пятница, 6 июля 2012 г.

Карл Фукс татарлар турында.

Татарлар гадәттән тыш баллы һәм майлы ризык яраталар. Гадәттән тыш диюем шуннан, гаилә башлыгы еллык ашлыкны җыеп алганнан соң, шуның яртысын сатып, ит ала, шуның аркасында үзе икмәккә кытлык кичерә...

Гомумән алганда, татарларның көнкүреше миңа бик ошый. Хатын-кызлар үзара тату, тыныч көн итәләр, зур гаиләдә аларның саны унга кадәр җитә, кайсыбер ирнең өч хатыны була. Шәрык кануннары боларга әнә шундый күндәмлек, сабырлык сыйфатлары сеңдергән.

Татарларга пакьлек, пөхтәлек хас. Ызбалары чиста, елга берничә мәртәбә мичне дәртләнеп акшарлап чыгалар, хәтта аварга торган иске йортта да бу шулай. Хатын-кызлар ихата-кураны бик чиста, тәртиптә тоталар. Ипи пешерергә осталар. Алардагы кебек куе, тәмле каймак, кайнатылган сөт өсте бүтән беркайда да юк. Пакьлек-чисталыклары сыер сауганда да күренеп тора; алъяпкыч бәйләп, сыер җиленен җылы су белән юып, йомшатып алалар, сөтле чиләк өстен чиста сөлге белән каплап куялар.

Күп кенә хужалыкта кышын сыер саумыйлар. Көздән үк запаска әзерләп куелган каймакны, зур кисмәктә сакланган кайнатылган сөтне кышын җылытып табынга куялар. Авылда татарларның гадәти ризыгы умач, пилмән, каймак салынган борчак боткасы. Үзләре үстергән кәбестәне яратып ашыйлар, таза хәлле гаиләнең берсендә дә итсез ризык күрмәссең.
(Карл Фукс)