олы хан,
Идегәй, сине куядыр,
Кайтып башчы булсана!
Олы кызы Ханәкә,
Кече кызы Көнәкә,
Икәвен бердәй бирә лә,
Кайтып кияү булсана!

Аваз бирде Идегәй:
– Акылың чонтык Киң Җанбай,
Йорт белмәгән тинтәк би,
Кыбырсынмый ары кит,
Сын битләгән сорандай.
Тат торыны Яу түбә
Миңа тиңдәш кыз табар,
Тат торыны Яу түбә
Миңа данлы йорт булыр.

Аваз бирде Киң Җанбай:
– Ай калкып акрын туадыр,
Ир егет яуда үләдер,
Яудан качкан – ир булмыйдыр,
Ил алдында көн күрмидер.
Егет булып яу башладың,
Башладың да ник ташладың?
Бөркет куган куяндаен
Идел суын кичеп качтың?

Аваз бирде Идегәй:
– Ай калкып акрын туадыр,
Ир егет яуны куадыр,
Ир булсаң, суны үткел –
Суны үтеп мине тоткыл!

Аваз бирде Киң Җанбай:
– Көчле илгә син яу ачтың,
Батыр булып алга бастың,
Батырлыгың күрсәт, мордар, [мордар – үләксә]
Суны үтеп нигә качтың?

Аваз бирде Идегәй:
– Таймам баскан юлымнан,
Салмам сөңге кулымнан,
Салмам калкан иңемнән,
Яу җыярмын илемнән.
Яуга тиңдәш яу җыйсам,
Идел суын кичәрмен,
Кем батыр да кем куян –
Шул чагында ил күрер.
Җакталы тунның эчендә [җакталы – ?]
Җак йоннары чәчелеп, [җак – ?]
Идел аша чакырып,
Җанбай анда тулгайдыр:
– Идегәй би, дусым, ай!
Идегәй би, дусым, ай!
Ханың-ияң чакырадыр,
Борылып Идел кичсәнә!
Кайтсана, Идегәй, кайтсана!
Каерылып атың башын тартсана!
Кайтып өең тапсана!
Иңсәсе биек Бүз Урдага [Бүз Урда – Ак Урда]
Иңкәеп сәлам бирсәнә!
Ирене юка чынаяк,
Хан-ияң бал бирәдер,
Ханәшләр тоткан сараяк,
Сүрәтмәле сөт кымыз [сүрәтмәле – ?]
Кулыннан коеп бирәдер,
Эчсәнә, Идегәй, эчсәнә!
Ияренең кашы алтын,
Йөгәненең башы алтын,
Колагын бездәй кадаган,
Кәгелен кыздай тараган, [кәгел – атның маңгай ялы]
“Чу!” дигәндә очкан кошны
Узып китмәгә яраган,
Йөргәндә эзен санаган,
Куш йөрәкле яралган
Кысыр елан үзәкле,
Култыраудай танаулы, [култырау – ?]
Сәхтияндәй иренле [сәхтиян – кәҗә күне]
Сарымсактай азаулы,
Кыйган камыш колаклы,
Тустагандай тояклы,
Ал өркәчле дөядәй,
Арысландай күкрәкле,
Юлбарыстай сөйрәкле, [сөйрәк – ?]
Чапкан чакта җил җитмәс,
Табаны ялпак Тарлан бүз
Ат бирәдер ханияң,
Менсәнә, Идегәй, менсәнә!
Якасы алтын, җиңе алтын,
Бер күрүе мең алтын,
Кара кештән тун бирә,
Кисәнә, Идегәй, кисәнә!
Тотам бавы сум алтын
Кыңгыраулы күк карчыга бирәдер,
Күн давылбаз бәйләнеп,
Күл кыдырып чөйсәнә!
Балдагы алтын уй булат – [?]
Ханияң кылыч бирәдер,
Бусана, Идегәй, бусана!
Бер чигәсе мең кызылга бетмәгән – [мең кызылга – мең алтынга]
Ханияң көбә бирәдер,
Кисәнә, Идегәй, кисәнә!
Идел белән Җаекта
Утыз тугыз хан иде,
Туктамыштай юк иде,
Заукыңны анда сөрсәнә! [зәвык – күңел, кәеф, талым]
Байталдан байтал бүлеп бирәдер,
Бәйләтеп кымыз эчсәнә! [байтал – өч яшьлек бия]
Байтактан байтак бүлеп бирәдер, [байтак – пайтәхет? халык?]
Падишаһлык сөрсәнә!
Ханәкәдән артык ару бар,
Көнәкәдән артык сылу бар,
Аны да алып бирәдер,
Уң тезеңә утыртып,
Битләреннән суыртып,
Аркасыннан кагып-кагып сөйсәнә!
Җиң очыннан ялгашып,
Сөйсәнә, Идегәй, сөйсәнә!
Туктамыштай ханияң
Сиңа үпкә кыладыр,
Үпкә булган сүзеңне
Үз авызыңнан әйтсәнә!
Кил, Идегәй, дусым, әй,
Безнең белән кайтсана!

Анда килеп Идегәй
Идел аша аны әйтте:
– Кайтмам да, Җанбай, кайтмамын,
Каерылып атым башын тартмамын,
Иңсәсе биек Бүз Урдага
Иңкәеп сәлам әйтмәмен,
Инеп күренеш итмәмен
Иңсәмә имән чукмар тигәндә!
Ирене юка чынаяк
Ханиям бал бирсә дә,
Бал бирсә дә эчмәмен,
Ханәшләр тоткан сараяк,
Сүртәмәле сөт-кымыз,
Коеп бирсә дә татмамын
Иренем җиркә булганда. [җиркә булу – кибү]
Ияренең кашы алтын,
Йөгәненең башы алтын,
Колагын бездәй кадаган,
Кәгелен кыздай тараган,
“Чу!” дигәндә, очкан кошны
Узып китмәгә яраган,
Йөргәндә эзен санаган,
Куш йөрәкле яралган,
Кысыр елан үзәкле,
Култыраудай танаулы,
Сәхтияндәй иренле,
Сарымсактай азаулы,
Кыйган камыш колаклы,
Тустагандай тояклы
Ал өркәчле дөядәй,
Арысландай күкрәкле,
Юлбарыстай сөйрәкле,
Чапкан чакта җил җитмәс,
Табаны ялпак Тарлан бүз
Ат бирсә дә менә алмам
Аувым котсыз булганда! [аувым – арт саным]
Якасы алтын, җиңе алтын,
Бер күрүе мең алтын,
Кара кештән тун бирсә,
Кия алмам, Җанбай, кия алмам
Җилкәмә мөез бөткәндә! [мөез бөткәндә – мөгез үскәндә]
Тотам бавы сум алтын
Кыңгыраулы күк карчыга бирсә дә,
Күн давылбаз бәйләнеп,
Күл әйләнә чөя алмам,
Канҗагам кансыз булганда!
Балдагы алтын уй булат
Кылыч бирсә дә буа алмам
Билем котсыз булганда.
Бер чигәсе мең алтынга бетмәгән
Көбә бирсә дә кия алмам
Буем шыксыз булганда.
Байталдан байтал бүлеп бирсә дә
Бәйләтеп кымыз эчә алмам
Эчем котсыз булганда!
Байтактан байтак бүлеп бирсә дә
Падишаһлык сөрә алмам
Алла үземә бирмәсә.
Ханәкәдән артык аруны,
Көнәкәдән артык сылуны
Икәвен бердәй бирсә дә,
Уң җиремнән утыртып,
Чыңгылдашып көлешеп,
Янбашыннан ялгашып,
Чи төбендә серләшеп, [чи – ?]
Яныма алып сөймәмен.
Синең тиңсез ханияң
Миңа үпкә кылса да,
Инде иңкәеп бармамын.
Үпкә-пинә сүземне,
Күкне угым аралап әйтмәсә,
Үз авызымнан әйтмәмен;
Ир булып атка менгәчтен,
Бер юл алып йөргәчтен,
Хатындай булып кайтмамын!
Мин очаем дисәм, канат юк,
Кунаем дисәм койрык юк,
Барырыма җирем юк,
Батарыма күлем юк;
Алдым биек, артым яр,
Әйләнергә җирем тар!
Бу киткәннән китәрмен,
Шаһ Тимергә җитәрмен;
Шаһ Тимер миңа кул бирсә,
Юртар атка юл бирсә,
Теләгемне ул бирсә,
Бу Идел дигән суыңны
Кайер ком кылып кичәрмен, [кайер ком – коры ком]
Туктамыштай ханыңны
Аягыма мөсәххәр итәрмен! [мөсәххәр – сихерләнгән]

Җанбай янә тулгады:
– Кайтсана, Идегәй, кайтсана,
Каерылып атың башын тартсана!
Алганың Ал Гомәр ханның кызы иде
Айтулының үзе иде;
Сагыныр да саргаер,
Утырып калып картаер,
Салкын төшмәй барсана,
Ни дигәнен белсәнә!

Идегәй торып аны әйтте:
– Кайтмам да, Җанбай, кайтмамын,
Каерылып атым башын тартмамын,
Алганым Ал Гомәр ханның кызы иде,
Айтулының үзе иде,
Сагынсын да саргайсын,
Утыра гына торып картайсын,
Анда минем эшем юк!
Ни дигәнен мин белмәм
Колагым саңгырау булганга!
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәшең өлкән эт Җанбай!
Арырак торып сөйләче,
Бирерәк килеп тыңлачы!
Атаң кара кеше иде,
Мал биргәннең колы иде,
Анаң кара кеше иде,
Аш биргәннең күңе иде, [күң – кол хатын]
Син дә шундый кешесең:
Аш биргәннең колысың,
Мал биргәннең улысың!
Ачма, күзең тишәрмен!
Сөйләмә, телең кисәрмен!
Таңлаеңа тал кыздырып басармын! [таңлай – аңкау]
Туктамышның тугыз ир,
Син тугызда мин ялгыз,
Дәрманың булса, кил, дуңгыз!
Камчы тияр муеныңа,
Кан соргылыр куеныңа.
Бу киткәннән китмәсәм,
Киң чүлләрне үтмәсәм,
Ходай миңа юл биреп,
Шаһ Тимергә җитмәсәм;
Шаһ Тимер миңа кул биреп,
Теләгемне мул биреп,
Кырык түбәгә кырык басып,
Яу булып килеп җитмәсәм;
Нугайлының агыр йорт,
Җәяү яткан хәйран йорт,
Ач көзәндәй бөгелеп,
Ач бүредәй чыелдап,
Читәнеңнән кыйкулап
Ачы сөрән салмасам,
Кола-алалы күп елкыңны
Куып әйдәп алмасам;
Боты савырлы көрән ат
Ботка тартып менмәсәм,
Ике саклык турыны
Олауга җайдак алмасам;
Алтынлап суккан урдасын,
Көмештән суккан ишеген
Төсе суык чын булат
Очы белән ачмасам,
Кирәгәсен киртмәсәм,
Киртеп утын итмәсәм;
Ханәкәдәй аруны,
Көнәкәдәй сылуны
Үз түрендә шул вакыт
Түш астына салмасам,
Туксан башлы Урдага
Тунамый ия булмасам;
Угланнарны сатуга
Бер чигара куймасам, [чигара – чик-ара]
Кырык көнлек юлына,
Кырык көнлек чүленә
Кырык кое каздырып,
Кырык йорт-ям салмасам,
Әйткәнемне кылмасам,
Мин үчемне алмасам,
Баба Төкләс бабам биргән
Идегәй атым корысын!
Мин, мин дирмен, мин дирмен –
Юкны димәс ирдермен!
Дусым утын сүндермәм,
Дошманым утын яндырмам!
Үзем димәс намартка [намарт – куркак]
Ап-ак бүз ат мендермәм!
Туксансыз җәбә салдырмам, [?]
Асылын сорамый аш бирмәм,
Атасын сорамый дан бирмәм!
Тауга оялар шоңкармын,
Тау аркылы юртармын!
Торлаксыз үскән коланмын,
Мизгелсез юшап уртлармын, [теш белән үлән кырку]
Яралыштан асаумын, [асау – кыргый, өйрәтелмәгән]
Бугалак салсаң туктамам!
Карагайдан биекмен,
Давыл өрсә каерылмам;
Кайнашып беткән ботакмын,
Балталасаң аерылмам!
Кылтыңлаган көрәнчә ат – [кылтыңлаган – чыгымчы, сискәнчек]
Кыдырауны екканмын,
Якасы алтын кирәүкә, [кирәүкә – тимер кием]
Якалашып ертканмын!
Туксан баулы ак көбә,
Тунаган җирдә кигәнмен,
Якалашып, уклашып,
Күпләр башын игәнмен.
Моннан ары мактанмам,
Әгәр дә мин мактансам,
Унике тотам ук тарткан,
Тартканында өзә аткан
Борындагы Чыңгызның
Үзе белән тиңдермен!

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 4.

IV
Туктамыш ханның Субраны тулгатып, Идегәйне сынаганы
Сыпыра сынлы суп җырау,
Алып бер җитеп килгәчтен,
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Туктамыштай олы хан
Ике утырды, бер торды,
Эчке баштан юл бирде,
Анда өлкән туй ясап,
Күк түбәдәй түбәгә
Ак чатырлар кордырып,
Түрә-картын җыйдырып,
Хан-хәзрәт ала күзен
Як-ягына каратты.
Ирдән ирен җыйдырды,
Бидән биен җыйдырды.
Кобогылны сыныем дип,
Дәрәҗәгә чигием дип,
Анда хәбәр кылдырды.
Чапчагы белән сары бал, [чапчак – кисмәк]
Аны да кулдан күтәртеп,
Ак утауга китертеп, [утау – ашау урыны?]
Идегәйне аякчыга куйдырды. [аякчы – кәсә өләшүче]
Сары баллар салдырып,
Субрадаен җырауга
Өч тустаган бал бирде.
Балны җитеп алгачтын,
Алып бер аны салгачтын,
Чала бурлы булгачтын, [чала бурлы – ак белән кызыл катыш]
Субра җырау анда әйтте:
– Тим-тим Чуар, Тим Чуар, [Тим Чуар – Идегәйнең аты]
Чабылган аттан тир чыгар.
Ак мамыктан бүз чыгар; [бүз – бәз, ак тукыма]
Акыллы ирдән сүз чыгар;
Йөз туксан биш яшәгән,
Җаны-сөяге какшаган,
Азауларын тездереп,
Ак ефәккә бәйләгән
Бер алҗыган картыңмын! –
Миндәй ирдән ни чыгар?
Ни чыгар, ай, ни чыгар!
Әйтер идем, телем килмәс,
Әйтмәс идем, күңел тынмас;
Коры үләндә дым булмас,
Коры сөяктә май булмас,
Акыл кайткан картларда
Хан тыңлардай сүз булмас,
Хан тотса да халык тотмас,
Халык тотса да хан тотмас;
Халык белән хан бозылышса,
Арадан үтәр юл булмас.
Янәдән әйтеп ни әйтим:
Ни бер җайман авыз карт икән дирләр, әй!
Ни белсә шуны әйтә икән дирләр, әй!
Тәстә-тәстә бал бирче! [тәстә – ?]
Сирпелдерми алып килче!

Бал бөйрәккә төшкәндә, [бөйрәк – бөер]
Бал белән бөйрәк пешкәндә,
Күңрәнә биреп әйтием: [Күңрәнә биреп – тонык тавыш белән көйләп]
Менмәгә бирсәң җәбә бир – [җәбә – ябага, яшь ат]
Тибенгедән тир чыкмас; [тибенге – тир үтмәсен өчен ияр астына салына торган күн]
Чөймәгә бирсәң карчыга бир –
Канҗагаңны буш итмәс; [канҗага – иярнең арт ягындагы күн капчык]
Кимәгә бирсәң кара бир –
Эче тузмый тышы уңмас;
Сөймәгә бирсәң сылу бир –
Ак сарайга сөйкәнеп
Елый калса, кем алмас?
Җикмәгә бирсәң атан бир – [атан – печкән дөя]
Арышы сынмый мыгаймас [арыш – тәртә, мыгаю – сыгылу, хәлдән таю]
Саумага бирсәң кысрак бир – [кысрак – кысыр бия]
Кукрайга тигән суыкка тими суалмас. [кукрай – үләнгә бай җир; суалмас – сөте кимемәс]

Җырау балны эчкәндә,
Бал бөйрәккә төшкәндә
Туктамышка янә әйтте:
– Иделдә булды илле хан,
Җаекта булды ялгыз хан,
Ире ханның уагы, [эре ханның вагы]
Уак ханның иресе –
Карт бабаң да хан иде,
Алымы синнән аз иде,
Биреме синнән күп иде.
Тулга да тулга дисез,
Җырла да җырла дисез,
Ни җырлаек сезләргә?
Ни бирерсез безләргә?

Туктамыш хан анда әйтте:
– Ал кара кеш тун бирим мин сиңа,
Сайлап алып кияр булсаң, җыраучым,
Кыңгыраулы күк карчыга бирием,
Күл кыдырып чөяр булсаң, җыраучым!
Алпан да тилпән йөгертеп,
Адымын җиргә куыртып,
Аргымак ат бирием,
Камчы тартмый менәр булсаң, җыраучым.
Ханәкәдән артык ару бар,
Көнәкәдән артык сылу бар,
Аны да алып бирием,
Уң җиреңә ултыртып,
Аркасыннан сөяр булсаң, җыраучым!
Аякчым булып утырган
Анау да торган Кобогыл,
Аның да нинди ир икәнен
Әйтеп тә бирер булсаң, җыраучым!
Азамат ир Туктамыш
Субрадаен җырауның
Иңсәсенә кара самур тун бирде, [самур – кондызның бер төре]
Үз кулыннан бер сараяк бал бирде.
Сыпыра сынлы суп җырау
Сараякны алгачтын,
Аны авызына алмастан,
Идегәй белән Җанбайны
Кашына ымлап алдырып,
Киң Җанбайның йөзенә
Сорау биреп аны әйтте:
– Бездән борын заманда
Тунику атлы хан үтте,
Яу булганга – яу булды,
Ил булганга – ил булды.
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде.
Тунику күктән ашканда, [Кытай патшасы дәрәҗәсен алганда?]
Кытай йортын басканда
Аның олы вәзире –
Тат торыны Колатай, [торын – онык?]
Далада табып бер бала,
Тарун булып үстерде. [тарун – үги ата]
Югалчы бала ир булды, [югалчы бала – өйсез, урам баласы]
Озак үтми яу булды; [яу белән килде]
Тат торынын кузгатып,
Туникуны каулады.
Туникуның тәхетенә
Колатайны хан итте.
Хан булган соң Колатай,
Югалчы үскән баланың
Кырсак башын чаптырып,
Туникуны кайтарды.
Сорау бирәм, олы би
Кайсы дөрес эшләде?

Кәмалның улы Киң Җанбай
Җавап биреп аны әйтте:
– Ак калада уйга бай
Йорт агасы Субратай,
Йөз туксан биш яшәдең,
Күпне күреп байкадың,
Күпне белеп сөйләдең,
Синнән кала мин байгыш,
Әйтеп-әйтеп ни әйтим?
Азамат ир Колатай
Яман юлга басмады,
Хан булган соң сарайда
Югалчыны үтереп,
Тунику данын саклады.

Сыпра сынлы Субра
Идегәйгә карап анда әйтте:
– Як түбәгә баш егет,
Яшең утызга җитмәен
Тугыз йортка дан булдың;
Азамат ир Кобогыл!
Төпчек атаң белмимен, [төп атаңны белмимен]
Өч азамат әңгәмәсен
Байкап күрсәң ни булгай?

Анда әйтте Идегәй:
– Ак калада уйга бай
Йорт агасы Субратай.
Йөз туксан биш яшәдең,
Азау тешең ашадың,
Күпне күреп байкадың.
Югалчы үскән батырның
Аты иде Тимертау,
Аның атын әйтмәдең,
Йорттан аны яшердең,
Убалын кая куярсың? [убал – язык]
Өнәндә булды сигез хан,
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде,
Тунику күккә ашкан соң,
Кытай йортын баскан соң
Үзен күккә ашырган
Йортына кыңгыр карады,
Йорты фәрван булмады; [фәрван – мул, иркен]
Көчлесе кол биләде,
Көчсезе зар иңрәде,
Күккә ашкан Тунику
Йортына күзен салмады;
Югалчы үскән Тимертау
Йортның зарын аңлады;
Юл тапмаен адашкан
Чалпы йортка юл булды. [чалпы – ялпы, масса]
Чалпы йортны кузгатып,
Туникуны каулады,
Йортка күзен салмаган
Туникуны каулаучы
Тимертау дөрес эшләде;
Йортның уен байкамый,
Тимертау сүзен тыңламый,
Сын битләгән сорандай [төсен алыштырган хамелеондай]
Мылҗырап йөргән Колатай,
Тимертау башын чаптырып,
Убал – ялгыш эшләде,
Минем белгәнем шул, – диде.

Җавап сүзен алгачтын,
Сынап бер карап торгачтын,
Өлкән җырау Субра
Идегәйне җөпләп анда әйтте:
– Яшь җелектә май була,
Акылы уйга бай була:
Җелегеңә май тулган,
Акылың уйга бай булган.

Аны әйтеп Субра,
Сары балны күтәреп,
Идегәй белән Җанбайга
Тулгай биреп янә әйтте:
– И сары бал, сары бал,
Сары балны кем эчәр?
Икең бергә килгәндә
Кайсыгыз батыр ир булса,
Алып та алып шул эчәр!

Субра алай дигәндә,
Җанбай уйга килгәндә
Идегәй алып аны эчте.
Субра җырау анда әйтте:
– Афәрин, батыр икәнсең!
Ханга дуслык иткәндә
Дуслыгың ничек итәрсең?
Ханга хаслык иткәндә [хаслык – дошманлык]
Хаслыгың ничек итәрсең?

Идегәй торып анда әйтте:
– Ханга дуслык иткәндә
Чыгып кала бозармын,
Казнадан казна китереп,
Ханның күңелен табармын.
Ханга хаслык иткәндә
Арсаеп атка менәрмен, [арсаеп –ярсынып]
Карчыга булып очармын,
Ханны куып басармын,
Башын канҗагама асармын;
Бүленгән куйдай итәрмен,
Бүректәй киеп китәрмен,
Казнасын алып илгә,
Ханлыкны лаек бигә бирермен,
Мин дигәнне кылырмын,
Дигәнемне кылмасам,
Атамның харам улы булыем!

Сыпыра сынлы суп җырау
Идегәй белән Җанбайны
Икесен бер сынап күргәчтен,
Туктамыш ханга аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Әйт дисең дә куймыйсың,
Әйтмәгә авызым бармыйдыр.
Бармаса да әйтием:
Кара лачын, Бүз тойгын –
Икесе ике ояның кошы икән,
Остазларыңа тоттырып,
Икәүне бер тургачка кундырдың.
Кашыңда торган ике ир:
Берәве аның олы угыл,
Маңлае чыкык, гүзәл булыр, [чыкык – чыгынкы]
Батыр булыр шул угыл;
Янтая биреп утырган,
Җанбай аты аталган,
Ирне салкык күренә – [салкык – салынкы]
Җанбаз булыр шул угыл. [җанбаз –?]
Кәмалның улы киң Җанбай,
Сүзгә чичән ир Җанбай
Киңәш бирер картларга,
Яуга чыгар атларга,
Бездән дәүран үткәндә,
Сезгә дәүран җиткәндә
Та кем калды ханнарга!.. [та – шул вакытта]

Аргы угыл да бирге угыл,
Шул читтәге шул угыл –
Кош борынлы Кобогыл,
Бүре пычым шул угыл, [пычым – ?]
Балтыры юан, кулы үнән, [үнән – ?]
Җай татарга охшый шул угыл;
Ирене юка күренә –
Чичән икән Кобогыл,
Яурыны яссы, муйны озын,
Җәя тартмага кулы озын –
Мәргән икән Кобогыл;
Бармагы җиздәй маешкан – [маешкан – борылган]
Чибәр икән Кобогыл;
Чәче айдай балкыган –
Асыл икән Кобогыл;
Бите нурдай түгелгән – [түгелгән – җәелгән?]
Түрә булыр Кобогыл...

Сыпыра сынлы суп җырау
Тора биреп тулгайдыр,
Тулгай биреп сарныйдыр! [сарныйдыр – ?]
Сарныйдыр да җырлыйдыр.
Бал бөйрәккә төшкәндә,
Бал белән бөйрәк пешкәндә,
Субра аны җырлыйдыр:
– Мин картыңмын, картыңмын,
Күпне күргән картыңмын.
Ни күрмәгән картыңмын?
Башлык та башлык Башлык хан –
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Абыл хан –
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Кара хан –
Аны күргән картыңмын;
Олы бабаң Томавыл –
Аны да күргән картыңмын;
Унике тотам ук тарткан,
Тартканында өзә аткан
Аннары соңгы ир – Чыңгыз –
Мин аны күргән картыңмын!
Юклаусыз үткән Яучы хан – [юклаусыз – траурсыз]
Аны күргән картыңмын;
Бәянду хан, Саен хан –
Аны күргән картыңмын;
Саен ханнар киткәндә
Аннан калган картыңмын;
Тартып булат бәйләгән
Бура солтан Бәрки хан –
Аннан калган картыңмын;
Өзәңгесе өзмә алтын,
Бер өзмәсе мең алтын,
Үзбәк дигән хан үткән –
Аны күргән картыңмын;
Тибенгесе тезмә алтын,
Тыныйбәк дигән хан үткән –
Аны да күргән картыңмын;
Аргымак бавы сум алтын
Асылбәк дигән хан үткән –
Аны мин күргән картыңмын;
Ябынчасы җәймә алтын,
Баш шайманы чын алтын, [шайман – көбә кием]
Манарасы кырык колач
Җанбәк дигән хан үткән –
Аны мин күргән картыңмын;
Бирдебәк тә хан булган,
Биреме синнән күп булган –
Аны күргән картыңмын;
Олы ханнан тугыз хан,
Кече ханнан утыз хан,
Ыгына кергән картыңмын. [ыгына кергән – ышыгына кергән, буйсынган]
Карт бабагыз Туктага,
Аның углы Туйгужа –
Аны күргән картыңмын.
Әй Туктамыш, Туктамыш,
Тик төнә көн син үзең [төнә көн – кичәгенәк]
Яланаяк, яланбаш
Йөреп торган бала идең,
Бүген син дә хан булдың –
Сине дә күрә торамын.
Үтерә икәнең беләмен,
Үтерсәң җуяр нием бар?
Ахирәт өйгә барырмын,
Янә өйгә керермен...
Әҗәл туры килмәсә,
Азраел корык салмаса, [Азраел – Газраил; корык – элмәк тагылган колга]
Әле дә булса, Туктамыш,
Синнән калыр картыңмын!
Янә торып янә әйтсәм:
Өнәндә үтте ун батыр,
Ун батырдан иң батыр
Санае күк соландай, [санай – җәянең бер төре; солан – салават күпере]
Тартып атса санаен
Күктә йолдыз югалткан,
Күк батыр дип аталган –
Аны күргән картыңмын.
Энҗү белән Бәнҗүдә [Энҗү – Аму-Дәрья, Бәнҗү – Сыр-Дәрья]
Борын үтте биш батыр,
Биш батырдан иң батыр –
Гөрзисе иде биш батман, [батман – ун кадак, дүрт пот, ун пот (төрле җирдә төрлечә)]
Кылычы иде йөз тотам,
Сукса тауны җимерде,
Чапса яуны юк итте,
Таубатыр дип дан алды –
Аны күргән картыңмын.
Җаек белән Иделдә
Борын үтте дүрт батыр;
Дүрт батырдан иң батыр,
Кулындагы калканы
Аның иде өч батман,
Иңендәге тимер көбә
Аның иде дүрт батман.
Гавер аткан утчагыр [гавер – кяфер; утчагыр – туп]
Күкрәгенә батмаган,
“Утчагыр алмас” батыр дип,
Даны йортка таралган –
Аны күргән картыңмын.
Күп батырны мин күрдем,
Күп батырны мин белдем,
Яшем йөз туксанга килгәндә,
Чыкмаган җан йөргәндә,
Миннән дәүран үткәндә,
Сезгә дәүран җиткәндә,
Утыз тешем беткәндә,
Шунча ирләр күргәндә,
Утыз ханның гомерен үткәндә,
Кобогылдай ирне мин
Бер күрмәгән картыңмын!
Кашларына карасам,
Каләмнән пәйда булгандай;
Күзләренә карасам,
Күгеннән пәйда булгандай;
Каршыннан торып карасам,
Каһәрдән пәйда булгандай;
Буйларына карасам,
Нурдан пәйда булгандай!
Шул читтәге шул угыл,
Ары угылдан бирге угыл,
Уртадагы озын буйлы
Ат җилкәле Кобогыл,
Комга беткән коба тал [беткән – үскән]
Корык сайлар Кобогыл;
Кола-алалы күп елкыңны
Куып әйдәр Кобогыл;
Әйләнмәгән күп йортка
Билге текәр Кобогыл; [буйсынмаган күп йортны буйсындырыр]
Боты савырлы көрән ат, [савыр – атның янбашы]
Ботка тартып менәр ат: [?]
Ике саклык турыны
Олауга җайдак алыр ул; [җайдак – иярсез]
Нугайлының агыр йорт,
Җәяү яткан хәйран йорт –
Ач көзәндәй бөгелеп,
Ач бүредәй чыелдап,
Ач арысландай үкереп,
Илеңә тавыш салыр ул;
Кырык көнлек чүленә
Айдынлы булак салыр ул; [айдынлы булак – якты чишмә]
Иделнең ике ягы кызыл яр,
Ысбадан савыт салыр ул; [?]
Иртеш башы Кара Тун,
Ике арасын куар ул;
Чиксез кузы, сансыз куй, [кузы – сарык бәрәне; куй – сарык]
Күп гаскәре туйсын дип,
Суеп казан асар ул;
Батман-батман балыңны
Тартып алып эчәр ул;
Алтыннан суккан ак урдаң,
Көмештән суккан ак ишек,
Төшсә тимер чукмары
Ишегеңне ачар ул;
Кирәгәңне киртәр ул,
Киртеп утын итәр ул,
Кисмә-кисмә сары алтын –
Кисеп улҗа итәр ул; [улҗа – сугышта алынган мал, трофей]
Кашыклап җыйган малыңны
Чүмечләп чәчеп бетәр ул.
Бар урдаңны алыр ул.
Тәхетеңә бау салыр ул,
Кола чәчең агартып,
Ике күзең кызартып,
Картайганда илеңнән
Сөрән салып куар ул;
Табаныңны теләр ул,
Телеп кылын салыр ул; [табанны телеп ат кылы салу – борынгы җәза төре]
Хур кызыдай күрекле,
Сандугачтай ирекле
Ханәкәдәй аруны,
Көнәкәдәй сылуны,
Йәникәдәй бикәчне
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Тиген улҗа кылыр ул. [тиген – бушлай]
Камчы тияр муйныңа,
Кан соргылыр куйныңа, [соргылыр –?]
Такыя олы башыңны
Кисәр булгай шул угыл.
Инде мин кеше танымам,
Әгәр кеше танысам,
Котлыкыя би улы
Идегәй ул – Кобогыл!..