вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 18.

XVIII
Кадыйрбирде солтанның урда торгызып, Идегәй өстенә барганы,
Идегәйнең орышта үлгәне
Кадыйрбирде яшь солтан
Анда утырып яр салды:
– Дәүрән сөргән көнемдә
Идегәй исән икәндә,
Идел-йорт миңа булмас,
Күргән көнем көн булмас,
Я Идегәй, я дә мин!
Атланыек, ятмыек!

Аны әйтеп яшь солтан,
Оран салып атланып,
Бар урдасын җыйдырды.
Атадан калган кара ту
Сынган икән, сап куеп,
Аны уңнан бастырып,
Дум думбагын ордырып,
Хан урдасын торгызды.

Кәмал улы Киң Җанбай
Кадыйрбирде солтанга
Киңәшен биреп, анда әйтте:
– Тулыксыган ана Идел
Тулкына биреп ятканда,
Иделдән чирү күчерү
Кыен булыр, солтаным.
Идел туңсын, боз тотсын,
Юл ачылсын, солтаным;
Идегәй инде карыган, [карыган – картайган]
Алтмышыннан яше узган,
Куя торсаң, ни булыр?

Җанбай алай дигәндә,
Кадыйрбирде солтанга,
Ул сүз анда якмады,
Үз уеннан кайтмады:
– Идел туңса, кем кичмәс?
Идегәй үлсә, кем алмас?
Иделне туңмас борын кичмәк кирәк,
Идегәйне үлмәс борын алмак кирәк.
Һәй, моңаймаң, биләрем!
Кайта чапсам, көн килде!
Каерып чапсам, баш килде!
Идегәй улы Норадын
Ягыр булып калганда,
Идегәйнең урдасы
Иген-тару алганда,
Ул көн миңа бер килде!
Атланыек, ятмыек!
Тулыксыган Иделне
Туңмас борын кичиек!
Үләр булган Идегәй,
Үлмәс борын алыек!

Кадыйрбирде алай дигәндә
Алты йорты юк булган
Алты йортка алты би,
Җиде углы юк булган
Җиде ырудан җиде би,
Ярлыгыннан аерылган
Ярты тархан, ярты би,
Җир-суыннан аерылган
Ярты нәзир, ярты би,
– Рас әйтерсең, ханым! – дип,
Аның сүзен җөпләде.
Аттан атын җыйдырды,
Ирдән ирен җыйдырды.
Кадыйрбирде яшь солтан
Чирүен әйдәп кузгатып,
Ана Иделгә китерде,
Иделне аша кичерде.
Кадыйрбирде килгәндә,
Идегәй аны сизгәндә,
Тора биреп корганып,
Яндашларын янга алып,
Ул да купты урыныннан.

Яу килгәнен белгән соң,
Күп чирүне күргән соң,
Тарлан Бүзне атланып,
Сугышка дип барадыр,
Гайрәте судай ташадыр,
Ачуы чиктән ашадыр.
Атына камчы чалган соң,
Яуны килеп басадыр,
Кайда садак тартадыр,
Кайда мылтык атадыр;
Кайда кылыч селтәләп,
Кайда сөңге белән батадыр.
Ул читеннән керәдер,
Бу читеннән чыгадыр,
Куйга кергән бер бүре,
Бүре куйны кырадыр.

Иртә булды, кич булды,
Калын сугыш – эш булды.
Көн тотылып чаң булды,
Ике чирү бер килеп,
Ике Иделнең арасы
Икесенә тар булды.
Аттан тояк калмады,
Баштан колак калмады,
Тапталып яткан үлекнең
Исәбе-саны булмады.
Сансыз татар, кара яу,
Якадан-яка алышып,
Берсенә-берсе капланып,
Теш-тырнагын актарып,
Бугазга-бугаз чәйнәшеп,
Ни булганын белмәде.
Кайсы башын актарды,
Кайсы җирдә тапталды,
Кич булганда шул булды –
Һәр ике як аз калды.

Идегәй андый ир булды:
Үлем, үлем дигәндә,
Үлем килеп йөзенә
Үле тынын өргәндә
Чигенмәде Идегәй.
Үлем, үлем дигәндә,
Ун мең төмән сан кеше
Үлемгә баш игәндә
Иелмәде Идегәй.

Кадыйрбирде солтанга
Җанбай анда моны әйтте:
– Алтмыштагы Идегәй
Хәлдән хәле киткәндә,
Ике чирү бер килеп,
Кан заяга киткәндә,
Бермә-бергә бер чыгып,
Бер чүкерсәң ни булыр? [чүкерсәң – чүкер исәң?]

Җанбай алай дигәндә
Кадыйрбирде яшь солтан
Гайрәте килеп, анда әйтте:
– Идегәй андый ир икән,
Идел-йортта бер икән,
Ирекле кеше ул булып,
Илне тоткан ир икән;
Идегәй илдә бер икән,
Ир сыртланы ир икән;
Бүре булып барыем,
Бурбаеннан алыем! [бурбай – тезнең аскы сеңере]
Арыслан булып барыем,
Арвагын басып алыем! [арваг –әрвах, рух]
Бер давыл булып барыем,
Бер чүкереп багыем!
Атагы өлкән ул булса,
Аның да булган атагын
Үземә тартып алыем!

Аны әйтеп яшь солтан,
Суырып алып кылычын,
Чаба килеп ул анда
Идегәйгә тулгады:
– Түбәдәге дүрт йолдыз,
Таң атар көн тугандыр!
Көрән туры ат койрыгы
Дүрт чалуга тулгандыр!
Калган-коткан ил булып,
Кадыйрбирде хан булып,
Элгәргедәй дан булып
Яшәр көннәр тугандыр!
Көбәләр белән корганып,
Чөйдәле балта кулга алып,
Чөйдәгезгә бер менеп,
Чабар көннәр тугандыр!

Анда әйтте Идегәй:
– Түбәдәге дүрт йолдыз,
Таңы атар көн туалмас!
Көрән туры ат койрыгы
Дүрт чалуга тулалмас!
Калган-коткан ил булып,
Кадыйрбирмәс хан булып,
Туктамыштай дан булып
Яшәр көннәр туалмас!
Көбәләр белән корганып,
Чөйдәле балта кулга алып,
Кадыйрбирде, чөйдәмә
Чабар көннәр туалмас!

Кадыйрбирде тагы әйтте:
– Каңтарда яуган болыттай, [каңтар – декабрь]
Зәһәрле суык төсем бар,
Эзләп килдем үзеңне,
Суеша торган эшем бар!

Җавап бирде Идегәй:
– Кабагыннан кар явып,
Керпегенә боз туңып,
Эзләп килгән Кадыйр белән
Ярышырга көчем бар.
Аны да бел, Кадырау, –
Арыслан хәлдән тайса да,
Бер сарыклык көче бар!

Анда алай әйтешеп,
Ике таудай ике ир,
Типке биреп атына,
Беренә бере юнәлде.
Җиз көбәсе шаңгырап,
Калканы чыгып калкаеп,
Беренә бере “шаңк” итте.
Җир селкенде, ярылды,
Ярылганнан аз калды;
Алатау белән Колатау
Беренә бере бәрелде,
Бәрелгәндә сау калды!
Алты батман чукмарын
Идегәй тулгап алганчы,
Чөйдәле балта кулга алып
Кадыйрбирде бер сукты –
Идегәйнең калканы
Анда шыңлап ярылды.
Идегәй анда чукмарын
Янә бер тулгап алганда
Аван куллы Кадыйрбирде [аван – җайлы, уңган]
Янә килеп бер сукты –
Көбәсе сынып, кан чыкты.
Янә бер сугыйм дигәндә,
Анда килеп Идегәй,
Алты батман чукмарын
Өч тулгады, бер сукты,
Андый итеп бер сукты,
Ат саурысы “чырк” итте.
Кадыйрбирде бер чүкте,
Түбәсеннән кан чыкты,
Кан чыкканда җан чыкты!
Ул атыннан ауганда,
Биләр шаша калганда,
Атын сөреп Идегәй
Кача бирде арадан!

Барын мырза аны әйтте:
– Әй Туктамыш биләре!
Туктамыш буыны киселде.
Хан булыр хан калмады.
Ханнан калган карышкы, [хан билгесе; асылташлар белән бизәлгән таяк]
Карышкысын кем алыр?
Хан тагына кем менәр?
Тулай йортны кем биләр?
Идегәй исән калганда,
Халкын җыеп алганда,
Иңсез яткан Идел-йорт –
Ил Идегәйгә калганда,
Туктамышның биләре
Би булыр көн бер тумас!
Әй, Туктамыш биләре!
Хан тагына кем менәр?
Идегәйгә кем җитсә,
Җитеп башын кем алса –
Хан тагына ул менәр!
Җәт булыек, биләрем!
Эзеннән баса барыек;
Ярты җаны калганда,
Калганын да алыек!

Барын аны әйткәндә,
Унике түрә, алты би
Идегәйне эзләп төшкәндә,
Ары чабып карады,
Бире чабып карады,
Кергән җирне айкады,
Чыккан җирне байкады,
Якыннан тота алмады,
Ерактан күрә алмады.

Унике түрә, алты би
Эзеннән эзен чыгарып,
Куа килеп артыннан,
Күлгә җитеп туктады.
Камышлыкка килгәндә,
Тояк эзен күргәндә,
Биләр аны карады:
Чыккан эзен тапса да,
Кергән эзен тапмады.

Унике түрә, алты би,
Идегәй янә булмады дип,
Әйләнеп китмәк булганда,
Барын мырза аны әйтте:
– Һәй, алданмыйк, биләрем!
Инде киткән юлы юк,
Ат чикереп камышка
Арты белән кергәндер!
Моннан ары бармыек!
Идегәй исән ир булса,
Шул камыштан алыек.
Җавап бирми булмастыр,
Тулгап сорап карыек.

Камышлыкка якынлап,
Барын анда тулгады:
– Идегәй өлкән ир иде!
Идегәй өлкән ир иде!
Идегәйнең менгән аты
Авызы Актан Кир иде; [ат исеме]
Идегәй андый ир иде,
Олыларча йөр иде.
Үзеннән бер яшь кечегә:
“Син торып тор, газизем,
Мин атыем”, – дир иде.
Үзеннән бер яшь олыга:
“Мин торыем, газизем,
Син атсаңчы”, – дир иде...

Барын аны әйткәндә,
Калка биреп камыштан,
Идегәй торып аны әйтте:
– Ягасы алтын кирәүкә
Якалашып ерткан соң,
Кылтыңлаган көрәнчә ат – [кылтыңлаган – ?]
Кадыйрауны еккан соң,
Сездәен сөлтекләрдән [сөлтек – сөлтәр, скелет]
Курка торган Идегәй юк!
Көтә торың, чыгармын,
Сөңгем канга тыгармын!
Күк күкрәтеп, кылычым
Яшен уйнатып сугармын!

Аны әйтеп урыныннан
Куба килде Идегәй.
Шам кылычын кулга алып
Чыга килде Идегәй.
Сул кулыннан җан алып,
Калган хәлен бар итеп,
Ора килде Идегәй.
Унике түрә, алты би –
Идегәй анда камалды,
Алар атта, ул җәяү,
Унике сөңге, алты ук
Идегәйгә кадалды.
Анда булды бер сугыш,
Камыш башын кан алды.

Анда әйтте Идегәй:
– Үлем белән куркытмаң,
Курка торган уем юк!
Үлем туры килә икән,
Котыла торган буем юк.
Идем өчен илсенеп,
Җирем өчен җирсенеп,
Халыгым өчен яхшы уем
Күкрәк тулы җилсенеп,
Көрәшкәнне халыгым
Аңладымы – белалмам!
Аңламаса халыгым
Аңламастан үлалмам!

Барын бердәй аралап
Аттан атып яралап,
Анда батыр Идегәй
Унике ирне үтерде.
Кан ярасы ачылып,
Идегәй хәле беткәндә,
Барын мырза бер җитеп,
Идегәйне бер чапты.
Башы тәненнән аерылып,
Тәгәри биреп аны әйтте:
– Барын, сиңа ни кылдым?
Берең ике булмасын!
Йортың-караң калмасын!
Ханнан ханны мин ектым,
Хан булып син дә калмассың!
Сөт урынына кан койдың,
Канымны түгеп ни кылдың?
Казан, Кырым, Аҗдаркан,
Конымны сорап купканда,
Ни булганын анда күрерсең!

Идегәй башы аны әйтеп,
Көнгә таба әйләнде,
Әйләнгәндә янә әйтте:
– Алдагы көн агырга
Без барабыз, ул килмәс!

Аны әйтте дә җан бирде.
Идегәйнең башын кискән Барын булды,
Башны китергән Шырын булды.
* * *

Идел-йортны дау алды,
Яу өстенә яу килде,
Идегәй әйткән көн килде.
Чыңгызның куйган хан тагы
Кан тагы булып әверелде;
Хан сарае камалды.
Кырым, Казан, Аҗдаркан
Башлы-башлы ил булды,
Алтын Урда таралды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий