вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 4.

IV
Туктамыш ханның Субраны тулгатып, Идегәйне сынаганы
Сыпыра сынлы суп җырау,
Алып бер җитеп килгәчтен,
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Туктамыштай олы хан
Ике утырды, бер торды,
Эчке баштан юл бирде,
Анда өлкән туй ясап,
Күк түбәдәй түбәгә
Ак чатырлар кордырып,
Түрә-картын җыйдырып,
Хан-хәзрәт ала күзен
Як-ягына каратты.
Ирдән ирен җыйдырды,
Бидән биен җыйдырды.
Кобогылны сыныем дип,
Дәрәҗәгә чигием дип,
Анда хәбәр кылдырды.
Чапчагы белән сары бал, [чапчак – кисмәк]
Аны да кулдан күтәртеп,
Ак утауга китертеп, [утау – ашау урыны?]
Идегәйне аякчыга куйдырды. [аякчы – кәсә өләшүче]
Сары баллар салдырып,
Субрадаен җырауга
Өч тустаган бал бирде.
Балны җитеп алгачтын,
Алып бер аны салгачтын,
Чала бурлы булгачтын, [чала бурлы – ак белән кызыл катыш]
Субра җырау анда әйтте:
– Тим-тим Чуар, Тим Чуар, [Тим Чуар – Идегәйнең аты]
Чабылган аттан тир чыгар.
Ак мамыктан бүз чыгар; [бүз – бәз, ак тукыма]
Акыллы ирдән сүз чыгар;
Йөз туксан биш яшәгән,
Җаны-сөяге какшаган,
Азауларын тездереп,
Ак ефәккә бәйләгән
Бер алҗыган картыңмын! –
Миндәй ирдән ни чыгар?
Ни чыгар, ай, ни чыгар!
Әйтер идем, телем килмәс,
Әйтмәс идем, күңел тынмас;
Коры үләндә дым булмас,
Коры сөяктә май булмас,
Акыл кайткан картларда
Хан тыңлардай сүз булмас,
Хан тотса да халык тотмас,
Халык тотса да хан тотмас;
Халык белән хан бозылышса,
Арадан үтәр юл булмас.
Янәдән әйтеп ни әйтим:
Ни бер җайман авыз карт икән дирләр, әй!
Ни белсә шуны әйтә икән дирләр, әй!
Тәстә-тәстә бал бирче! [тәстә – ?]
Сирпелдерми алып килче!

Бал бөйрәккә төшкәндә, [бөйрәк – бөер]
Бал белән бөйрәк пешкәндә,
Күңрәнә биреп әйтием: [Күңрәнә биреп – тонык тавыш белән көйләп]
Менмәгә бирсәң җәбә бир – [җәбә – ябага, яшь ат]
Тибенгедән тир чыкмас; [тибенге – тир үтмәсен өчен ияр астына салына торган күн]
Чөймәгә бирсәң карчыга бир –
Канҗагаңны буш итмәс; [канҗага – иярнең арт ягындагы күн капчык]
Кимәгә бирсәң кара бир –
Эче тузмый тышы уңмас;
Сөймәгә бирсәң сылу бир –
Ак сарайга сөйкәнеп
Елый калса, кем алмас?
Җикмәгә бирсәң атан бир – [атан – печкән дөя]
Арышы сынмый мыгаймас [арыш – тәртә, мыгаю – сыгылу, хәлдән таю]
Саумага бирсәң кысрак бир – [кысрак – кысыр бия]
Кукрайга тигән суыкка тими суалмас. [кукрай – үләнгә бай җир; суалмас – сөте кимемәс]

Җырау балны эчкәндә,
Бал бөйрәккә төшкәндә
Туктамышка янә әйтте:
– Иделдә булды илле хан,
Җаекта булды ялгыз хан,
Ире ханның уагы, [эре ханның вагы]
Уак ханның иресе –
Карт бабаң да хан иде,
Алымы синнән аз иде,
Биреме синнән күп иде.
Тулга да тулга дисез,
Җырла да җырла дисез,
Ни җырлаек сезләргә?
Ни бирерсез безләргә?

Туктамыш хан анда әйтте:
– Ал кара кеш тун бирим мин сиңа,
Сайлап алып кияр булсаң, җыраучым,
Кыңгыраулы күк карчыга бирием,
Күл кыдырып чөяр булсаң, җыраучым!
Алпан да тилпән йөгертеп,
Адымын җиргә куыртып,
Аргымак ат бирием,
Камчы тартмый менәр булсаң, җыраучым.
Ханәкәдән артык ару бар,
Көнәкәдән артык сылу бар,
Аны да алып бирием,
Уң җиреңә ултыртып,
Аркасыннан сөяр булсаң, җыраучым!
Аякчым булып утырган
Анау да торган Кобогыл,
Аның да нинди ир икәнен
Әйтеп тә бирер булсаң, җыраучым!
Азамат ир Туктамыш
Субрадаен җырауның
Иңсәсенә кара самур тун бирде, [самур – кондызның бер төре]
Үз кулыннан бер сараяк бал бирде.
Сыпыра сынлы суп җырау
Сараякны алгачтын,
Аны авызына алмастан,
Идегәй белән Җанбайны
Кашына ымлап алдырып,
Киң Җанбайның йөзенә
Сорау биреп аны әйтте:
– Бездән борын заманда
Тунику атлы хан үтте,
Яу булганга – яу булды,
Ил булганга – ил булды.
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде.
Тунику күктән ашканда, [Кытай патшасы дәрәҗәсен алганда?]
Кытай йортын басканда
Аның олы вәзире –
Тат торыны Колатай, [торын – онык?]
Далада табып бер бала,
Тарун булып үстерде. [тарун – үги ата]
Югалчы бала ир булды, [югалчы бала – өйсез, урам баласы]
Озак үтми яу булды; [яу белән килде]
Тат торынын кузгатып,
Туникуны каулады.
Туникуның тәхетенә
Колатайны хан итте.
Хан булган соң Колатай,
Югалчы үскән баланың
Кырсак башын чаптырып,
Туникуны кайтарды.
Сорау бирәм, олы би
Кайсы дөрес эшләде?

Кәмалның улы Киң Җанбай
Җавап биреп аны әйтте:
– Ак калада уйга бай
Йорт агасы Субратай,
Йөз туксан биш яшәдең,
Күпне күреп байкадың,
Күпне белеп сөйләдең,
Синнән кала мин байгыш,
Әйтеп-әйтеп ни әйтим?
Азамат ир Колатай
Яман юлга басмады,
Хан булган соң сарайда
Югалчыны үтереп,
Тунику данын саклады.

Сыпра сынлы Субра
Идегәйгә карап анда әйтте:
– Як түбәгә баш егет,
Яшең утызга җитмәен
Тугыз йортка дан булдың;
Азамат ир Кобогыл!
Төпчек атаң белмимен, [төп атаңны белмимен]
Өч азамат әңгәмәсен
Байкап күрсәң ни булгай?

Анда әйтте Идегәй:
– Ак калада уйга бай
Йорт агасы Субратай.
Йөз туксан биш яшәдең,
Азау тешең ашадың,
Күпне күреп байкадың.
Югалчы үскән батырның
Аты иде Тимертау,
Аның атын әйтмәдең,
Йорттан аны яшердең,
Убалын кая куярсың? [убал – язык]
Өнәндә булды сигез хан,
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде,
Тунику күккә ашкан соң,
Кытай йортын баскан соң
Үзен күккә ашырган
Йортына кыңгыр карады,
Йорты фәрван булмады; [фәрван – мул, иркен]
Көчлесе кол биләде,
Көчсезе зар иңрәде,
Күккә ашкан Тунику
Йортына күзен салмады;
Югалчы үскән Тимертау
Йортның зарын аңлады;
Юл тапмаен адашкан
Чалпы йортка юл булды. [чалпы – ялпы, масса]
Чалпы йортны кузгатып,
Туникуны каулады,
Йортка күзен салмаган
Туникуны каулаучы
Тимертау дөрес эшләде;
Йортның уен байкамый,
Тимертау сүзен тыңламый,
Сын битләгән сорандай [төсен алыштырган хамелеондай]
Мылҗырап йөргән Колатай,
Тимертау башын чаптырып,
Убал – ялгыш эшләде,
Минем белгәнем шул, – диде.

Җавап сүзен алгачтын,
Сынап бер карап торгачтын,
Өлкән җырау Субра
Идегәйне җөпләп анда әйтте:
– Яшь җелектә май була,
Акылы уйга бай була:
Җелегеңә май тулган,
Акылың уйга бай булган.

Аны әйтеп Субра,
Сары балны күтәреп,
Идегәй белән Җанбайга
Тулгай биреп янә әйтте:
– И сары бал, сары бал,
Сары балны кем эчәр?
Икең бергә килгәндә
Кайсыгыз батыр ир булса,
Алып та алып шул эчәр!

Субра алай дигәндә,
Җанбай уйга килгәндә
Идегәй алып аны эчте.
Субра җырау анда әйтте:
– Афәрин, батыр икәнсең!
Ханга дуслык иткәндә
Дуслыгың ничек итәрсең?
Ханга хаслык иткәндә [хаслык – дошманлык]
Хаслыгың ничек итәрсең?

Идегәй торып анда әйтте:
– Ханга дуслык иткәндә
Чыгып кала бозармын,
Казнадан казна китереп,
Ханның күңелен табармын.
Ханга хаслык иткәндә
Арсаеп атка менәрмен, [арсаеп –ярсынып]
Карчыга булып очармын,
Ханны куып басармын,
Башын канҗагама асармын;
Бүленгән куйдай итәрмен,
Бүректәй киеп китәрмен,
Казнасын алып илгә,
Ханлыкны лаек бигә бирермен,
Мин дигәнне кылырмын,
Дигәнемне кылмасам,
Атамның харам улы булыем!

Сыпыра сынлы суп җырау
Идегәй белән Җанбайны
Икесен бер сынап күргәчтен,
Туктамыш ханга аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Әйт дисең дә куймыйсың,
Әйтмәгә авызым бармыйдыр.
Бармаса да әйтием:
Кара лачын, Бүз тойгын –
Икесе ике ояның кошы икән,
Остазларыңа тоттырып,
Икәүне бер тургачка кундырдың.
Кашыңда торган ике ир:
Берәве аның олы угыл,
Маңлае чыкык, гүзәл булыр, [чыкык – чыгынкы]
Батыр булыр шул угыл;
Янтая биреп утырган,
Җанбай аты аталган,
Ирне салкык күренә – [салкык – салынкы]
Җанбаз булыр шул угыл. [җанбаз –?]
Кәмалның улы киң Җанбай,
Сүзгә чичән ир Җанбай
Киңәш бирер картларга,
Яуга чыгар атларга,
Бездән дәүран үткәндә,
Сезгә дәүран җиткәндә
Та кем калды ханнарга!.. [та – шул вакытта]

Аргы угыл да бирге угыл,
Шул читтәге шул угыл –
Кош борынлы Кобогыл,
Бүре пычым шул угыл, [пычым – ?]
Балтыры юан, кулы үнән, [үнән – ?]
Җай татарга охшый шул угыл;
Ирене юка күренә –
Чичән икән Кобогыл,
Яурыны яссы, муйны озын,
Җәя тартмага кулы озын –
Мәргән икән Кобогыл;
Бармагы җиздәй маешкан – [маешкан – борылган]
Чибәр икән Кобогыл;
Чәче айдай балкыган –
Асыл икән Кобогыл;
Бите нурдай түгелгән – [түгелгән – җәелгән?]
Түрә булыр Кобогыл...

Сыпыра сынлы суп җырау
Тора биреп тулгайдыр,
Тулгай биреп сарныйдыр! [сарныйдыр – ?]
Сарныйдыр да җырлыйдыр.
Бал бөйрәккә төшкәндә,
Бал белән бөйрәк пешкәндә,
Субра аны җырлыйдыр:
– Мин картыңмын, картыңмын,
Күпне күргән картыңмын.
Ни күрмәгән картыңмын?
Башлык та башлык Башлык хан –
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Абыл хан –
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Кара хан –
Аны күргән картыңмын;
Олы бабаң Томавыл –
Аны да күргән картыңмын;
Унике тотам ук тарткан,
Тартканында өзә аткан
Аннары соңгы ир – Чыңгыз –
Мин аны күргән картыңмын!
Юклаусыз үткән Яучы хан – [юклаусыз – траурсыз]
Аны күргән картыңмын;
Бәянду хан, Саен хан –
Аны күргән картыңмын;
Саен ханнар киткәндә
Аннан калган картыңмын;
Тартып булат бәйләгән
Бура солтан Бәрки хан –
Аннан калган картыңмын;
Өзәңгесе өзмә алтын,
Бер өзмәсе мең алтын,
Үзбәк дигән хан үткән –
Аны күргән картыңмын;
Тибенгесе тезмә алтын,
Тыныйбәк дигән хан үткән –
Аны да күргән картыңмын;
Аргымак бавы сум алтын
Асылбәк дигән хан үткән –
Аны мин күргән картыңмын;
Ябынчасы җәймә алтын,
Баш шайманы чын алтын, [шайман – көбә кием]
Манарасы кырык колач
Җанбәк дигән хан үткән –
Аны мин күргән картыңмын;
Бирдебәк тә хан булган,
Биреме синнән күп булган –
Аны күргән картыңмын;
Олы ханнан тугыз хан,
Кече ханнан утыз хан,
Ыгына кергән картыңмын. [ыгына кергән – ышыгына кергән, буйсынган]
Карт бабагыз Туктага,
Аның углы Туйгужа –
Аны күргән картыңмын.
Әй Туктамыш, Туктамыш,
Тик төнә көн син үзең [төнә көн – кичәгенәк]
Яланаяк, яланбаш
Йөреп торган бала идең,
Бүген син дә хан булдың –
Сине дә күрә торамын.
Үтерә икәнең беләмен,
Үтерсәң җуяр нием бар?
Ахирәт өйгә барырмын,
Янә өйгә керермен...
Әҗәл туры килмәсә,
Азраел корык салмаса, [Азраел – Газраил; корык – элмәк тагылган колга]
Әле дә булса, Туктамыш,
Синнән калыр картыңмын!
Янә торып янә әйтсәм:
Өнәндә үтте ун батыр,
Ун батырдан иң батыр
Санае күк соландай, [санай – җәянең бер төре; солан – салават күпере]
Тартып атса санаен
Күктә йолдыз югалткан,
Күк батыр дип аталган –
Аны күргән картыңмын.
Энҗү белән Бәнҗүдә [Энҗү – Аму-Дәрья, Бәнҗү – Сыр-Дәрья]
Борын үтте биш батыр,
Биш батырдан иң батыр –
Гөрзисе иде биш батман, [батман – ун кадак, дүрт пот, ун пот (төрле җирдә төрлечә)]
Кылычы иде йөз тотам,
Сукса тауны җимерде,
Чапса яуны юк итте,
Таубатыр дип дан алды –
Аны күргән картыңмын.
Җаек белән Иделдә
Борын үтте дүрт батыр;
Дүрт батырдан иң батыр,
Кулындагы калканы
Аның иде өч батман,
Иңендәге тимер көбә
Аның иде дүрт батман.
Гавер аткан утчагыр [гавер – кяфер; утчагыр – туп]
Күкрәгенә батмаган,
“Утчагыр алмас” батыр дип,
Даны йортка таралган –
Аны күргән картыңмын.
Күп батырны мин күрдем,
Күп батырны мин белдем,
Яшем йөз туксанга килгәндә,
Чыкмаган җан йөргәндә,
Миннән дәүран үткәндә,
Сезгә дәүран җиткәндә,
Утыз тешем беткәндә,
Шунча ирләр күргәндә,
Утыз ханның гомерен үткәндә,
Кобогылдай ирне мин
Бер күрмәгән картыңмын!
Кашларына карасам,
Каләмнән пәйда булгандай;
Күзләренә карасам,
Күгеннән пәйда булгандай;
Каршыннан торып карасам,
Каһәрдән пәйда булгандай;
Буйларына карасам,
Нурдан пәйда булгандай!
Шул читтәге шул угыл,
Ары угылдан бирге угыл,
Уртадагы озын буйлы
Ат җилкәле Кобогыл,
Комга беткән коба тал [беткән – үскән]
Корык сайлар Кобогыл;
Кола-алалы күп елкыңны
Куып әйдәр Кобогыл;
Әйләнмәгән күп йортка
Билге текәр Кобогыл; [буйсынмаган күп йортны буйсындырыр]
Боты савырлы көрән ат, [савыр – атның янбашы]
Ботка тартып менәр ат: [?]
Ике саклык турыны
Олауга җайдак алыр ул; [җайдак – иярсез]
Нугайлының агыр йорт,
Җәяү яткан хәйран йорт –
Ач көзәндәй бөгелеп,
Ач бүредәй чыелдап,
Ач арысландай үкереп,
Илеңә тавыш салыр ул;
Кырык көнлек чүленә
Айдынлы булак салыр ул; [айдынлы булак – якты чишмә]
Иделнең ике ягы кызыл яр,
Ысбадан савыт салыр ул; [?]
Иртеш башы Кара Тун,
Ике арасын куар ул;
Чиксез кузы, сансыз куй, [кузы – сарык бәрәне; куй – сарык]
Күп гаскәре туйсын дип,
Суеп казан асар ул;
Батман-батман балыңны
Тартып алып эчәр ул;
Алтыннан суккан ак урдаң,
Көмештән суккан ак ишек,
Төшсә тимер чукмары
Ишегеңне ачар ул;
Кирәгәңне киртәр ул,
Киртеп утын итәр ул,
Кисмә-кисмә сары алтын –
Кисеп улҗа итәр ул; [улҗа – сугышта алынган мал, трофей]
Кашыклап җыйган малыңны
Чүмечләп чәчеп бетәр ул.
Бар урдаңны алыр ул.
Тәхетеңә бау салыр ул,
Кола чәчең агартып,
Ике күзең кызартып,
Картайганда илеңнән
Сөрән салып куар ул;
Табаныңны теләр ул,
Телеп кылын салыр ул; [табанны телеп ат кылы салу – борынгы җәза төре]
Хур кызыдай күрекле,
Сандугачтай ирекле
Ханәкәдәй аруны,
Көнәкәдәй сылуны,
Йәникәдәй бикәчне
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Тиген улҗа кылыр ул. [тиген – бушлай]
Камчы тияр муйныңа,
Кан соргылыр куйныңа, [соргылыр –?]
Такыя олы башыңны
Кисәр булгай шул угыл.
Инде мин кеше танымам,
Әгәр кеше танысам,
Котлыкыя би улы
Идегәй ул – Кобогыл!..

Комментариев нет:

Отправить комментарий