вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 3.

III
Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне
Хан ханәше Йәникә
Бер көн ханга моны әйтте:
– Карачы, ханым, карачы! –
Тауда ятып тай баккан,
Кырда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Ни кылганны карачы:
Карачылар эчендә [карачы – югары катлам түрә, диван әгъзасы]
Булгандаен карачы!
Кадыйрбирде хан углы,
Ул тугандай туй кылып,
Хан углына углын тиң куеп;
Ханәкә белән Көнәкә
Кыз тугандай сый кылып,
Хан сыена тиң кылып,
Хан казнаңны ачтырып,
Сан-сөяген бактырып,
Туй кылганын карачы!
Чыңгыздан калган кара ту, [ту – байрак]
Кара туны кулга алып,
Яу кырганын карачы.
Хан-түрәдәй утырып,
Дау кылганын карачы!
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып
Хансарайга килгәндә,
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл –
Ул килгәнен карачы!

Хан сарае ак ишек
Иртә булса ачылып,
Туктамыш хан килгәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош [егач – җимеш агачы]
Сайрап телгә килгәндә,
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып
Сәлам биреп килгәндә,
Хан тәхетендә утырып,
Ул сәламне алганда,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып та калкып торыр икән
урыныннан, ай.

Сынап торган Йәникә
Туктамышка моны әйтте:
– Тауда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Өрәңгедән каты икән;
Килбәте синнән киң икән,
Коты синнән котлы икән.
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Кобогыл килеп кергәндә,
Хан башыңны кол итеп,
Калкып та калкып тордың
урыныңнан, ай!
Азамат ир Туктамыш
Ханәшенә үпкәләп әйтте дир:
– Ян йөрәкне яндырып
Ялганлама син, ханәш,
Сум йөрәкне сулкытып,
Сумгыллама син, ханәш! [сумгыллау – көязләнү]
Тауда ятып тай баккан,
Түрәм булган Кобогыл
Өрәңгедән каты булалмас!
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл
Өрәңгедән каты булганда,
Булганда, ай булганда
Өрәңге миннән каты булалмас!
Килбәте миннән киң булмас!
Килбәте киң булганда
Коты миннән котлы булалмас!
Чыңгыздан булган затыма
Кол Кобогыл тиңәлмәс!
Ул килгәндә мин торсам,
Туктамыш хан мин булмам!

Хан сарае ак ишек
Иртә булгач ачылып,
Туктамыш хан ингәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош
Сайрап телгә килгәндә,
Хан ханәше Йәникә
Хан уңыннан утырып,
Итәген аның энәләп,
Ал тәхеткә чәнечте.
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып тай калкып торганда,
Энәләп куйган итәге
Инеченнән тартылып,
Энә шартлап сынганда,
Азамат ир Туктамыш
Үз гаебен аңлады,
Күңеле боздай бузарды, [бузару – ?]
Күзе курдай кызарды,
Борлыгып карар тапмады; [борлыгып – борчылып]
Урынында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч көн йокы татмады.

Йәникә ханәш анда әйтте:
– Борлыкмагыл, Туктамыш,
Боекмагыл, ханиям!
Елкычыдан би булган
Кобогылның өрәге [өрәк – биредә кот, рух]
Өрәгеңнән өстен булганда,
Аны түбән кылаек!
Коты синнән котлы булганда
Аны да котсыз кылаек;
Кобогыл янә килгәндә
Сусынга бал куяек,
Сусын-балның эченә
Агу-зәһәр кояек.
Ул яу микән, ил микән – [дошман микән, дус микән]
Аны шунда сынаек!
Яу булганда Кобогыл,
Балны эчеп-эчмәстән,
Пычагын алып кынаптан [кынап – кын]
Безе белән бер болгар; [агуны пычак тимере үзенә суыра дигән ышану булган (озак тотканда, мышьякны чыннан да суырып ала)]
Ил булганда Кобогыл
Балны эчеп-эчмәстән,
Пычагын алып кынаптан
Сабы белән бер болгар.
Аның күңелен сынаек,
Борлыкмагыл, Туктамыш,
Боекмагыл, хан! – диде.

Хан сарае ак ишек,
Бер ишектә Аңгысын,
Бер ишектә Тыңгысын –
Ике торган шыгавыл, [шыгавыл – ишек сакчысы]
Туктамыш хан колы иде.
Ханның колы булганда
Идегәйнең кулы иде.
Хансарайда ни барын
Алар аша Идегәй
Белеп торган көне иде.
Хан сарае ак ишек,
Туктамыш хан ингәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Ханга сәлам биргәндә,
Ирнәве юка сараяк, [сараяк – сары аяк, сары кәсә]
Сараякның эчендә
Агулап салган сары бал –
Азамат ир Туктамыш
Идегәйгә биргәндә,
Ишектәге Аңгысын
Тыңгысынга аңдырып [аңдырып – кисәтеп]
Башын кылдай игәндә,
Идегәй аны сизгәндә
Билендәге пычагын
Суырып алды кынаптан.
– Алмас пычак сабы алтын,
Кайрылмагай, майрылсын,
Агуы булса бу балның,
Агуын суырып алсын! – дип,
Пычагын балга батырды,
Безе белән дүрт кисте,
Бер болгады, бер эчте,
Аннан әйтте ханәшкә:
– Иләмле икән иләгең, [иләмле – матур, ямьле]
Куксымый микән чиләгең?.. [куксымый – исләнми]

Аны әйтеп Идегәй,
Хансарайдан борылды.
Идегәй алай киткәндә,
Хан ханәше Йәникә
Якасын ертып аһ итеп,
Ал тәхеткә егылды.
Аннан әйтте Йәникә:
– Аңлаган булсаң, ханиям,
Кобогылның кылганы –
Сине, мине хурлавы.
Пычагын алып кынаптан,
Безе белән болгавы –
Ил түгел, яу булганы.
Дүрт кисәккә бүлгәне –
“Идел, Җаек суларны,
Иртеш белән Чулманны,
Дүрт дәрьялы йортыңны
Дүрт бүләрмен”, – дигәне;
Уртасыннан болгавы –
“Сарай белән Болгарны
Бер болгармын”, – дигәне;
Иләк, чиләк дигәне –
Олы кызың Ханәкә,
Кече кызың Көнәкә –
Берәвен тиңләп иләккә,
Берәвен тиңләп чиләккә,
“Берәвен углым тиң күрсә,
Аңа да аңа сакла”, –
дигәне, ай!

Ханәш аны әйткәндә
Азамат ир Туктамыш
Йәникәгә аны әйтте:
– Ян йөрәкне яндырып,
Ялганлама син, ханәш,
Сум йөрәкне сулкытып,
Сумгыллама син, ханәш!
Яхшы ата Җантимер
Җандай күргән ир иде,
Яу да түгел – ил иде,
Аннан туган Кобогыл –
Ул да миңа яу булмас,
Дау бетереп, яу кырган
Кобогыл миңа дау булмас.
Өрәге миннән каты булса да,
Кобогыл миңа үч булмас,
Синең дигән һич булмас,
Һич булмас, ай, һич булмас!

Йәникә ханәш анда әйтте:
– Яхшы атаның баласы –
Җантимердән туган Кобогыл,
Ул сиңа яу булмаса,
Ул сиңа үч булмаса,
Мин дигән һич булмаса,
Тугыз ирең чакырткыл,
Җырауларың алдыргыл [җырау – җырчы]
Сынчыларың сынаткыл,
Анда мәлем кылдыргыл, [мәлем – мәгълүм]
Кобогыл дигән кем икән,
Кем икән, әй, кем икән?

Туктамыштай олы хан
Аптырады, әйләнде,
Әйләнеп киңәш тапмады, –
Тугыз ирен чакыртты.
Берәвен өйгә ингезеп,
Туктамыш хан анда әйтте:
– Иңсәңә суксам – иңкәймәс,
Искемне бирсәм – иләмәс, [иске киемне дә кадерсез кимәс]
Исәнтәй улы Ходайбирде батырым,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде. [тулгау – тезмәләп, көйләп әйтү]
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Кул кушырып торгачтын,
Тора биреп тулгады,
Әйтеп иде бер сүзне,
Аның бу сүзе якмады, [йогышмады, ошамады]
Күңеленә ятмады,
Аны: – Өйдән чык, – диде.

– Карт бүредәй кашкарган, [кашкарган – чалланган]
Кап-караңгы төннәрдә
Сансыз кулны башкарган, [кул – гаскәрнең бер канаты]
Көн дә сөңге сындырган,
Сөңгесенә кеше мендергән,
Ир күңелен тындырган,
Алмаган яу куймаган,
Эчсә канга туймаган,
Илгә аз да яуга күп –
Акбалтыр углы Уагым,
Монҗыр углы Чуагым,
Икәвең кереп тулгачы! – дип иде,
Икәве килеп кергәчтен,
Кул кушырып торгачтын,
Тулгап-тулгап салды иде,
Болар сүзе якмады,
Күңеленә ятмады,
– Икең дә өйдән чык! – диде.

– Күчкәндә күчең әйләнгән [күч – күчмәләрнең урыннан-урынга күчүе]
Исфаһан кылыч бәйләгән,
Яу карасын күргәндә
Явар көндәй турланган, [турланган – ?]
Китәр коштай сайланган,
Ярашык аттай ярсынган, [ярашык – чабышка алдан күнектереп куелган]
Аргымак аттай типсенгән
Аргыннарның башы идең, [аргын – ?]
Кара Куҗа батырым,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде,
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Кул кушырып торгачтын,
Ул да тулгап салды иде,
Аның да сүзе якмады,
Күңеленә ятмады,
Аны: – Өйдән чык! – диде.

Туктамыштай олы хан
Аптырады, йөдәде,
Як-ягына карады:
– Бу җыенның эчендә
Кемнәр бар да кемнәр юк.
Аптыраган көнемдә
Тулгамага кеше юк!

Нугай иде – авыр йорт
Аптырауда әйләнде,
Әйләнеп киңәш тапмады,
Һичбер адәм базалмый,
Хан кашына килә алмый,
Ханга җавап бирә алмый,
– Тәкъсирлебез падиша, [тәкъсирле – зур дәрәҗәле]
Без белмибез, – ди торды.
Туктамыштай олы хан
Тугача бине чакырды:
– Караңгыда юл тапкан,
Хөфия җирдә сүз тапкан, [хөфия – яшерен]
Яурының киң какбактай, [какбак – капка, капкач]
Айларың өлкән тукмактай, [айлар – чигә чәчләре]
Кулыңда саз уйнаган,
Телеңдә сүз уйнаган,
Аңраучым да минем маңраучым, [??]
Яхшы көндә җырлаучым,
Яман көндә бузлаучым, [бузлау – елау]
Туктар улы Тугача,
Син туглачы! – дип иде,
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Кул кушырып торгачтын,
Тулгай биреп аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям!
Син дә белмәс эш икән,
Мин дә белмәс эш икән;
Тугыз батыр агасы
Кыпчак биең бер булыр,
Белсә белер Кыпчак би,
Миннән килмәс эш икән.

Туктамыштай олы хан
Кыпчак бине өндәде:
– Куш-куш пычак асынган
Кушалыклап утау тектергән, [кушалыклап – куш итеп; утау – тирмә]
Карагай буе ат менгән,
Мең чүкечле тимер тун [тимер тун – көбә, панцирь]
Билен бишкә тарттырган,
Күгән салып каптырган,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алган.
Әдәм телен алмаган,
Үз раесы булмаса, [раесы – уе]
Асу җиргә бармаган, [асу – билгесез, ят]
Мөйтәннән туган Кыпчак би,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде,
Мөйтәннә туган Кыпчак би
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Кул кушырып, тез бөгеп,
Тез астына бүрек салып,
Уң кулына бал алып,
Тулгамага килеп иде,
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Кыпчактаен батырны
Кире тартып ым итеп,
Изү кагып утыртты.

Туктамыштай олы хан
Киң Җанбайга анда әйтте:
Садагын кырык нарга тарттырган [садак – ук савыты; нар – бер өркәчле дөя]
Солтанатын Улда белән
Вылдадан арттырган [Улда, Вылда (Вилдан) – оҗмахта хезмәт күрсәтүче]
Хан алдында ат тоткан,
Тамагына алты хат тыккан – [?]
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәшең артык би Җанбай.
Киңәшемнең соңы син,
Киң сабамның куры син;
Кыпчактаен иремне
Кире тартып утырттың,
Кобогылның асылын
Син тулгачы, – дип иде,
Анда әйтте Киң Җанбай:
– Әй, ханиям, ханиям!
Син дә белмәс эш икән,
Мин дә белмәс эш икән,
Нугай иле тапмастай
Бу бер авыр төш икән.
Алты суның буенда,
Камадай башы кашкарган,
Кондыздай төсе саргайган,
Азаулар теше бушаган,
Чүбин аяк ат менгән, [җеназасын алып китәсе калган]
Яшьлегендә ир булган,
Судай булат бәйләгән,
Арыслан, каплан аулаган,
Җитмеш җиде ил гизгән,
Йөз туксан биш яшәгән,
Сусар бүрекле, суп тунлы, [суп – ?]
Субра дигән җырау бар.
Кобогылның асылын
Ул белмәсә, кем белер? –
Аны әйтеп Киң Җанбай,
Тәгъзим итеп туктады. [тәгъзим итеп – олылау белән]

Кәмалның улы Киң Җанбай,
Ханга моны дигәндә,
– Җырау хәзер булсын! – дип,
Хан боерыгын биргәндә,
Хан чабары Байморат
Сыйпап соры бүрек киеп,
Билен тартып бер буды,
Кыл койрыгын чарт төеп [чарт – ?]
Чапкын атка бер менде
Юрта-чаба бер җилде,
Алты суның буена
Алты көндә бер җитте.
Сыпыра сынлы җырауга [Сыпыра – шул ук Субра. Сабрау дигән варианты да бар]
Хан боерыгын белдерде.

Алты суның буенда
Йөз туксан биш яшәгән,
Азаулары какшаган,
Мөчәләре йомшаган, [мөчә – әгъза]
Чокчытлары бушаган, [чокчыт – яңак сөяге]
Төшәр дә торган яңагын
Ак ефәк тартып бәйләгән
Сыпыра сынлы суп җырау –
Атка менәр хәле юк, –
Җырауны алып китә алмый,
Кире кайтты Байморат.
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәше өлкән ир Җанбай
Туктамышка аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям!
Сыпыра сынлы суп җырау
Сыбай менеп килмәстер, [сыбай менеп – ат менеп]
Менсә дә килә белмәстер.
Алтынлы көймә җиктергел,
Арышка сият тактыргыл, [арыш – тәртә; сият – бизәк әйберләре]
Арбага гөлләр түктергел,
Алты кара ат җиктергел,
Күп түшәкләр түшәткел,
Мамык ястыклар ясаткыл,
Ике яхшы нөгәрең уртырткыл,
Килмәс булгаймы икән, әй,
Килмәс булгаймы икән, әй?!

Туктамыш хан боерды,
Алты кара ат тоттырды,
Алтын көймәсенә җиктерде,
Арышка сият тактырды,
Арбага гөлләр түктерде,
Күп түшәкләр түшәтте,
Мамык ястыклар ясатты,
Ике нөгәрен утыртты,
Суп җырауга җилдертте.
Анда барып җиткәндә
Әйтеп инде бер нөгәр:
– Суп аяклы, суп бүрекле
Сыпыра сынлы суп җырау,
Тимердән азау тешең төшкән,
Йөз туксан биш яшең җиткән,
Күпне белгән, күпне күргән,
Кадерләүгә ия карт,
Безне сиңа хан җибәрде,
Кадерләүгә ия карт!
Ханым түрәм Туктамыш
Өенә сине чакырды.
Кунак булсаң ни булган?
Ханым белмәгән эштән
Хәбәр бирсәң ни булган?

Анда Субра җырауны
Биленә пута будырып,
Яңакларын бәйләтеп,
Азауларын чиратылган
Чи ефәк белән чорматып,
Алтынлы көймәгә менгезеп,
Култыгына җизле таяк сөятеп,
Кулына алмас кундырып, [алмас – ?]
Күзенә сөмбел сөрттереп,
Үтрек – ялган димәскә
Иман шәһадәтен искәртеп,
Ханга алып киттеләр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий