вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 10.

Аксак Тимернең Туктамыш хан белән орыш башлап хур булганы
Пир Галәтдин кайтканда,
Идегәйнең җавабын
Туктамышка әйткәндә,
Туктамыштай олы хан
Урдасына яр салды.
Ул да атланды каладан,
Бу да атланды каладан,
Тугыз батыр агасы
Мөйтәннән туган Кыпчак би,
Исәнтәй улы Ходайбирде би,
Кара Куҗа Аргын би,
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Янгурадай йорт бие,
Илтәрәстәй ил бие,
Алаңгасар Алман би,
Айбалталы Дөрмән би,
Байназардай диван би,
Кинегесле Кәрим би,
Уймавыттан Үмәр би,
Тарлавыктан Төмән би,
Мең башыннан йөз башы,
Йөз башыннан ун башы,
Иравылдан иравыл,
Соргавылдан соргавыл,
Ясавылдан ясавыл –
Бар да атланды каладан.
Алпан-тилпән атлаган
Заты Чыңгыз ни ир бар – [Чыңгыз затыннан булган]
Бар да атланды сарайдан.
Ат менгән дә калмады,
Тай менгән дә калмады,
Куңалтак киеп күн итек, [куңалтак – яланаякка]
Җайдак менгән сыбайның,
Җәяүләп төшкән явырның [явыр – яу ире, сугышчы]
Исәбе-саны булмады.
Чыңгыздан килгән кара ту –
Кара туны күтәртеп,
Чирүен әйдәп атланып,
Кара туп сөйрәп, “гөрс” итеп,
Азамат ир Туктамыш
Каладан чыгып туктады.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Туктамышның хәлен күргәндә
Хәйләгә талып уй кылды,
Уй кылганда бу диде:
– Идегәй торып китте инде;
Иленнән кайта килгәнче
Мин дә аны көтмәем,
Эшемне күреп калыем;
Туктамыштай тукал хан [тукал – мүкләк]
Иделдән кубып килгәндә
Җаектан кубып барыем.
Кизәгемне биргәнче, [кизәк – нәүбәт]
Кизәнеп сугып калыем,
Йорт-казнасын алыем...
Идегәй кайтып килгәндә
Аны уртакчы итмәем,
Аның да Идел йортына
Мин баш булып алаем!

Аны әйтеп Шаһ Тимер,
Аламанын торгызды. [аламан – масса (гаскәр)]
Уң кул бие Ир Каплан,
Аны уңнан торгызып,
Сул кул бие Кыйгырчык,
Аны сулдан торгызып,
Алдына филләр тездереп,
Теше кайраулы ак филне
Төшәр юлга куйдырып,
Өстенә чатыр кордырып,
Эченә үзен кундырып,
Җаектан алып Иделгә
Як кыргынын торгызып,
Ул да килеп туктады.
Ике чирү кара яу
Ике яктан бер килеп,
Кылдай мәйдан тартылды.

Беравык мәйдан тын булды.
Шаһ Тимердән бер батыр –
Уң кул бие Ир Каплан,
Кигәне көмеш ак савыт, [савыт – көбә]
Көн ярыктай балк итеп, [көн ярык – көн яктысы]
Тугыз батман, тугыз теш
Туң чукмарын кулга элеп,
Ат сикертеп уртага,
Мәйдан тотып туктады.

Туктамыш хан ягыннан
Карагай буе ат менеп,
Мең чүкечле тимер тун –
Биген биккә тарттырып,
Күгән салып каптырып,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алып,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Чыга куйды “гөрс” итеп!
Каршыга килеп бер торды,
Карагай буе сөңгесен
Ир Капланга бер орды;
Органы карь итмәде, [карь итмәде – тәэсир итмәде]
Сиксән сөям сөңгесе [сөям – 18 см чамасы]
Ак савыттан үтмәде,
Үтеп тәнгә җитмәде.

Аван икән Ир Каплан: [аван – уңган, җитез]
Кармак булып каешып, [каешып – ?]
Җиз бармагы маешып, [маешып – борылып, сырланып]
Кыпчак бигә елышып,
Туң чукмарын бер орды.
Сиксән сөям сөңгене
Сындырып күккә кыйратты.
Мең чүкечле тимер тун
Чукмар төшеп “шаңк” итте.
Тугыз батман, тугыз теш
Тугыз җирдән батканда
Ат саурысы селкенеп,
Сан сөяген тартканда
Селкенмәде Кыпчак би.
Җитеп килеп Ир Каплан
Җиз якасын бер тотты,
Җиз элмәген бер тартты.
Карагай буе кола аты
Аелдаен айкалды,
Бурадаен чайкалды, [бура – ата дөя]
Буралып утырып атына,
Чайкалмады Кыпчак би.
Утыра биреп арсаеп, [арсаеп –?]
Калканы кулда калкаеп,
Ир Капланга бер җитеп,
Иңсәсеннән бер тотты.
Как сөяген каерып,
Куйдай итеп маерып, [маерып – бөтереп]
Ир Капланны өереп,
Туктамыш хан кашына
Саугатка алып китерде. [саугат – сугыш тоткыны]

Анда әйтте Кыпчак би:
– Йортым Идел-йорт икән,
Үзем Кыпчак би икән,
Йортым яудан чаптырмам,
Шаһ Тимергә баш ормам!
Батыры булса Ир Каплан,
Бакыртып егып артыннан,
Башы белән китердем,
Фәрман синең, ханиям!

Азамат ир Туктамыш
Анда торып аны әйтте:
– Салкын казан, суык су,
Ир йөрәге басылсын –
Суырып алып йөрәген,
Суык суга баса бир;
Үпкәсе калкып үсмәсен,
Өстенә таш сала бир!

Ир Капланны үтереп,
Карагай буе ат менеп,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алып,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Янә чыкты “гөрс” итеп.
Иртәдән тоткан мәйданын
Кичкә шаен бирмәде.
Унике сөңге сындырды,
Уналты балта кыерды.
Ир Капланнан күп өстен
Утыз тугыз пәлванны
Кайсын алып иңсәдән,
Кайсын алып якадан,
Бакыртып егып атыннан,
Башы белән күтәреп,
Туктамыш хан кашына
Илтә бирде саугатка.
Теше кайраулы ак филдә
Төшмәенчә утырган
Шаһ Тимердәй әмирнең
Башына дөнья тар булды,
Күрә-күрә кур булды, [күрмәс булды]
Ике күзе кан булды.
Хәйран җиргә дан итеп,
Хан урдасы кордырып,
Азамат ир Туктамыш
Ал-каршында торганда,
Унбиш чура арталмас, [арталмас – йөкләп китә алмас]
Унике атан тарталмас,
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны уңнан бастырып,
Салкын казан, суык су –
Аны сулдан астырып,
Думбак салып органда,
Утыз тугыз пәлванны
Бер Кыпчак би кырганда,
Тустагандай тулы күз –
Туктамыштай Чыңгыз зат
Калкая биреп көлгәндә,
Кизәк көткән ирләре
Кизәнмичүк торганда,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Иренен тешләп күк булды:
– Туктамышның бер ире
Кырык иремә тиң икән,
Как башымны күк орды,
Туфрагым тарткан җир икән,
Ни шомлыгым булды? – дип,
Иманын әйтеп утырды.
Утырганы шул төсле –
Бер утырды, бер торды.

Көн кызарып батканда,
Ай агарып чыкканда,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Кайтып кунды кунышка.
Кунып тәгамь капмады,
Уңына торып әйләнде,
Сулына торып әйләнде,
Башыннан уе китмәде.
Бер дә йокы татмады.
Таң агарып атканда,
Көн күгәреп чыкканда
Шәһре Сарай астында,
Айдаланың башында,
Сансыз татар, кара яу;
Хан урдасы корылып,
Кылдай мәйдан тартылып,
Ун мең казан аш салып,
Ун мең төтен ут ягып,
Һай-һу тагын башланды.

Унбиш чура арталмас,
Унике атан тарталмас
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны уңнан бастырып,
Салкын казан, суык су –
Аны сулдан астырып,
Алтын башлы чаң кубыз,
Саз-сорнаен чыңгытып,
Күн давылбаз төйдереп,
Дум думбагын ордырып,
Заты Чыңгыз Туктамыш
Анда тәхет кордырып,
Калкая биреп утырды.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Ак филенә менгәндә,
Кыргын явын торгызып,
Каршыдан торып килгәндә,
Күңеле үскән Кыпчак би
Карагай буе ат менеп,
Тагын килеп мәйданга
Чыга куйды “гөрс” итеп!ъ
Әмир Бырлас Шаһ Тимер:
– Мәйданым тоткан кем калды? – дип,
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Йөзе сүнеп каралган
Аламанын күргәндә,
Калтырап иман укыган
Муллаларын күргәндә
Эче янып ут булды,
Тышы катып боз булды.
Анда торып моны әйтте:
– Сәмәркандтай шәһәргә
Сырлап мәчет салдырдым;
Бохарадай шәһәргә
Бурлап мәчет салдырдым;
Җитмеш ханны үтердем,
Җитмеш йортны яндырдым,
Җитмеш җитеп килгәндә
Явырдан явырым калмады,
Яу башлар ирем калмады;
Йөрәгенә сыймаган
Саф азамат батыр ирләрем –
Салкын казан эчендә,
Йөрәге судан шешенде.
Туктамыш чапса, кем калды?
Ни шомлыкка тарыдым? –
Аны әйтеп Шаһ Тимер,
Күмердәй кара киселде.

Комментариев нет:

Отправить комментарий