вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 9.

IX
Норадынның атасына килгәне, Идегәйнең Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш хан өстенә йөргәне
Бу дәрья да ул дәрья,
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья;
Саралатын йөздереп
Сыр-Дәрьяны чыкканда,
Атның ялы ятканда,
Кабаклары катканда,
Атка салган ак башлы ияр
Ак күбеккә батканда,
Ай да ун көн дигәндә
Сәмәркандтай шәһәргә
Җитеп килде Норадын.
Шаһ Тимердәй әмирнең
Биектән суккан каласы
Бизәкләп суккан капугы [капуг – капка]
Монарланып күренде. [монар – рәшә, зәңгәр томан]
Капуда торган тоткавыл,
Тоткавыллар белән сөйләшеп,
Үтеп керде Норадын.
Идегәйнең ак сарай –
Җитеп килде Норадын.
Азамат ир Идегәй
Норадынны күргәндә:
– Норадын углым, синме? – дип,
Атылып килеп алдына,
Күзләреннән үбеп углының,
Маңлаеннан искәп сөйгәндә:
– Ялгыздан ялгыз киләсең,
Йөргән юлың аманмы?
Алтай язлар аманмы? [?]
Замандашым, тиңдәшем,
Тиң корбылар аманмы?– [?]
Аны да сорап Идегәй,
Хәл-әхвәлен белгәндә,
Анда әйтте Норадын:
– Идел белән Җаектан,
Сарай белән Болгардан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан,
Каргалы, Эләк буеннан,
Татарның тулы йортыннан
Сиңа килдем, атаем!
Айтулыдай анамнан,
Комкәнт дигән каладан,
Сине белгән илеңнән,
Сары тауны җәйләгән
Кәкре кубыз, ай мөез,
Китмән койрык куеңнан,
Маң-ман баскан, маң баскан, [?]
Дүрт аягын тиң баскан,
Өркәчләрен май баскан,
Кабырга озын, карыны киң
Каранар дигән дөяңнән
Сөенче әйтеп киләмен.

Анда әйтте Идегәй:
– Идел дигән ирнеңнән,
Илемне күргән күзеңнән,
Уел дигән авызыңнан,
Татарны әйткән телеңнән
Сары тау дигән сүзеңнән
Миндәй атаң әйләнсен. [сөенечтән кешенең тирәсен әйләнеп чыгу: борынгы йола]

Азамат ир Идегәй
Хәл сорашып белгәндә,
Норадынның ат-тунын,
Бар шайманын күргәндә
Туктамышның нияте
Ни булганын аңлады.
Норадынга өй бирде,
Үз кулыннан сый бирде.
Менәренә ат бирде,
Уеннан уен кылдырып,
Норадынга ял бирде.
Айлар-көннәр үткәчтен,
Норадынны чакыртып,
– Газизем, сөйлә, – дигәндә,
Ир Норадын аны әйтте:
– Ат сөренми җир танымас,
Ир сөренми ил танымас,
Иделдәй илем барында
Шаһ Тимер иле тартмыйдыр,
Һич күңелемә якмыйдыр,
Таңы таң булып атмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Нидер синең морадың?

– Әйтсәм әйтим морадым:
Ат та туйган җиренә,
Ир дә туган җиренә;
Кендек каным тамган җир –
Көмеш сулы Идел булганда,
Сине дә куган Туктамыш,
Мине дә куган Туктамыш;
Бабамның башын чаптырган
Әзәлдән яу Туктамыш;
Туктамышта кигем бар, [кик – үч, үпкә]
Кик алганда кинә юк,
Үч алганда үпкә юк;
И газизем, и атам,
Каерылып атны тартаек,
Ана Иделгә кайтаек,
Идел багында ятаек.
Ул Туктамыш хан икән,
Ук-садак билдә булганда
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Сагынсам да илемне,
Санласам да санымны,
Туктамыштай бер ханны
Хан итеп белгән ул илгә
Янә бер кире кайтмыймын.
Илемә ул хан булганда
Ил күңелемне тартмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.

Анда әйтте Норадын:
– Әй газизем, әй атам,
Сарай белән Болгарның,
Иделдәге илеңнең
Халкы ханнан өркә инде,
Татарың белән нугаең
Ханга каршы купты инде,
Идегәй безгә кайтсын дип,
Сөт белән юган кылычын
Кан белән янә юсын дип,
Болгариның Бодай би
Артымнан куа җитеп әйтте инде.
Әй газизем, әй атам,
Каерылып атны тартаек,
Идел чыгып ятаек!
Ук-садак билдә булганда,
Ил-халык бергә булганда,
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!

Анда әйтте Идегәй:
– Газизем, асыл икәнсең,
Рас сөйләрсең, мырза улым.
Сарай белән Болгарның,
Чулман белән Нократның
Халкы ханнан өреккәндә,
Өркеп мине көткәндә
Без дә анда булаек;
Ил сүзен тоткан – ир булыр,
Ил сүзен кабул кылаек!

Анда килеп Идегәй
Шаһ Тимергә сүз салды:
– Атам Котлыкыя би икән –
Аны суйган Туктамыш,
Йортым йорттан күчереп,
Аны куган Туктамыш;
Идел белән Җаектан,
Бөктергеле Адырдан, [?]
Саралтын суккан Сарайдан,
Әзгәри суккан Болгардан,
Татарның тулы йортыннан
Мине куган Туктамыш;
Индегенең көнендә
Норадын углым булганда,
Аны да илдән куганда,
Чулман белән Нократның
Халкы ханнан өреккәндә,
Өркеп мине көткәндә,
Илеңдә артык калалмам,
Рөхсәт боер, әй әмир,
Иделгә кире кайтаем,
Халкым җыеп алаем,
Туктамышның өстенә
Туп туплап ук бараем, [туп – биредә төркем]
Угымны анда атаем,
Ата биреп ятаем.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Идегәйгә аны әйтте:
– Рас әйтерсең, Идегәй би.
Атаң Котлыкыя би иде,
Аны да суйган Туктамыш;
Йортың йорттан күчереп,
Сине дә куган Туктамыш;
Норадын углың булганда,
Аны да куган Туктамыш;
Сыр-Дәрьяның сыртыннан
Сәмәркандтай калама
Баса килгән Туктамыш;
Минем кулдан тай алып,
Атка менгәч мас булган, [мас булган – масайган]
Минем кулдан нан җыеп, [нан – икмәк]
Такка менгәч мас булган [так – тәхет]
Туйгужа улы Туктамыш
Әзәлдән сиңа яу икән,
Әзәлдән миңа яу булды,
Кайта чапсам көн килде.
Синдәй ирем барында
Ул көн миңа бер килде.
Шул Туктамыш өстенә
Кыргын җыеп бараем,
Әзәлдән килгән кигемне [кик – үч, үпкә]
Туктамыштан алаем.

Аны әйтте Шаһ Тимер
Сырлатып хат яздырды.
Ерагына хат юллап,
Якынына ат юллап,
Чирүен җыеп алдырды.
Уң кулында – ир Каплан, [кул – фланг]
Маңлай башы – Идегәй, –
Кыргын юлга юнәлде.
Боларып яткан күлләрнең
Балыгын алды дулатып,
Сыланып яткан суларның
Суларын эчте болгатып;
Күгәреп үскән күксавыл – [күксавыл – далада үскән бер агач]
Күксавылны кыдырып,
Кыларып үскән кау кылган –
Кау кылганны кыдырып,
Килә бирде яу кыргын.
Алды килеп кунган җиргә
Арты килеп куна бирде,
Иравыллар эчкән судан
Соргавыллар кана бирде.
Кара корттай кыймылдап,
Саранчадай шуылдап,
Бар шайманы шыңгырап,
Бәреп егып аударып,
Кыргын кырып бара бирде.
Чүлләгәнгә су булып,
Адашканга юл булып,
Арыган юлда калдырмый,
Аксак атны маермый,
Сансыз чирү, кара яу –
Колавыз булып юл башлап, [колавыз – җитәкче]
Идегәй аны апкилде.
Энҗү дәрья – киң дәрья,
Бәнҗү дәрья – сай дәрья,
Аннан ары Актүбә,
Аннан ары тар Җаек,
Мәкергә оста Шаһ Тимер
Анда килеп туктады.
Чүлдән килгән чирүе
Җаектан килеп су эчте –
Җаек кайтып бер төште.
Куышын корып кунышлап,
Кыргын анда мәл тапты. [?]

Җаектан ашу Актүбә,
Актүбәгә менгәндә,
Идел-йортны күргәндә,
Туфрагын үбеп ярсулап,
Идегәй анда тулгады:
– И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт –
Иелеп тәзем кылган йорт [тәзем – тәгъзим, олылау]
Анам килен булган йорт –
Иелеп сәлам әйткән йорт;
Кендегемне кискән йорт,
Керем-коңым юган йорт;
Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз эчкән котлы йорт;
Идел-Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт,
Казан-Болгар арасы
Кала белән тулган йорт;
Ашлы белән Ибраһим
Ашлык белән тулган йорт,
Ата-бабам тоткан йорт,
Котлы булсын туган йорт!
Айдан якты нәрсә юк
Кара болыт басмаса,
Адәм гарибә шул булыр –
Кайтып илен тапмаса!
Мин барамын, барамын,
Үз илемне аламын;
Агачы айбар күренгән, [айбар – ?]
Маллары суга иелгән,
Яфраклары калкандай,
Ботагы көмеш алкадай,
Алмасы бар йөрәктәй,
Балтырганы беләктәй,
Син түгелме туган йорт,
Ач тамагым туйган йорт?
Котлы булсын туган йорт!
Утыра идек җайлашып,
Күк тугайга бия бәйләшеп,
Колын тайдай уйнашып,
Ияләшеп утырып,
Иделдән саба тутырып,
Тиң-кордашка кушылып,
Монда кымыз эчкән без идек.
Яфракларың саргаеп,
Күк тугаең каралып,
Хан Туктамыш кулында
Син ни булдың, туган йорт?
Синдәй илдән аерылган
Мин ни булдым, туган йорт?
Оч-албаты өлкән су [?]
Унике йортны сугарган,
Суы тәмен салмаган,
Эчмәгән җан калмаган
Идел белән Җаегым,
Чулман белән Нократым,
Синдәй йортым булганда
Сине миннән аерган,
Мине синнән аерган,
Бай йортымны кол иткән,
Тук йортымны ач иткән
Туктамышны чабыйм дип,
Үз йортымны алыйм дип,
Сиңа килдем, туган йорт!

Идегәй килә ятканда,
Ябырылып килгән яу кыргын
Җаекка ятып ял тапканда
Туктамыштай олы хан
Сараенда ятып төш күрде.
Уянып уйлар бакканда
Юранып юрау тапмады.
Төш юраучы карт хуҗа
Сараенда бар икән,
Аны чакырып алдырып,
Туктамыш хан аңа әйтте:

– Әй юраучы, юраучы,
Мин бу кичә төш күрдем:
Алдымда барган бүз куян,
Бүз куянны качырдым.
Иделнең буе Ашлы су,
Ашлы суга ат салдым,
Акбүз атым батырдым.
Бер чак аннан котылдым,
Өйгә кайттым – туй бирдем,
Тулай йортны җыйнадым.
Алтын ләнгәз эчендә [ләнгәз – ләгән]
Оча белән түш итен
Мин табынга чыгардым.
Ул дигәндә, бу дигәй:
Кыелып төшеп ак кыйгыр, [кыйгыр – кечерәк бер урман кошы]
Оча белән түш итен
Кагып алды кулымнан.
Ишек алдым байтирәк,
Байтирәгем егылды,
Туксан икән яфрагы –
Туксаны да коелды.
Баулы торган кара кош
Өркеп очты авага.
Далбай алып чакырдым, [далбай – кош чакыра торган быргы]
Әйләнеп кошым кайтмады,
Авалап китеп юк булды –
Ул ни булыр, әй хуҗам?

Төш юраучы карт әйтте:
– Каугалы күл, Ку күлне [ку – аккош]
Кусыз булыр дипме идең?
Чагалалы Чалкар күл [чагала – акчарлак]
Чаңсыз булыр дипме идең? [чаң – тузан?]
Идегәй исән икәндә
Җунҗыгалы башыңны [җунҗыга – таҗ]
Даусыз булыр дипме идең?
Ул – күрәсең булмасын!
Алдыңнан качкан бүз куян,
Бүз куянны качырсаң,
Чыңгыздан калган дәүләтең –
Ул китәре булмасын.
Иделнең буе Ашлы су,
Тонык булса – ул кайгы.
Акбүз атың батырсаң,
Атыңны тоткан балчыгы –
Татарның каны булмасын.
Төшеңдә биргән олы туй –
Өнеңдә гауга булмасын.
Оча дигән – Ханәкә,
Түш ите дигән – Көнәкә,
Кыелып төшкән бүз кыйгыр –
Килә җиткән Идегәй:
Ике бер тиң кызыңны
Тиген улҗа кылмасын.
Айый торган җаным юк,
Әйтсәм янә әйтәем:
Байтирәгең егылса,
Ул байтирәк – син үзең,
Туксан яфрак дигәнең –
Туксан башлы урдаңның
Туксан туы булмасын. [туы – байрагы]
Өркеп очкан кара кош –
Бер чебендәй җаныгыз,
Ул чыгарга булмасын!

Туктамыштай олы хан
Төш юраучы юрау биргәндә
Төсе китте, ак булды,
Ак булган соң аны әйтте:
– Син – Идегәйнең ире икән,
Аның остаз пире икән,
Үле бүренең башы белән
Тере атаңны куркытма,
Токымыңны орасы!

Аны әйтеп Туктамыш,
Җәлладларын чакыртып,
Юраучыны тоттырып,
Тар зинданга яптырды.
Идегәй килде дигәндә
Идел-йорттан кот китте.

Кәмалның улы Киң Җанбай
Киңәшен биреп килгәндә
Туктамышка аны әйтте:
– Идегәй андый ир иде –
Үзеннән бер яшь олыга:
“Без тораек, газизем,
Сез белерсез”, – дир иде;
Үзеннән бер яшь кечегә:
“Син тора тор, газизем,
Без белербез” – дир иде.
Идегәйнең остазы
Пир Галәтдин ир иде;
Пирдән узып эш кылмас,
Пирен аңа күндерик,
Җаекка килеп ятканда
Явын кире дүндерик,
Ул тоткарлап торганда
Урда корып торыек!
Азамат ир Туктамыш,
Бу киңәшне хуп күреп,
Пир Галәтдин остазын
Җаекта яткан Идегәйгә
Илче кылып җибәрде.

Мулладан мулла ияртеп
Пир Галәтдин килгәндә
Идегәй би сәламләп,
Кулыннан үбеп каршы алды.
Куй симезен суйдырып,
Тугыз төрле аш биреп,
Хезмәтендә кол булды.
Ахшам ятты, таң атты,
Таң агарып атканда,
Көн кызарып чыкканда,
Муллаларың ияртеп,
Пир Галәтдин купканда
Идегәй аңа йөгенде:
– Без торыек, газизем,
Сез сөйләгез, – дия торды.

Пир Галәтдин анда әйтте:
– Әй балам, әй балам,
Иләштермәк илчедән, [иләштерү – ияләшү]
Яулаштырмак яучыдан;
Туксан башлы урданың,
Ил эчендә мулланың
Рәсүл нәселе Сәетнең,
Туктамыштай патшаның
Ни языгы бар булса,
Теләп килдем, әй балам!
Каерылып атың тарт, балам,
Бу сәфәрдән кайт, балам;
Бу сәфәрдән кайтмасаң,
Әүвәлгедәй ил булып,
Туктамышка би булып,
Ак сарайга кайт, балам!

Анда әйтте Идегәй:
– “Иләштермәк илчедән,
Яулаштырмак яучыдан”,
Яхшы әйттең, остазым!
Йортым йорттан күчереп,
Котлыкыя атамны
Чүң бүкәнгә чүктереп
Туктамыш хан чапканда,
Пирем, анда кайда идең?
Алты угыллы Җантимер –
Ул да синдәй пир иде.
Атамны йолып ул торды,
Мине йолып ул торды,
Менә ул карт пир иде.
Мин биләүдә ятканда,
Туктамыш мине чапканда,
Җантимер салып үз углын,
Туктамыш аны чапканда,
Гөнаһсыз сабый баланың
Бишектә каны акканда,
Пирем, анда кайда идең?
Идел белән Җаектан,
Татарның тулы йортыннан,
Байтак куган җиремнән
Туктамыш хан мине куганда,
Пирем, анда кайда идең?
Гөнаһсыз улым Норадын –
Ябага тайга менгезеп,
Ямау туннар кигезеп,
Туктамыштай олы хан,
Аны да чүлгә куганда,
Пирем, анда кайда идең?
Туктамыш ханның көнендә
Җисер хатын, ятим ул, [җисер – ?]
Аксак, гарип, зарлы, кол –
Аларның салган бер аһы
Күк белән җирне тотканда,
Пирем, анда кайда идең?
“Иләштермәк илчедән...”
Иләшер көн булганда,
Пирем, анда кайда идең?
“Яулаштырмак яучыдан...”
Яулашыр көн булганда
Туктамыштай ханыңның
Языгы бүген йолынмас,
Теләгең бүген бирелмәс,
Каерылып атың тарт, прием,
Бу сәфәрдән кайт, пирем!

Аны әйтеп Идегәй
Остазын кире җибәрде.
Тора килеп урыныннан
Шаһ Тимергә аны әйтте:
– Идел белән Җаектан,
Нократ белән Чулманнан,
Әзгәри суккан Болгардан,
Бөктәргеле Адырдан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан
Халыгым кубып килгәндә
Каршы барып алаем;
Син кузгалып чапканда,
Туктамышны басканда
Мин дә бер сугып багаем,
Багымны сынап караем, [багымны – бәхетемне]
Рөхсәт биргел, әй әмир!

Аны әйтеп Идегәй,
Углын алып уңына,
Кырык ирен алып сулына,
Төнгә карый юнәлде. [төнгә – төньякка]

Комментариев нет:

Отправить комментарий