вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 15.

XV
Идегәйнең Норадынга рәнҗеп әйткәне, Норадынның бүленеп киткәне
Идегәй анда рәнҗеде,
Рәнҗегәндә моны әйтте:
– Норадын да булсаң, булсана!
Болытка җиткән Нарс тауны
Җилеп үк тә үтсәң үтсәнә!
Таңда чыккан Чулпандай,
Яна да яна торсана! –
Шул теләк белән тудырдым,
Дүрт кырлап учак өйдердем,
Кызылдан бишек кылдырдым,
Алтыннан чөмәк уйдырдым,
Көмештән төбәк койдырдым,
Уен осталардан уйдырдым,
Сырын сыраучылардан сырдырдым;
Әй тумагыр, тумагыр, [тумагыр – ?]
Сине каян тудырдым?!
Син туганда, Норадын,
Ту бияләр суйдырдым;
Алты көнләп аш биреп,
Галимнәрне туйдырдым,
Җиде көнләп аш биреп,
Ятимнәрне туйдырдым.
Хан кашында туды дип,
Атыңны Норадын куйдырдым.
И тумагыр, тумагыр,
Сине каян тудырдым?!

Син яманны тудырып,
Калкай камка түшәттем,
Калкай камка каты дип,
Сусарыма биләттем;
Сусарым суык булыр дип,
Күк тиенгә биләттем,
Күк тиенне тиң күрми,
Кара кешкә биләттем;
Кара кешнең эчендә
Аначылар хурлар дип,
Бавырыңны күтәртми,
Билеңә садак ураттым.
Гарәби китап укыган
Галимнән мәгънә сораттым,
Кочаклап Коръән укыган
Мулладан мәгънә сораттым.
Әй колыным, мин сине
Бигә нөгәр алдырдым,
Ханга лаек туды дип,
Ханнан кәбеч алдырдым; [кәбеч – түбәтәй]
Астың атка кансын дип,
Аргымак сайлап мендердем,
Иңең тунга кансын дип,
Атлас сайлап кидердем;
Күкрәгең яулы үссен дип,
Качкан яуны кудырдым,
Башлап ханны кудырдым,
Аны да синнән үтерттем,
Картайган да көнемдә
Үз башыма көч иттем!

Биләнчек башы биш тирәк,
Билге төйдең, Норадын;
Биш биягә бер колын –
Тилү идең, Норадын; [тилү – колыны үлгән биядән икенче колынны имезү]
Казгош кунмас карагач,
Каз кундырдың, Норадын,
Козгын кунмас ку агач,
Ку кундырдың, Норадын,
Адәм җитмәс кола чүл,
Ил кундырдың, Норадын!
Каудан җиргә ут салдың,
Утны кайдан утларсың?
Кара суга кан койдың,
Суны кайдан эчәрсең?
Кара аргымак катырдың,
Атны кайдан менәрсең?
Кара лачын кау иттең, [кау иттең – корыттың, кагайттың]
Кошны кайдан чөярсең?
Катифәне хурладың, [катифә – хәтфә]
Тунны кайдан киярсең?
Калын нөгәр таркаттың,
Нөгәр кайдан тотарсың?
Ханәкәне алҗыттың,
Сылу кайдан кочарсың?
Кардай чәче агарган,
Курдай күзе кызарган,
Син дигәндә җан аткан
Ялгыз атаң мин идем,
Күзем орып чыгардың;
Кайда барып уңарсың?
Кайда бер барсаң тынарсың?
Языгы белән гөнаһсын,
Кайда ла барып йоларсың?

Ир Норадын анда әйтте:
– Биләнчек башы биш тирәк,
Билге төйсәм, йорт өчен;
Биш биягә бер колын –
Тилү идем сөт өчен;
Казгош кунмас карагач,
Каз кундырдым ит өчен;
Козгын кунмас ку агач,
Ку кундырдым кот өчен;
Адәм җитмәс кола чүл,
Ил кундырдым йорт өчен;
Язгы кауга ут салсам,
Үртән сайлап утлармын; [үртән – үргән үлән?]
Кара суга кан койсам,
Су тоныгын эчәрмен;
Кара аргымак катырсам,
Толпар сайлап менәрмен;
Кара лачын кау итсәм,
Шоңкар сайлап чөярмен;
Катифәне хурласам,
Турка сайлап киярмен. [турка – кытай ефәге, нечкә ефәк]
Калын нөгәр таркатсам,
Хан-солтаннан тотармын!
Ханәкәне алҗытсам,
Сылу таңлап кочармын. [таңлап – сокланып сайлап]
Кардай чәче агарган,
Курдай күзе кызарган,
Син дигәндә җан аткан
Ялгыз атам син булсаң, –
Син сүзеңнән тангансың,
Киленеңне алгансың!
Күзең орып чыгарсам,
Тәңре өе Кәгъбәне
Бер әйләнсәм уңармын,
Өч әйләнсәм тынармын;
Языгы белән гөнаһсын
Җиде әйләнсәм йолармын!

Аны әйткәндә Норадын
Елдырым ташлы пычагын
Суырып алды кынаптан.
Кабына сыймый йөрәге,
Кайтыр микән каһәрем дип,
Атылып чыкты сарайдан.
Елдырым ташлы пычагын
Кара ташка бер орды,
Кара ташны как ярды.
Каһәре кайтып Норадын,
Кайтып килде сарайга,
Атасына анда әйтте:

– Уй дигәйгә кыр дигәй, [уй – уйсу җир]
Уйны баскан мырзамын!
Ханнар белән, биләр белән
Коемлашкан мырзамын; [коемлашу – эчемлек белән сыйлашу]
Коемлашым беткән соң
Алыс-алыс җирләргә,
Үзгә телле илләргә,
Илче кылып игәнмен. [ию – җибәрү]
Йөлте белән үссен дип, [йөлте – приз]
Япрагы нурдан яралган
Байтагымның алдына
Бостанлы тирәк булганмын!
Ай кашында Зөһрәдәй
Балкый-балкый туганмын;
Таң алдында Чулпандай
Яна-яна торганмын;
Сүзле адәмне сөйләтмәс
Инәдән чичән туганмын!
Тешле адәмне тешләтмәс
Инәдән тешле туганмын!
Булыр җирдән булганмын!
Арысландай биншәм корышып, [биншә – арка, калак сөякләре]
Ат ярышта узганмын;
Кылыгым кемгә яраса,
Кысмәтен аның кылганмын!

Китәрмен, атам, китәрмен,
Шаһ Тимергә җитәрмен,
Тимер биргән кире атны
Тирләткәнче менәрмен;
Тимер биргән тимер тун –
Сүтелгәнче киярмен!
Унике тотам укларны
Бетергәнче чөярмен!
Тимер белән антым бар,
Тимер белән шартым бар:
Тимер биргән сылуны
Алдыма алып сөярмен!
Алтыннан байса суктырып, [байса – пичәт]
Өгемә шоңкар чөярмен, [өге – өке, колаклы ябалак]
Алты арбага ак ябып,
Алтысына нар җигеп,
Исәнемдә, савымда
Тутыра алтын төярмен.

Анда торып Норадын,
Атына менеп атланды.
Айтулы ару анасы
Норадынга анда әйтте:
– Әй Норадын, Норадын,
Ку кундырмас күлләргә
Ку кундырып уйнаттың:
Кудай башын агарткан
Анаңны нигә уйлаттың?

Анда әйтте Норадын:
Әй инәкәм, инәкәм,
Ку кундырмас күлләргә
Ку төшердем йорт өчен,
Кудай башын агарткан
Анамны уйлаттым йорт өчен!

Янә әйтте анасы:
– Әй Норадын, Норадын,
Кара суга кан койсаң,
Суны кайдан эчәрсең?
Халык белән даулашып,
Яхшыны кайдан табарсың?
Әй Норадын, Норадын,
Каулы җиргә ут салып,
Утны кайдан утларсың?
Халык белән яулашып,
Яхшыны кайдан табарсың?

Җавап бирде Норадын:
– Әй инәкәм, инәкәм,
Кара суга кан койсам,
Балдан ширбәт эчәрмен,
Халык белән даулашсам,
Йорт яхшысын табармын.
Әй инәкәм, инәкәм,
Каулы җиргә ут салсам,
Ут яхшысын табармын,
Халык белән яулашсам,
Йорт яхшысын табармын!

Янә әйтте анасы:
– Әй Норадын, Норадын,
Идел дигән су килер,
Аны ничек кичәрсең?
Итәгендә ил булыр,
Аны ничек үтәрсең?
Әй Норадын, Норадын,
Җаек дигән су килер,
Аны ничек кичәрсең?
Ягасында ил булыр,
Аны ничек үтәрсең?

Җавап бирде Норадын:
– Әй инәкәм, инәкәм,
Ике ташны култыклап,
Идел кичкән улыңмын;
Икедән яуга төшеп,
Исән чыккан улыңмын;
Идел дигән су булса,
Ике чумсам кичәрмен;
Итәгендә ил булса,
Ике орсам үтәрмен!
Әй инәкәм, инәкәм,
Ялгыз ташны култыклап,
Җаек кичкән улыңмын;
Яңгыздан яуга төшеп,
Исән чыккан улыңмын;
Җаек дигән су булса,
Бер чумганда кичәрмен,
Ягасында ил булса,
Бер органда үтәрмен!

Янә әйтте анасы:
– Әй Норадын, Норадын,
Бер агачта мең ботак –
Аны кисим дидеңме,
Берүзеңә мең кеше –
Аны изим дидеңме?

Җавап бирде Норадын:
– Әй инәкәм, инәкәм,
Бер агачта мең ботак,
Бер ботактан нисе артык? –
Атның аттан нисе артык?
Бер атлаган боты артык!
Ирнең ирдән нисе артык? –
Бер сөйләгән сүзе артык!
Бәйләве юк чичәннән
Өндәмәгән эшле артык!
Бәйге алмаган йөгеректән
Биле юан бишле артык!
Берүземә мең кеше –
Бер кешедән нисе артык?

Аны әйтеп Норадын
Чыгып китте баш тартып.

Комментариев нет:

Отправить комментарий