вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 11.

XI
Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы
Ул дигәнче бу булды:
Кара болыт якынлап,
Көн урынына төн булды.
Бөркелеп чыккан тузаннан
Җир белән күк бер булды.
Яшене-уты ялтырап,
Тәңредән ут килде дип,
Күк ярылды, җир ауды,
Бер фәлакәт инде дип, [бәла, афәт]
Ханнар катып торганда,
Яулар посып торганда,
Анда тузан ачылып,
Илле төрле ту белән,
Илле меңлек яу белән
Җитеп килде Идегәй.
Унҗиде ире кашында,
Кырык ире артында,
Чуар атын уйнатып,
Ашыкмый мәйдан буйлатып
Үтеп керде Идегәй.

Туктамыштай зар ханнар,
Тук богадай тарханнар, [бога – үгез]
Заты Чыңгыз солтаннар,
Атаның булган баласы,
Аганың булган энесе
Идегәйдәй бер ирнең
Йөрешенә карады.

Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Тим Чуары – астында,
Солтанатлы ай бүрек
Бөркет кыяк башында,
Ал караука ак алтын [караука – ?]
Кигән туны өстендә;
Яурыны киң алпатлы, [алпатлы]
Суймырыктай сымбатлы, [суймырык – ?]
Арбадан киң күкрәге,
Арыслан юан беләге;
Ашыкмый йөреп атлатып,
Кыпчак бигә килгәндә,
Озактан сәлам биргәндә
Кыпчак бине Идегәйнең
Өрәге басып, агарып,
Буыны бетеп, таралып,
Тыны бетеп, каралып,
Беравык өнсез торгачтын:
– Бүген каста булдым! – дип,
Бакырып качты даладан.
Ялгызы тотып бер мәйдан,
Яу батыры Идегәй
Сузылмалы кылычын
Кармап алып сабыннан,
Суырып алып кабыннан,
Оран салып айкады.
Күк капугы ачылып,
Күз камашып калгандай
Дала йөзе балк итте.
Чуар атын бер типте,
Тибенгедән тир чыкты;
Каршыда торган кара яу
Туксан башлы урданың
Каршыннан килеп акырып,
Маңлаена бер сукты,
Таңлаеннан ут чыкты. [таңлай – аңкау]
Андый итеп бер сукты –
Туксан урда бер купты!

Анда купты бер орыш –
Идегәйнең орышы,
Дөньяларда булмаган
Ир Идегәй сугышы.
Румнан купкан Эскәндәр – [Александр Македонский]
Ул да андый орган юк.
Дарап улы Өрестәм –
Ул да андый орган юк.
Юзекәй улы ир Чыңгыз
Бер сукканда ун суккан,
Ташка сукса ут чыккан,
Җиргә сукса су чыккан,
Иргә сукса кан чыккан,
Канга сукса җан чыккан;
Ир Идегәй органда
Аннан өстен орышты!
Шаң-шаң иткән шам кылыч –
Идегәйнең кылычы.
Төндә балкыр ут булган,
Көндә балкыр су булган,
Ут елдырым яшен таш –
Чын булаттан корычы,
Аждаһадай сулаган
Ул кылычның сулышы.
Бер селтәде – бере ауды,
Бере ауганга уны ауды,
Ун ауганның җиле бар,
Уны белән йөзе ауды,
Йөзе ауганга меңе ауды.
Караны кара димәде,
Бине күзгә элмәде,
Үлем дигән казаны
Чебендәен күрмәде.
Боркырап чыккан төтенен,
Кайнап торган казанын,
Корулы торган чатырын,
Барын бердәй аударып,
Үлән ярган бүредәй,
Адәм егып юл ярып,
Килә бирде Идегәй.
Салкын казан, суык су –
Аны җитеп аударып,
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны җитеп аударып,
Ат астында калдырып,
Тоякка салып сындырып,
Юлда барын таптатып,
Сөрә бирде Идегәй.
Идегәй килә дигәндә
Аны белгән ни ир бар –
Урда бозып таралды.
Азамат ир Туктамыш –
Унике ире алдында,
Тугыз ире артында,
Туксан башлы урдасын
Тәңре хөкеменә тапшырып,
Дәрвазасын яптырып,
Шәһәренә кереп камалды.

Исәңгерәп калган Шаһ Тимер
Исенә килеп турланды. [?]
Идегәйнең эзеннән
Филләрен сөреп атланды.
“Качкан яуга хатын ир!”
Өреккән куйдай урданы
Алаеннан бастырып, [алай – полк]
Тоякка салып таптады.

Кылычын елан уйнатып,
Бара бирде Идегәй.
Үлесен күзгә элмәде,
Тересенә көлмәде,
Туктамышның дәрвазасына
Туры барды Идегәй.

Кул яссуы тимердән
Унике колач дәрваза.
Килеп җитеп Идегәй,
Кул табанын бер орды.
Дәрвазасын кубарып,
Авага атып җибәрде.
Ул дигәнчә бу булды:
Көн тотылып төн булды.
Унике йолдыз, ялгыз ай
Көндез күктә балкытып,
Унике колча дәрваза
Авалып төшеп, шаңк итте.

Ул да булып булмады,
Маңлайлары ялтырап,
Тулы кашы калтырап,
Саралатын уйнатып,
Җитеп килде Норадын.
Дәрвазадан юл ярып,
Үтеп керде Норадын.
Атадан күргән һөнәрен
Җитеп күрде Норадын.
Янтаеп кылыч органда
Әҗәллесен үтерде,
Имгәклесен бетерде.

Алаңгасар Алман бине
Акыртып кисте Норадын;
Байназардай Диван бине
Бугалак салып муйнына,
Бакыртып кисте Норадын;
Айбалталы Дөрмән бине
Дәрвазага бәйләтеп,
Дулатып кисте Норадын;
Кинегесле Кәрим бине
Кикертеп кисте Норадын;
Уймавыттан Үмәр бине
Үкертеп кисте Норадын;
Чакмалы би Чакмагышны
Чалакайтып кисте Норадын;
Янгурадай йорт биен
Яндырып кисте Норадын;
Илтәрәстәй ил биен
Илертеп кисте Норадын.

Ата улны белмәде,
Ана кызны белмәде,
Кем урдасы кем якта –
Явыр явын белмәде.

Азамат ир Туктамыш
Күккә бакты – ут күрде,
Җиргә бакты – кан күрде,
Ук атканда ук үтмәс,
Сөңге салсаң, сөңге үтмәс,
Тугыз күзле кирәүкә
Туктамыш хан кигәндә,
Карагай найза таянып, [найза – агач саплы, тешле сөңге]
Тукмак яллы турыны
Актачыдан тоттырып, [актачы – атлар башлыгы]
Туктамыш хан менгәндә
Хан ханәше Йәникә
Тезгенгә килеп асылды:
– Чыга күрмә далага,
Кар-каралы башыңны
Кагып алыр Идегәй,
Җунҗыгалы башыңны
Егып алыр Идегәй,
Чыга күрмә далага!

Анда килеп Киң Җанбай
Йәникәгә аны әйтте:
– Елама, ханәш, елама,
Күчәрчелек булганда [күчәрчелек – күчәргә туры килү]
Катардагы нарга көч; [катардагы – яндагы; нар – дөя1]
Яугәрчелек булганда [яугәрчелек – сугышчылык]
Уң яктагы кырга көч; [?]
Яу якадан алганда
Бер чебендәй җанга көч;
Баш исәндә җан исән,
Ханның башы калсын, – дип,
Тезген башын кулга алып,
Атның башын каерып,
Йәникәдән аерып,
Ас күчәгә юл алды. [ас күчә – аскы урам]
Ас күчә дә өс күчә –
Биләр йөргән бүз күчә.
Яшерен бикне ачтырып,
Йөздән артык ир белән
Туктамыштай олы хан
Киң далага юнәлде.

Комментариев нет:

Отправить комментарий