вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 1

1 часть.

Идегей

ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ

I

Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне
Борын үткән заманда
Болгар белән Сарайда,
Җаек белән Иделдә,
Алтын Урда, Ак Урда –
Данлы Кыпчак җирендә,
Татардан туган Нугай илендә
Туктамыш дигән хан булды;
Ил булганга – ил булды,
Яу булганга – яу булды,
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы, [күчә - урам]
Сары мәрмәр Алтын Таш
Сигез йортка дан булды, [йорт – ил, дәүләт]
Аларда дан булмады.
Суна тибеп каз алган [суна – кыр үрдәгенең бер төре]
Кара лачын Төкле Аяк –
Ау лачыны бар иде,
Тугыз йортка дан булды.
Азамат ир Туктамыш –
Акбүз аты астында,
Лачыны ияр кашында,
Чирүле күлдә кош чөеп [кош чөю – өйрәтелгән ау кошын кулдан чөеп җибәрү]
Дәүран сөргән хан булды. [дәүран сөргән – шул дәвердә ил башы булган]

Ул дәрья да бу дәрья, [елга арты елга]
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья,
Сыр-Дәрьядан – Сәмәрканд, [Сыр-Дәрья артында...]
Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер [Шаһ Тимер – Аксак Тимер]
Туктамышка хат бирде.
Ул хатында бу диде:
“Җаектан ашу Күк Түбә, [ашу – ары]
Күк Түбәдә ак сарай;
Анда утырган Туктамыш –
Ул Туктамыш син булсаң,
Курымны эчкән син булсаң, [кур – кымыз ачыткысы]
Сине баккан мин булсам, [минем кул астымдагы булсаң]
Тугрыңа кунган Төкле Аяк [тугры – ау кошын кундырып йөртә торган агач, тургач]
Тугыз йортка дан булса, –
Аны миңа тапшыргыл”.

Туктамыштай олы хан,
Укыган соң бу хатны,
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Эченә суык боз төште –
Туң тимердәй күк булды,
Эченә кызу ут төште –
Сум тимердәй кызарды [сум – саф, катыштырылмаган]
Кызарган соң ут булды,
Аннан да үтеп ак булды.
Азамат ир Туктамыш
Анда җавап хат бирде,
Ул хатында бу диде:

“Ул дәрья да бу дәрья,
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья.
Сыр-Дәрьядан – Сәмәрканд:
Сәмәркандта утырган
Аягы чонтык Шаһ Тимер [чонтык – кыска, җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү
Әмир Бырлас син булсаң;
Аргы атасы Чыңгыз хан,
Бирге атасы Туйгужа,
Аннан туган Туктамыш –
Ул Туктамыш мин булсам;
Күк Түбәдә ак сарай,
Анда утырган хан булсам,
Ил булганга – ил булсам,
Яу булганга – яу булсам;
Кара лачын Төкле Аяк
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Тугыз йортка дан булган,
Кара лачын ау кошым
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Аннан кала Бүз тойгын – [буз тойгын – ак карчыганың бер төре]
Ул да булмас, Шаһ Тимер!
И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер,
Тешең җитсә, таш кимер!
Сигез йортка сыймадың,
Тугыз йортны куймадың, [куймадың – тынычта калдырмадың]
Сычкан типкән бидаяк [бидаяк – карчыганың бер төре]
Сиңа булсын, Шаһ Тимер!”

Хат бөтелде, сүз бетте. [бөтелде – язылды]
Ай бетте дә көн бетте.
Ел артыннан яз килде, [ел – Яңа ел (Нәүрүз)]
Чирүле күлгә кош килде,
Күгәл белән каз килде. [күгәл – кыр үрдәгенең бер төре]
Оя баскан Төкле Аяк –
Ул да бала чыгарды.
Кош чөюгә мәл килде.
Ау кошларын караган –
Котлыкыя би иде. [би – түрә, аксөяк]
Азамат ир Туктамыш
Аны үзенә чакыртты:

– Әй Котлыкам, кил, – диде. –
Тугыз йортка дан булган,
Оя баскан Төкле Аяк
Ике бала чыгарса,
Икесен бер сынап күрәем,
Аны миңа бир, – диде.

Котлыкыя би килде.
Кыл ефәк бау муйнында –
Ике бер тиң бала кош,
Икесе дә кулында;
Ул кошларны биргәндә
Туктамыш хан алмады,
Бер артык күз салмады.

– Әй Котлыка би, – диде. –
Болгар белән Сарайда
Мин Туктамыш хан икән,
Тугрыма кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан икән,
Аны баккан син икән,
Аны көткән мин икән, [ауга йөртүче мин икән]
Аннан туган ике кош –
Аны миңа бир, – диде.

Котлыкыя би анда
Янә килеп йөгенде [йөгенү – бер аякка тезләнеп чүгү]
Ул икесен янә биргәндә
Туктамыш хан аны алды,
Тырнак очына кундырып,
Берәвен чөйде тургайга,
Берәвен чөйде күгәлгә –
Икәве дә очмады,
Тырнагыннан купмады.
Шунда белде Туктамыш –
Ике бер тиң бала кош
Төкле Аяктан тумаган,
Томшыгы тома яралган [тома – яссы, үткен түгел]
Төксез аяк – бидаяк.

Азамат ир Туктамыш
Анда күңеле бозылып,
Котлыкыя бигә әйтте:
– Тугыз йортка дан булган
Кара лачын Төкле Аяк,
Аны чөйгән мин икән,
Аны баккан син икән,
Аның ике баласын
Сорап торган мин икән.
Миңа сонып торганың – [сону – бирергә дип сузу]
Аягы төксез бидаяк, –
Аны үзеңә ал! – диде, –
Үз кошларым бир! – диде.

Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям [хан-иям]
Тугрыңа кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
Синең белән дан булды;
Кичә син дә чал булдың,
Бүген ул да чал булды.
Йомыркасын салганда
Картлыгыннан шил булды [шил – ябык, эче эчкә баткан]
Аннан туган ике кош
Бидаякка тиң булды,
Ул ике кош шул, – диде.

Туктамыштай олы хан
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Күңеле боздай бусарып, [бусару – пошыну, газаплану]
Күзе курдай кызарып [кур – утлы күмер, куз]
Анда торып моны әйтте:
– Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер;
Аргы утырган ул булса,
Бирге утырган мин булсам,
Кара лачын Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
“Аны миңа тапшыргыл”, – дип,
Боерып утырган ул булса,
Аның телен алмаган [аның сүзенә буйсынмаган]
Туктамыш хан мин булсам,
Ау лачынын караган
Котлыкыя син булсаң,
Салган ике йомыркасын
Оядан алган да син икән!
Кош бидаяк йомыркасын
Ояга салган да син икән!
Лачынымның токымын
Шаһ Тимергә биргән дә син икән!
Аягы төксез бидаяк –
Аны да булса күтәреп
Минем кашыма килгән дә [кашыма – каршыма]
Син икән, әй, син икән!

Туктамыш хан янә әйтте:
– Һай, Котлыка, Котлыка,
Коның котсыз, Котлыка [кон – кыяфәт, күрек, ямь]
Дәвер кемнең дәвере? –
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? –
Туктамышның заманы!
Җавабың бир, Котлыка!

Туктамыш хан янә әйтте:
– И Котлыка, Котлыка!
Шаһ Тимер суккан сум алтын,
Сум алтынга сатылдың!
Бер башыңны ике иттең,
Ике ханга баш ордың,
Җавабың бир, Котлыка!

Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Кас дошманың Шаһ Тимер, [кас – аеруча дошман, хас дошман]
Шаһ Тимергә сатылсам,
Бер башымны ике итсәм,
Ике ханга баш орсам –
Сездән дәүләт киткәне,
Бездән ырыс киткәне. [ырыс – бәхет]
Башыбызга уртак көн – [охшаш, бердәй көн]
Ул шул икән, ханым, әй,
Ул шул икән, ханым, әй!

Азамат ир Туктамыш
Әрләп-хурлап аны әйтте:
– Һай Котлыка, Котлыка!
Коның котсыз, Котлыка!
Дәвер кемнең дәвере? –
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? –
Туктамышның заманы!
Куш канатлы алтын таҗ,
Күз урнында гәүһәр каш, [гәүһәр – асылташларның уртак атамасы]
Чыңгыздан килгән дәүләт кош
Бу башымда түгелме?
Алты айлык агыр йорт, [алты айлык – алты айда узмалы; агыр – ару, ардаклы]
Итәгемдә яткан йорт,
Салыгыннан салыгын [салык – салым]
Салып алган мин икән,
Урдасыннан урдасын [урда – дәүләт башлыклары торган урын]
Уңгарып тоткан мин икән [уңгарып – уңдырып, уңышка ирештереп]
Түрәсез калган киң йортның [түрә – биредә закон, кагыйдә]
Түрәсен көткән мин икән, – [йоласын ясап-күзәтеп тоткан]
Үзем Чыңгыз түгелме?
Миннән дәүләт киткәннең,
Синнән ырыс киткәннең
Җүясен әйтеп бир, – диде. [җүя – логика]

Котлыкыя би әйтте:
– Әйтмәк бездән, хания,
Ишетмәк сездән, хания.
Җир уртасы Күк Түбә,
Күк Түбәдә ак сарай;
Шушы Сарай калада
Дүрт дәрваза бар иде. [дәрваза – шәһәр капкасы]
Икәве бикле булганда
Икәве ачык икәндер;
Береннән килгән кәрваны
Береннән чыгып бетә алмый,
Боҗрасы бөтен алкадай
Буралып үтәр икәндер,
Ямгыр белмәс ямчыгыл [ямчыгыл – почта йөртүче, ям – почта]
Ям юлында ям чапкан;
Ялгыз йөргән юлаучы
Ям юлында ял тапкан;
Юртса юлы киң булып,
Ятса җире киң булып,
Йорт-җир аман икән дә;
Үзе бинең заманы
Ил фәреван икән дә; [фәреван – муллык, иркенлек]
Зәкяттән алган зәкяте,
Казнасыннан казнасы,
Үзе бинең сансыз мал,
Үзе дә белмәс икән дә;
Сансыз алтын бу казна
Гомергә бетмәс икән дә;
Безнең көнгә килгәндә –
Ул да җитмәс икән дә!

Били белсәң, ханиям,
Икселмәс дәүләт бу иде. [икселмәс – кимемәс]
Алтын Урда, Ак Урда
Алтмыш йортка юл иде,
Индегенең көнендә [индеге – хәзерге]
Кәрван, дөя килалмый,
Дәрвазаңнан иналмый [инү - керү]
Дәрвазаңнан ингәндә
Сиңа бүлеп биралмый.
Синнән дәүләт тайганы
Шул түгелме, ханиям!
Янә торып янә әйтсәм,
Идел сырты Сары Тау
Илем кунган йорт иде;
Илем йортта куймадың,
Иделне ике кичердең,
Анда да аны куймадың,
Кырлы курай, шур татыр [шур татыр – тозлы җир, тозлак]
Кола чүлгә китердең, [кола – ачык, буш, тигез (ялан)]
Комкәнт дигән каламны
Комга түгеп бетердең!
Әй ханиям, ханиям!
Бер биядә ике имчәк –
Бере кипсә, беренең сөте юк,
Бер дөядә ике өркәч –
Бере китсә, беренең көче юк;
Йорттан йортым күчкәне –
Бездән ырыс киткәне,
Коштан кошың күчкәне –
Сездән дәүләт киткәне.
Бер башымны ике итеп,
Ике ханга баш орсам,
Ул да булса, ханиям,
Йорттан абруй киткәне.
Чабучы булсаң, баш – менә!
Түгүче булсаң, кан – менә!

Аны әйтеп, Котлыкыя
Хан алдына йөгенде.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Һай син татар, һай татар,
Мангыттан азган чал татар! [Туктамыш – монгол токымыннан, ә Котлыкыяны мангыт белән татар кушылмасы (чала татар) дип атый]
Син дә кичә бар булдың,
Син дә бүген юк булдың!
Син дә кичә би булдың,
Бүген килеп син дә бер
Үлем белән тиң булдың –
Токымыңны ораем!

Азамат ир Туктамыш
Ике биен чакырды:
Чакмагыш би, Дөрмән би
Анда килеп баш орды.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Айбалтаңны тот, – диде. –
Айпычагың так, – диде. –
Котлыкыя ялган бинең
Муйнын ора чап! – диде. –
Пәридән алган хатыны,
Бишектә ятар баласы;
Аны да ташлап калдырган
Пәридән булган анасы –
Ул баланы тап! – диде. –
Бишеген ора чап! – диде. –
Син дә булсаң Чакмагыш,
Чакма чаккан Чакмагыш,
Котлыкыя ялган бинең
Чаңгырагын чап, – диде. – [чаңгырак – тирмәнең түбә алкасы]
Чабып утка як! – диде.

Шунда торган Җантимер –
Киң кунычлы Җантимер –
Алты угыллы ир иде;
Атагы – өлкән аталык, [аталык – хан балаларын тәрбия итүче]
Йортта өлкән пир иде; [пир – карт җитәкче]
Туктамышның кашында
Киңәше киң, килбәтле,
Сүзе үткән би иде;
Котлыкыя би белән,
Кан тамызып ак сөткә,
Ант эчешкән ир иде.
Торып килеп Җантимер
Хан алдына йөгенде:
– Әй, ханиям, ханиям!
Җир китәрдә ни калыр?
Җиреннән тайган ил калыр;
Ил китәрдә ни калыр?
Ил китәрдә йорт калыр,
Йорт китәрдә сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәрдә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр;
Баш китәрдә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
Йорт урнында яу калыр;
Яу чапканда ни калыр?
Ялгыз башы каңгырап,
Куйдай булып маңгырап,
Чүл далада тинтерәп,
Дуадактай хан калыр. [дуадак – бала чыгармаган кош яки буйдак ир]
Синең кошың асраган
Котлыкыя би иде.
Ул да булса ир иде,
Бер бабасы яу иде,
Бер бабасы ил иде, [ил – тату, тыныч]
Бер бабасы кол иде,
Бер бабасы би иде.
Аның да өлкән бабасы –
Баба Төкле Хуҗа Әхмәт,
Әүлияләр пире иде. [әүлия – күрәзә, изге кеше]
Әй ханиям, ханиям,
Кол язарда би кичәр, [язарда – юлдан язганда; кичәр – кичерер]
Би язарда хан кичәр,
Аталыгым хакына
Хаталыгын кич, – диде. –
Аталыгым хакына
Хаталыгын кичмәсәң,
Бишектә яткан баласы –
Кашык канын кич, – диде, –
Буында типкән кан калсын,
Баладан кулың тарт, – диде. –
Каныннан аның кайт! – диде.

Җантимер би әйткәндә
Туктамыштай олы хан
Аның телен алмады,
Сүзенә колак салмады.
Ачуы аннан каты иде,
Кичүе аннан кайт иде. [кайт – кайтыш, ким]
Котлыкайны тоттырды,
Кулына кыл җеп тактырды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы,
Сары мәрмәр Алтын Таш,
Алтын Таштан Салкын Таш – [Салкын Таш – җәза мәйданы]
Салкын Ташка тарттырды.
Бер ягында аскылык,
Бер ягында чапкылык –
Чапкылыкка мендереп,
Чүң бүкәнгә чүктереп, [чүң – җәлпәк]
Айбалталы Дөрмән би
Анда башын чаптырды.

Җантимердәй атага
Хан колагын салмады.
Хан колагын салмаса,
Ул да карап калмады,
Ни кыласын аңлады,
Өенә карый юл алды.
Җантимернең алты угыл,
Алтынчы угыл – Кобогыл,
Алып килеп ул аны
Котлыкыя бинең өенә,
Салып куеп бишеккә,
Котлыкыя баласын
Киң кунычлы Җантимер,
Кунычына яшереп,
Үз өенә китерде.

Котлыкыя өенә
Анда Дөрмән би килде:
– Син дөньяда йөргәнче,
Хан боерыгы йөрсен, дип,
Хан боерыгы йөргәндә
Атаңа җиткән айбалта
Инде сиңа җитсен, дип,
Кыл муйныңнан үтсен, дип,
Кобогылга кул салды.
Анда килеп Чакмагыш
Чаңгырагын сындырып,
Чакма чагып үрт салды.

Хан боерыгы үтмәде,
Хан боерыгы үткәндә
Тәңредән узып китмәде –
Атага җиткән айбалта
Баласына җитмәде.
Балтасы чабып чапмады,
Кыл муйныннан үтмәде.
Ул үләсен бу үлде, –
Ханның әйткән сүзе үлде.
Берәү үлде, берәү калды –
Тәңре хөкеме бу иде.
Ул баланы Җантимер,
Итегемнән алдым дип,
Итегемнән алганда
Илсез-көнсез калдың дип,
Атын куйды Идегәй.

Комментариев нет:

Отправить комментарий