вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 6.

VI
Идегәйнең юлда Кара Тиен алып белән сугышып, Аксак Тимер кызы Акбеләкне һәм кырык колны коткарганы
Юнәлде Идегәй, юнәлде,
Шаһ тимергә юл алды,
Тугыз ир базалмый калды.
Үткәннәргә сыенып, [үткәннәргә – ? оригиналда хатадыр...]
Өзәңгегә сырынып,
Сузылмалы шам кылыч – [Шам – Дамаск каласы]
Шам кылычын кулга алып,
Алдан төште Идегәй.

Идегәй үзе бер иде,
Җантимернең биш улы,
Алтынчысы Идегәй;
Аннан-моннан җыелып,
Бары булды унҗиде.
Чокыр-чакыр юлларны
Басып китеп барадыр,
Аскар-аскар тауларны [аскар – биек]
Ашып китеп барадыр,
Авызлыгын чуар ат
Бирми китеп барадыр,
Барган саен шәбәеп,
Ярсып китеп барадыр.
“Чу” дигәндә чабадыр,
Авызлык белән алышып,
Камчы тартмый барадыр,
Очкан кош белән ярышып.
Идегәйнең йөрүе
Андый каты җил икән –
Җилә алмады унҗиде;
Аның капкан тамагы
Җиде көнгә бер икән –
Түзә алмады унҗиде.
Йөдәүләрен күргәндә,
Анда әйтте Идегәй:
– Әй унҗиде, унҗиде!
Өчләп салсаң өч булмас,
Кушлап салсаң куш булмас,
Бишкә бүлсәң бүленмәс;
Яныгызга яндаш булмасам,
Береңә берең иш булмас.
Әй унҗиде, унҗиде,
Унҗидегез бер кеше,
Мин кушылгач унсигез,
Унсигезнең бер эше,
Сусадым дип карыкма,
Ачыктым дип камыкма, [камыгу – боегу, кайгыру]
Юл озак дип ялыкма.
Тамагың синең ачыкса,
Тамак табып бирәем,
Киемең синең ертылса,
Кием табып бирәем,
Атың үлсә, түләем,
Үзең үлсәң, ни дияем?
Унҗиде дус, син үлсәң,
Җеназаңны чыгарып,
Баялычтан ут ягып, [баялыч – ак тал үләне]
Таза-арулап күмәем.
Ирмен дигән ир егет,
Арысланга тиң егет,
Утка салсаң янмыйдыр,
Суга салсаң батмыйдыр,
Барган җирне җитмичә,
Юлда үлеп ятмыйдыр.
Ярен әйтмә, борын әйт, [иртәгәгә калдырмый алдан әйт]
Мин исәндә үлмәссең!
Үлмәссең дә бөлмәссең,
Авырлыклар күрмәссең!
Арык атың таушалса,
Җайдак алып ыртыек! [?]
Каклап алган елкы ите,
Калҗа кылып уртлаек;
Сәрдә дигән салт үлән – [салт – ялгыз үскән]
Аны тапсак утлаек.
Әттек дигән тамыр бар,
Аны да тапсак юшыек!
Яңгыр тулган кызылгат, [кызылгат – бөрлегән]
Аны ширбәт кылып эчиек!
Арын әйт тә бирен әйт,
Барын әйтмә, берен әйт:
Унҗиде дус, сөенче,
Тора килеп киенче.
Билеңә кыны буынчы,
Бит-кулыңны юынчы.
Мин бу кичә төш күрдем,
Яхшылык төш ул булса,
Яхшылыкка юрачы!
Яманлык төш ул булса,
Ул унҗиде кешене
Түгәрәкләп курачы! [курау – түгәрәккә алып саклау]
Мин бүген кич төшемдә
Алтынлы ияр акбүз ат
Ялыннан тотып менепмен;
Ак шоңкар кош булыпмын,
Күккә табан очыпмын;
Күктә йөзгән фирештә –
Аларга барып сөйләшеп,
Аннан аша очыпмын;
Түбәдә йөргән коңгыр каз
Күк өстеннән алыпмын;
Тур тавына куныпмын, [Тур тавы – Синай тавы]
Түш итенә туепмын,
Ул ни булыр, унҗидем?

Унҗиде ир уйлады,
Уйланып уйпак тапмады. [уйпак – уйдан чыккан уй]
Унҗиде ирнең эчендә
Бере – күпне күргән карт икән,
Анда торып ул әйтте:
– Әй Идегәй, Идегәй,
Таяк тайга җиткерер,
Тай дүнәнгә җиткерер, [дүнән – дүрт яшьлек ат]
Дүнән атка җиткерер,
Ат морадка җиткерер.
Алтын ияр акбүз ат
Төшеңдә тотып син менсәң,
Ат-морадка җиткәнең!
Күккә табан син очсаң –
Йорт алдына чыкканың!
Күктә йөзгән фирештә,
Аларга барып сөйләсәң –
Ирәннәр култыклап йөргәнең! [ирәннәр – изге ирләр]
Аннан да ашып син очсаң,
Түбәдә йөргән коңгыр каз
Күк өстендә син алсаң,
Тур тавына син кунсаң,
Түш итенә син туйсаң –
Сине йорттан аерган,
Байтак куган Туктамыш –
Туксан башлы урдасына
Тунамый ия булырсың,
Таҗын-тәхетен алырсың,
Айтулыдай аруны
Янә бер җитеп кочарсың.

Идегәй ир әйтте дир:
– Әй унҗиде, унҗиде!
Атланаек, ятмаек!
Адәм җитмәс кола чүл,
Колач салып атлаек!
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган,
Тумырылып яткан юл булса,
Ул юл белән буйлаек,
Утлы-утлы, утлы учак,
Анда җитсәк, утлаек,
Капкасы калын таш кала,
Анда җитсәк кунаек.

Юнәлә бирде унҗиде,
Унсигезенче Идегәй,
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган,
Тумырылып яткан юл күрде,
Ул юл белән юл алды.
Утлы-утлы, утлы учак,
Ут урынында көл күрде;
Капкасы ябык таш кала,
Аны юлда бер күрде,
Әйләнеп илен тапмады,
Ясанып явын тапмады, [ясанып – коралланып (корал-ясак – сугыш кораллары)]
Ачтан карны юрылды, [юрылу – суырылу]
Сусыздан бөере борылды,
Адәм җитмәс кола чүл,
Янәдән йөреп юл алды.
Барып бер күрде таш тияк, [таш тияк – билге ташы]
Таш тияккә җиткәндә,
Анда тапты соргавыл. [соргавыл – гаскәрнең артта калдырылган күзәтчесе]

Соргавылны күргәндә
Идегәй ир аны әйтте:
– Әй соргавыл, соргавыл,
Туп-туп баскан, туп баскан
Тоягы җирне тумырган.
Тумырылып яткан юл күрдем;
Утлы-утлы, утлы учак,
Анда җитсәм, көл күрдем;
Капкасы ябык таш кала,
Аны юлда бер күрдем;
Әйләнеп илен тапмадым,
Ясанып явын тапмадым;
Әй соргавыл, соргавыл,
Сыргыең бар, соргавыл, [сыргый – алка]
Саркытың юк, соргавыл! [саркыт – эремчек суы]
Кузалак арба йөрмәстәй [кузалак арба – аскы үрәчәсе генә булган арба]
Каргаулымы иде илегез?
Терәкле арба йөрмәстәй
Тиргәүлеме иде илегез?
Гарип бер юлчы килмәстәй
Хәерсезме иде илегез?
Каласын күрдем анда,
Йортын күрдем юлда,
Тияге монда, үзе кайда?
Җир кемнеке, тел кемнеке,
Дин кемнеке, әйт! – диде.

Анда әйтте соргавыл:
– Балта салсаң башы каерылмас,
Болгап кылыч чапсаң муены биртелмәс,
Бәһатырлар батыры,
Алпагытлар алыбы, [алпагыт – алпар, рыцарь]
Андый ирне бер белсәң,
Кара Тиен Йосынчы ул булыр;
Тумырылып яткан юл күрсәң,
Ул юл белән син килсәң,
Кара Тиен алыпның
Йөргән юлы ул булыр.
Сыр-Дәрьядан ары Сәмәрканд,
Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер,
Шаһ Тимер кызы Акбеләк,
Акбеләктәй аруны
Ак сарайдан аерып,
Ак беләген каерып,
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Аны да көчләп алып киткән –
Кара Тиен ир булыр.
Каласын күрсәң анда,
Тияген күрсәң монда,
Үзе агар суның буенда,
Кырык бия бәйләтеп,
Кырык кушчы кол куеп, [кушчы – кәрван хезмәтендәге кол]
Кырык дөя әйдәтеп,
Кыз куйнында ятадыр;
Башы беткән артыннан барыр,
Юлы беткән юлыннан барыр,
Күрәсе килгән күреп үләр,
Күрмәгән – исән җиләр.

Соргавыл аны әйткәндә
Кара Тиен юлыннан
Җилә бирде Идегәй;
Җилә килеп җиткәндә,
Агар суның буенда
Җиленен җиргә сөйрәткән,
Сыртын көнгә көйрәткән
Утыз башлы ак утау – [утау – тирмә]
Аны күрде Идегәй.
Утыз утау янында
Туп-туп бия бәйләгән,
Һу, һу дия әйдәгән
Кырык кушчы кол икән –
Аны күрде Идегәй.

Унҗиде ирен ярга яшереп,
Ялгызы җитеп якынлап,
Сәлам бирде Идегәй,
Ул кырыкка аны әйтте:
– Әй кырык ир, кырык ир!
Кырыгың кырык ир булып,
Кырык җирдән җыелып,
Үзендәен туфракка
Кара башың кол булып,
Күргән көнең ни икән,
Ни икән, әй, ни икән?

Кырыкның бере Колчура,
Колчура карт аны әйтте:
– Кырыгым кырык ир булып,
Кырык җирдән җыелып,
Үземдәен туфракка
Кара башым кол булып,
Күргән көнем ни булсын.
Кол кайгысы – бер качмак,
Би кайгысы – бер чапмак!
Кара Тиен алыпның
Кулыннан адәм качмак юк.
Бу Йосынчы гаверне
Адәм заты чапмак юк!
Башы исән икәндә
Безгә ирек тапмак юк!
Ятимнәргә – яр булган,
Колчурага – дус булган,
Аты юкка – ат булган,
Чүлләгәнгә – су булган,
Адашканга – юл булган,
Ялгызга – ясак булган,
Җәяүгә – таяк булган,
Карыны ачканга – тамак булган
Идегәй ир бар икән.
Аны каян алаек?

Колчура карт аны әйткәндә
Ул кырык ир елады.
Идегәйне аянып,
Колчура карт янә әйтте:
– Чәчең айдай күренгән,
Битең нурдай түгелгән
Асыл егет икәнсең;
Бу гавернең юлына
Юл яңылып кергәнсең, [яңылып – ялгышып]
Күрәсе килгән – күреп үләр,
Күрмәгән – исән җиләр;
Исән-аман икәнсең,
Ирекле баштан кол булма,
Безнең көнгә тарыма,
Яр ышыктан үт! – диде.

Колчура карт әйткәндә
Идегәй ярга инмәде,
Яр ышыктан үтмәде,
Ашыкмый басып, ир булып,
Ялгызына сан булып,
Утауга карый юнәлде.
Ул утау да бу утау,
Уртасында ак утау –
Аны күрде Идегәй.
Чаңгырагы киртештән, [киртеш – мамонт теше]
Увыгы бар көмештән, [увык – тирмәнең сырт кабыргаларын һәм түбәсен күтәргән бөгемле агачлар]
Бусагасын бурлаткан,
Кирәгәсен сырлаткан
Утауга килде Идегәй.
Үз башыннан ваз кичеп,
Чуар атыннан төшеп,
Атының башын күтәртеп,
Тирәккә тартып бәйләде.
Шам кылычын кулга алып,
Кара Тиен алыпның
Кайсындай ир икәнен
Үз күзем белән күрим дип,
Үлсәм дә алышып үлим дип,
Ишеге ачык ак утау –
Килеп басты Идегәй.
Анда яткан алыпны
Күрә калды Идегәй.
Кара Тиен алыпның
Андый иде ятышы:
Туңып калды “бррык...” итеп,
Идегәйдәй Идегәй.
Таудай ятып ишелгән,
Бүксәсе ярдай бүселгән,
Үзе яман килбәтле,
Кайнаткан тимер сыйфатлы,
Күпердәй ята күкрәге,
Бурадай ята беләге,
Колаклары калкандай,
Куллары бер җобадай, [җоба – кап, капчык]
Аяклары маладай, [мала – тырма, җир себеркесе]
Йөзенә туры карасаң,
Туры килгән бәладәй;
Башы түрдә ятыр,
Аягы ишеккә җитеп артыр...
Андый яткан алыпны
Идегәй күреп сискәнде.
Җаны башына чәчрәде,
“Әҗәлем шул”, – дип уйлады.
Янә торып бер бакса,
Ак чыбылдык алдында,
Күк чымылдык авызында, [чымылдык – ?]
Ак утауның түрендә,
Тутый коштай таранган,
Аккоштаен ясанган,
Сона коштай сыланган,
Яулыгын кыя салып,
Күргәннең исен алып,
Хур кызыдай утырган
Сылуны күрде Идегәй.
Алтын башлы чаң кубыз
Кыз кулында чыңлыйдыр;
Кыл кубызын чыңгытып,
Елый биреп җырлыйдыр:
– Атам булды Шаһ Тимер,
Үзем булдым Акбеләк;
Ак беләкле кыз булдым,
Ак беләгем каерылып,
Бер гавергә кол булдым;
Аягымда йоклаган
Алып баба Йосынчы,
Йосынчыга күң булдым.

Анда әйтте Идегәй:
– Атаң булса Шаһ Тимер,
Үзең булсаң Акбеләк,
Ак беләкле кыз булсаң;
Ак беләгең каерылып,
Бер гавергә кол булсаң,
Шул бабага күң булсаң,
Исән-аман коткарып,
Атаңа сине җиткерсәм,
Атаң миңа ни бирер?

Акбеләк кыз анда әйтте:
– Син алыпны үтерсәң,
Мине исән коткарып,
Шаһ Тимергә җиткерсәң,
Атам сиңа ат бирер,
Атам сиңа тун бирер,
Байталдан байтал бирер,
Байтактан байтак бирер.
Сине миңа ир кылыр,
Чирүенә баш кылыр,
Ни сорасаң – ул бирер!
Акбеләк кыз янә әйтте:
– Чәчең айдай күренгән,
Битең нурдай түгелгән,
Асыл егет икәнсең;
Бу гавернең юлына
Юл яңылып кергәнсең;
Исән-исән икәндә
Исән-аман кит! – диде.

Анда әйтте Идегәй:
– Тимгел чуар атым бар,
Шул атыма мением,
Шайман таккан сыным бар,
Шайман тагып килием;
Киерелмәле җәямне
Киереп-тартып күрием;
Карга йонлы кузымны [куз – ук койрыгы]
Яурын башак угымны –
Аны да тартып килием.
Син алыпның сул кулын
Күтәреп алып тота тора,
Җиз түшлеген ача тор,
Кизәп бер атып күрием!

Идегәй аны дигәндә,
Тим Чуарын менгәндә,
Шайман тагып килгәндә,
Киерелмәле җәясен
Киереп тартып кергәндә,
Карга йонлы кузын,
Яурын башак угын –
Аны да тартып килгәндә,
Акбеләк кыз ул ара
Алыпның кулын күтәрде,
Җиз түшлеге ачылды –
Ак башлы ирнең түше, дип,
Тап йөрәкнең өсте дип,
Унике тотам сәрпи ук [сәрпи ул – ерактан ала торган ук
Йөрәген үтеп алыпның,
Астында яткан кара таш,
Кара ташны ярып кадалды.

Кара Тиен уянды,
Күпердәй яткан күкрәге
Бер калкынып карады,
Җибәрмәде сәрпи ук.
Бүксәсен тартып алалмый,
Канына батып каралды.
– Һай! – дип анда һайкырып,
Аягын атып бер типте,
Алтмыш терәкле ак утау,
Алтмыш җирдән кубарып,
Алтмыш терәге шарт сынып,
Бусагасы бер кубып,
Киезе көлдәй тетелеп,
Буе-буйдин сүтелеп,
Башыннан аша актарды,
Утавы анда “дөрс!” итте.
– Туп-туп баскан атыңның
Тубыгыннан тотып карыйм! – дип,
Бер селтәнде Йосынчы.
Тубыгы кулга төшмәде,
Куйрап барган төтендәй
Койрыгы озын чуар ат –
Койрыгы кулга уралды.
Йосынчы аны җибәрми
Тотып артка тартканда
Алып та алып алалмый,
Ал аякка бер торды,
Беркая да баралмый,
Алып та алып чуар ат
Алыпны тартып алмады.
Күпердәй яткан күкрәге
Кара таштан купмады,
Ук суырылып чыкмады.

Кара Тиен Йосынчы
Канына батып аны әйтте:
– Китмә, китмә, Идегәй!
Китә белеп китсәң дә,
Белми китмә, Идегәй!
Өч йөз алтмыш яшь күрдем,
Мең-мең казан аш күрдем,
Иргенә Кундан мин төштем, [?]
Дугадан җәя мин бөктем,
Арыштан булган ук аттым;
Төмән төрле хан күрдем,
Берсен хан дип белмәдем;
Төмән төрле хан күрдем,
Берсен күзгә элмәдем.
Туйгужа улы Туктамыш
Тукыш белән хан булды, [тукыш – сугыш]
Аны бар дип белмәдем;
Бырлас улы Шаһ Тимер
Шайманы белән шаһ булды,
Аның да кызын күзләдем,
Үзен бар дип белмәдем.
Гүрем кайда – белмәдем,
Үлемем кемнән – белмәдем;
Бакчыдан багып бактырдым,
Фалчыдан фалым ачтырдым,
Сынчыдан сыным сынаттым,
Анда белдем бу эшне:
Мине үтергән ир булсаң –
Ул син икән, Идегәй!
Китмә, китмә, Идегәй:
Ике туган пәри кыз,
Апасыннан мин тусам,
Сеңлесеннән син туган!
Мин дә мин дип масайма,
Син дә тудың пәридән,
Мин дә тудым пәридән –
Агаңны атып үтердең,
Белми китмә, Идегәй!
Ана сөтен туя имсәң
Булыр идең миребан, [миребан – миһербан]
Бавырың каты яралдың,
Илне белми үтердең,
Белсәң, агаң мин идем,
Ялгыз калдың, Идегәй!

Ал ияргә сарылып,
Анда әйтте Акбеләк:
– Йорт батыры Идегәй!
Айдай йөзле Идегәй!
Арысландай күкрәкле,
Юлбарыстай сөйрәкле,
Йортны таңга калдырган
Батыр егет Идегәй,
Кулым булсын ястыгың,
Алтын чәчем – түшәгең,
Чебен җаным саклап кал –
Үз куйныңа мине ал!
Асыл егет Идегәй,
Атам сиңа ат бирер,
Атам сиңа тун бирер,
Сине миңа ир кылыр,
Чирүенә баш кылыр,
Китик, китик, Идегәй!

Идегәйнең чуар ат
Үкерә биреп омтылды,
Йосынчының кулыннан
Үзен тартып ала алмый,
Ал аякка бер торды,
Беркая да бара алмый.
Гырлый бирде Йосынчы:
– Китмә, китмә, Идегәй!
Китә белеп китсәң дә,
Белми китмә, Идегәй!
Туганда кара туганны
Сабынлап юсаң агармас.
Туганда кыек туганны
Тубыкка салсаң тураймас;
Туктамыштан җик күреп,
Шаһ Тимергә барсаң да,
Ул да сиңа тураймас!
Йортыңны талап, кан эчеп,
Токымыңны кол итеп,
Йортың йорттан күчереп,
Илеңне җирдән аерып,
Үз кулың белән кол итеп,
Мең хәйләгә юл итәр,
Ул да синдәй була алмас,
Аны да белеп кит, Идегәй.
Каргышым аткыючтан очлыдыр, [аткыюч – укның бер төре]
Кара таптан үтәдер,
Сине каргап нитием?
Каргамый ак китием;
Инанмасаң сүземә,
Бер билгесен әйтием:
Синең балаң Норадын,
Һич бирмәсен морадын!
Балаң белән ызгышып,
Уң күзең чыксын, Идегәй!

Кара Тиен Йосынчы
Аны әйткәндә җан бирде.
Җанын кулдан җибәрсә дә,
Чуар атның койрыгын
Җибәрмәде кулыннан.
Идегәй атын типкәндә
Тимгел-тимгел Тим Чуар
Анда алай омтылды,
Анда болай омтылды,
Беркая да баралмый,
Ал аякка бер торды.
Идегәй аны күргәндә,
Сузылмалы шам кылыч,
Суырып алып кыныннан,
Киерелеп артка бер чапты.
Чуар атның койрыгын
Анда чабып өзде дә
Ычкынып китте кулыннан.
Кара Тиен алыпның
Үлгәнен җитеп күргәндә,
Яр артына яшеренгән
Унҗиде ир җитеп килгәндә
Йосынчының ирләре:
Ясавылдан ясавыл, [ясавыл – тәртип күзәтүче, эчке сакчы]
Тоткавылдан тоткавыл, [капка каравылы, тышкы сакчы]
Иравылданш иравыл, [алдан бара торган гаскәр – авангард]
Чагдавылдан чагдавыл, [арттан бара торган гаскәр – арьергард]
Бөкәвелдән бөкәвел – [бәя куючы]
Башына дөнья тар булды,
Атланып чүлгә таралды.

Туп-туп бия бәйләгән
Кырык кушчы – кырык ир,
Кырыгы бердән җыелып,
Идегәйгә йөгенде.
Колчура карт анда әйтте:
– Кара Тимен Йосынчы –
Ир коллаган ир икән,
Андый ирне үтердең;
Мондый кыен күргәндә,
Безгә ирек китердең!
Аты юкка – ат булган,
Чүлләгәнгә – су булган,
Адашканга – юл булган,
Идегәй ир – син икән!
Юлыңда тузан булыек,
Юл догасын кылыек:
Юыртканда юлың булсын,
Юлдашың Хозыр булсын;
Бәлаң качык булсын,
Юлың ачык булсын, –
Бездән теләк ул булсын! – дип,
Анда теләк бирде кырык ир.
Кырык ирдән теләк җитеп,
Идегәй анда ир булды,
Елкы-малга пир булды;
Койрыгы кисек чуар ат –
Яңадан койрык үсмәде,
Үскәне дә чак булды,
Әле дә булса чуар ат
Идегәйнең чапкан билгесе –
Койрыгы чонтык ат булды.

Анда калып Идегәй,
Кырык атын җиктереп,
Кырык колачлы кыл аркан –
Кырык үгез тактырып,
Кара Тиен алыпны
Киезгә салып тарттырып,
Агар суның буенда
Гүр казытып күмдерде.
Гүре корган тау булды. [корган тау – җирдән өеп ясалган кирмән, курган]

Комментариев нет:

Отправить комментарий