вторник, 6 сентября 2011 г.

Идегей, Эдиге, Идегей, Эдигей, Идигей. 14.

XIV
Норадынның Җанбайга очрап әйтешкәне, Җанбайның Идегәй белән Норадынны бозылыштырганы
Юлдашлары кушылып,
Алар юлга киткәндә,
Юлда торган байтирәк,
Байтирәккә төшкәндә,
Кара аргымак каңтарып, [каңтару – атның тезгенен ияренең алгы башына тартып бәйләп кую, кызулап килгәндә атның тире кайтканчы шулай тоталар]
Йоклап яткан берәүне
Күрә биреп килгәндә,
Үтерергә уйлады,
Аннан кулын кире алды:
– Йоклаганны үтергән,
Коралсызга кул салган –
Хатын булыр, ир булмас! –
Аны әйтеп Норадын,
Ул адәмне уятты.

Уяна биреп беравык,
Тора килде Киң Җанбай,
Тора килеп сарнады:
– Әй Норадын, Норадын,
Һич бирмәсен морадың!
Тукмак яллы турыны
Кайда мендең, Норадын?
Тугыз күзле кирәүкә
Кайда кидең, Норадын?
Саурык бия сөте иде, [саурык – ?]
Тыныч йортка кот иде
Туктамыштай ханиям –
Аны ниттең, Норадын?

Анда әйтте Норадын:
– Тукмак яллы турыны
Тунаган җирдә менгәнмен;
Тугыз күзле кирәүкәне
Үтергән җирдә кигәнмен!
Саурык бия сөте булса,
Тыныч йортка кот булса,
Туктамыштай ханыңны,
Синең якын каныңны,
Төлке күлдә эзләнеп,
Эзен чыгарып алганмын;
Ку күлленең күлендә
Баса барып җиткәнмен,
Уклашып көрәш иткән соң,
Иңкәйтеп җанын алганмын.
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Сине җырау диделәр,
Сине чичән диделәр;
Мине мактап җырласаң,
Ярлыкармын, Җаныбай,
Үзеңне син мактасаң,
Үлтерермен, Җаныбай.
Башыңны баудай кисәрмен,
Канҗагама йөлде ясап буармын! [йөлде – приз, ярышта узу билгесе]

Анда Җанбай әйтте лә:
– Аптыраган ахмакмын,
Нине табып әйтием?
Мин җыраучы түгелмен,
Мин чичән дә түгелмен;
Җыраучылар килгәнче,
Чичәннәр сиңа иргәнче [иргәнче – ирешкәнче, очраганчы]
Беразрак мин синең
Күңелең аулап торыем:
Көярсең, ирнең баласы,
Көярсең дә янарсың!

Норадын анда әйтте лә:
– Көяр утка янмага
Мин кауданлы җир түгел;
Син үзеңнең тапканыңны,
Җанбай, аны җырлагыл!

Анда Җанбай әйтте лә:
– Әй Норадын, Норадын,
Һич бирмәсен морадың,
Тапканымны җырласам,
Белгәнемне җырласам,
Күңелең бераз аулансын:
Түбәгә чыккан дүртәүгә
Түрә булыр көн туармы?
Аркада торган алтауга
Ага булыр көн туармы?
Идегәй белән Норадын
Көне батар көн туармы?
Түбәдәге дүрт йолдыз
Таңы атар көн туармы?
Тубал турат койрыгы
Дүрт чалуга килгәнме?
Калган-коткан ил булып,
Кадыйрбирде хан булып,
Борынгыдай дан булып,
Ту җилкелдәр көн туармы?
Безгә туган шушы көн
Сиңа тагын бер туып,
Чөйдәле балта кулга алып, [чөйдәле – түтәле]
Чөйдәсенә бер менеп, [чөйдә – калын җилкә]
Түмәнчек күзле бабаңны [түмәнчек – ?]
Түбәләр көн туармы?

Пүшләк башы кара урман [пүшләк – ?]
Әүвәлгедәй безнең ту,
Шунда башкып иңсә иде! [башкып – ?]
Түше шалпык бүз шоңкар
Һавадан түнеп иңсә иде!
Дүрткә аерылып ак найза
Түрә авызына төшсә иде!
Дүртәү-бишәү бер булып,
Әүвәлгедәй безнекеләр
Ту киңәшкә килсә иде! [ту киңәш – байраклар киңәше, хәрби киңәш]
Дүрт болҗарның агасы, [болҗар – гаскәр туплана торган урын]
Макмал улы Киң Җанбай
Хан Туктамыш чагында [?]
Түрә булып үтсә иде!
Идегәй улы Норадын
Әрмәчесез үтсә иде! [әрмәчесе – ?]
Әй Норадын, Норадын,
Һич бирмәсен морадың!

Җанбай аны дигәндә,
Тау иленең Мәмәткол [тау иле – Дагстан]
Атлы егет килде лә!
Җанбайга атын тибендереп,
Алмас кылыч күтәреп,
Җанбайны чалмак булды ла!
Норадын аны күргәндә
Аралап торып килде лә.
Анда Җанбай әйтте лә:
– Карга кунмас карагач,
Каз кундырдың, Норадын;
Козгын кунмас ку агач,
Ку кундырдың, Норадын!
Җиргә тамар канымны
Җиңнән тоттың, Норадын!
Җилкәмнән төшкән башымны
Җөйләп тоттың, Норадын!
Сиңа ияргән колларга
Гомер бирдең, Норадын!

Җанбай алай сүз әйтеп,
Инде Мәмәтколны сүгәдер:
– Борма-борма башлы кол!
Урыстай сары чәчле кол!
Ач бүредәй тешле кол!
Төлкедәй кызыл йөзле кол!
Әләкләгән әләк кол!
Төркенем белгән түрәм бар, [төркен – кардәшләр]
Башымны белгән патшам бар,
Патшалык кылган иям бар,
Сездәен тау иленең
Чиркәс колларда ни эшем бар?

Ир Норадын анда әйтте:
– Әй Киң Җанбай, Киң Җанбай,
Син үлгән белән күбәймәссең!
Сине үтереп ни итием?
Үтерми ак китием.
Туктамыштай ханыңа
Нинди хезмәт кылгансың,
Атама да шуны кыла йөр!

Сарайга кайтып җиткәндә,
Туктамыштай хан башын
Канҗагасыннан чыгарып,
Идегәйнең алдына
Ташлап әйтте Норадын:

– Төннәр, көннәр куган соң,
Төлке күлдә эз алып,
Төлке күлдән Ку күлгә
Юнәлгәнмен сүз алып.
Ку күленә барган соң,
Күз йөгертеп алган соң,
Казгошларны кычкыртып,
Тукмак ялны пышкыртып,
Поса-поса баргалап,
Туктамышны тапкан соң,
Ул миңа да мин аңа
Күп сүзләрне әйткән соң,
Иңкәйтеп башын алганмын,
Алдыңа китереп салганмын!

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Бу хезмәтне үтәдең,
Кабул кылдым морадың,
Сиңа булсын Ханәкә.

Урда башы Биш Уба,
Җанбай җитеп килгәндә,
Биш Убада елаган
Ханның кызы Ханәкә,
Җанбай аны күргәндә
Тулгай биреп аны әйтте:
– Елама, Ханәкәм, елама,
Атаң иде Туктамыш,
Атсыз идем, ат бирде,
Тунсыз идем, тун бирде,
Асыл туннар кидерде,
Гарәби атлар мендерде.
Ул көннәр инде безгә юк,
Елама, Ханәкә, елама!
Туктамыштай ханымны,
Синең дә булган атаңны
Идегәй улы Норадын
Куып та җитеп барганда,
Кагып та башын алганда,
Атасының алдына
Аны да китереп салганда,
Бу эшенә дан итеп,
Сине дә сорап торганда,
Идегәй улы Норадын,
Һич бирмәсен морадын!
Әй ханәкәм, Ханәкәм,
Хансарайга килгәндә
Тар карныңны киңәйтеп,
Киез бәйләп керсәң, әй!
Сине дә күреп Норадын,
Ай-көнле дип белсә әй!
“Бу кем кылды?” – дигәндә,
“Атаң кылды”, – дисәң әй!
Атасы белән бозылып,
Икәве бердәй түнсә әй!
Алар да китеп тәхеттән,
Синең энең яшь солтан
Кадыйрбирде хан булып,
Әүвәлгедәй дан булып,
Дәүран гомер сөрсә әй!

Җанбай алай дигәндә,
Ханәкә торып килгәндә,
Киез бәйләп карынына
Хансарайга ингәндә,
Норадын аны күргәндә –
“Бу ни?” – диеп торганда,
Ханәкә солтан аны әйтте:
“Атаң белер мәгънәсен!”

Моны ишетеп Норадын,
Күмердәй кара киселде.
Атасын күреп тәхеттә:
– А! – дип аңа җикерде.
Кулындагы думбыра
Кулында түзми сикерде.
Анда чыгып уң күзе,
Күзсез калды Идегәй.

Комментариев нет:

Отправить комментарий